Субашта Изге Өчлек чиркәвен аруландыруга 10 ел тулу уңаеннан келәү узды
Теләче районының Субаш авылында чиркәү 2014 елның 6 сентябрендә ачылган иде.
Чиркәү салуның инициаторы, соңрак төзелешне оештыручы, приход советы җитәкчесе булган Николай Трофимов, аңа ярдәм кулы сузган туганнары, авылдашлары – Субашны иман йортлы итүгә күп көч куйган кешеләр. Николай әле хәзер дә чиркәүнең кирәк-яракларын кайгыртып тора. 10 ел әле булган бу шатлыклы вакыйганы авыл белән генә түгел, хәтта, район һәм республика керәшеннәре дә көтеп алды. Шушы еллар дәверендә чиркәүдә даими керәшенчә келәүләр, чумылу һәм кәбер койдыру җәшерекләре уза.
Чиркәүнең 10 еллыгына багышланган келәүне Питрәч чиркәү округы благочинные иерей Ярослав Петрущенков җитәкләде, аңа керәшен миссиясе җитәкчесе Алексей Колчерин, иерейләр Димитрий Сизов, Геннадий Сизов, Николай Храмов, Илья Минихачев ярдәм итте.
Келәү азагында чиркәүне төзүдә күпьеллык хезмәт куйганнарга мактау сүзләре әйтелде һәм приходка ярдәм итүчеләргә Рәхмәт хатлары тапшырылды. Бәйрәмне авылның фольклор коллективы концерты тагын да ямьләде.
Чарада катнашучыларның барысына да оештыручылардан истәлекле бүләкләр тапшырылды, бәйрәм трапезасына җыелдылар.
Субаш килене булып, хәзерге вакытта Казанда яшәүче Нина Егорова:
“Субаш авылы халкы өчен бу көн файдалы һәм бик күңелле узды. Чиркәүгә җыелып келәү иттек. Күңелебездә Ходайның кодрәтенә ышаныч тудырдык. Авыл халкының, читтән кайтучыларның да күп булуы сөендерде. Аннан инде бәйрәм оештырылды. Күпме танышлар, дуслар, якыннар белән очрашып-күрештек. Рәхмәт барлык оештыручыларга, кайткан кунакларга, мәшәкатьләрен бер читкә куеп тырышып йөргән Субаш халкына һәм төп оештыручы Николай Трофимовка”,– дип сөйләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев