Туганайлар

Субашта Нәфисә Василова исемендәге клуб булырмы? Видео

3 март көнне Теләче районының Субаш авылында татар җыр сәнгатендә Нәфисә Василова булып танылса да, авылдашлар өчен Анастасия Васильева, Начта булып калган күренекле җырчыбызны искә алдылар.

Кечкенә генә Субаш авылы зур кунакларны кабул итте бу көнне. Дәүләт җыр һәм бию ансамбле баш хормейстеры, Татарстанның халык артисткасы Венера Гәрәева, солистлар Диләрә Палатова һәм Илнур Нуриев, Республиканың атказанган артисткасы Эльмира Кашапова һәм аның җитәкчелегендә "Бәрмәнчек" ансамбле коллективы, Республика керәшен оешмасы исполком җитәкчесе Людмила Белоусова, Теләче районы администрациясенең мәдәният бүлеге җитәкчесе Давыт Иксанов, күрше Алан-Полян авылыннан килгән "Чулпы" коллективы һәм инде авылдашлар - Анастасия Петровнаны искә алырга, аның иҗаты, тормыш юлы турында сөйләшергә җыелдылар.

Чара бүген клуб урынына хезмәт иткән, әле берничә ел элек кенә мәктәп булган бинада узды. Кайчандыр линейкалар узган коридор шыгрым тулы. Класс бүлмәләренә артистлар урнашкан, ашханә бүлмәсендә чәй кайный. Үзе сәхнә, үзе зал ролен үтәүче коридорның түре матур чигүләр, бистәрләр белән бизәлгән.

Январь аенда аңа 75 яшь тулган булыр иде. Тик бүгенге көндә авылда, мәктәптә бергә укып йөргән бер-ике чордашыннан кала, аны инде хәтерләүчеләр дә юк диярлек. Бертуганнары да барысы да гүр ияләре.

Сугыш чоры, шомлы 1943 елның салкын кышы. Эчтәк Питере белән Кәтернәсенең төпчек, бишенче баласы булып, дөньяга килә ул. Тик Питер дәдәйгә кызын сөяргә туры килми, аны сугышка алалар. Озак та үтми, Кәтернә түти кара пичәтле өчпочмаклы конверт ала. Сугыш һәм аннан соңгы авыр елларда биш баланы ничек ялгызы аякка бастырганын Кәтернә түти үзе генә белгәндер. Балалары азрак тернәкләнгәч, 1957 елда семья Казанга күчеп килә. Ничек тә кул арасына керергә тырышкан Начта да, 7 классны бетереп, төзелеш училещесына кереп, маляр белгечлеге ала.

Төзелештән туп-туры җыр сәнгатенә килеп керә ул. Раствор, пумала белән ут уйнатучы кыз, иптәшләренең киңәшен тыңлап, җырчыларга конкурс игълан иткән Җыр һәм бию ансамбленә килә. Махсус белеме булмаса да, уникаль альт тавышка ия булган талантлы кызны ансамбльгә алалар.

40 ел гомерен Җыр һәм бию ансамбленә багышлаган мәшһүр җырчыны искә алу кичәсен ансамбльнең солисты Диләрә Палатова аның репертуарыннан "Чибәр кызга" җыры белән башлап җибәрде. Сирәк очраучы альт тавышына ия булган Диләрә бүгенге көндә ансамбльдә Нәфисә Василова репертуарына кергән җырларны башкара икән.

Ансамбль хормейстеры Венера ханым Гәрәева Нәфисә Василованы "ансамбль тарихына алтын хәрефләр белән язылган җырчы" дип атады һәм "Кәк-күк" җырын аның өчен махсус язылган әсәр дип белдерде.

- СССРның халык артисты, мәшһүр Игорь Моисеев Василованы бик югары бәяли иде, - диде ул. - Төрле республикаларның ансамбльләренә бәя биргәндә, сүзне бездән башлый иде: "У них есть Василова, у них "Кукушка" есть…"

- "Кәккүк" җыры легендар булды, - дип искә ала Венера ханым. - 1970 елда Сочида гастрольдә булдык. "Жемчужина" гостиницасында яшәүче немецларга концерт бирдек. "Кәккүк"не җырлап бетергәч, залда үле тынлык урнашты. Болар телне дә аңламады, моңны да аңламады инде, дип уйлап бетерүем генә булды, зал, исенә килеп, уянып, аягүрә басып, алкышларга тотынды...

"Бәрмәнчек" ансамбленең художество җитәкчесе Эльмира Кашаповада артистка турындагы истәлекләре белән бүлеште. "Ленинград музыка училищесын бетереп, җыр һәм бию ансамблендә эшли башлаганда, миңа бары 20 яшь иде. Нәфисә ападан мин бераз курка идем, чөнки ул яшьләргә карата бик таләпчән, кырыс булды. Шулай бервакыт, Мәскәүгә гастрольгә баргач, миңа аның белән гостиницада бер номерга урнашырга туры килде. Минем, әлбәттә, яшьләр белән кичке шәһәргә чыгасым килә, ә әйтергә базмыйм.

- Нәрсә утырасың? - диде ул миңа төксе генә. - Бар, шәһәргә чык!

Мин сөенә-сөенә чыгып йөгердем. Без әйләнеп кайтканда, инде иртәнге өчләр иде. Ничек номерга керергә? Ничек күршемне уятырга? Аяк очларына гына басып, ишек төбенә килеп җитүем булды, ишек ачылып та китте.

- Кайттыңмы? - диде ул миңа. - Аллага шөкер, инде йокласак та була...

Анастасия Петровнаның бергә үскән, туганнан туганы Вера түти Андреева күрше Алан-Полян авылыннан килгән. Туганнар гына түгел, яшьтәшләр дә. Вера түтигә дә шушы көннәрдә генә 75 яшь тулган.

- Тормыш бик авыр булгач, авылдан чыгып китәргә туры килде аларга. Безгә кайткалап йөрделәр. Шул арада да "Субашта сандугачлар сайрый, сездә күңелсез, Субашка кайтып китәм мин", - дия торган иде, - дип искә алды Вера түти һәм туганына атап, бер җыру да җырлап бирде:

Без үскәндә үскән идек

Тал тамырлары кебек,

Үсеп җиткәч таралыштык

Кош балалары кебек.

Республика керәшен оешмасының исполком җитәкчесе Людмила Белоусова Нәфисә Василованы Теләче районының бренды, Субаш авылының горурлыгы, дип атады. Шундый зур артистны биргән данлыклы Субаш авылында яңа клуб салынып, аңа Нәфисә Василова исеме бирелсен иде, дип теләде. Анда Нәфисә Василова истәлегенә җыр фестивальләре, конкурслар оештырылсын, җыр һәм бию ансамбленең, "Бәрмәнчек" фольклор коллективының чыгышлары булып торсын иде, диде. Әлбәттә инде, җырчының 80, 90, 100 еллык юбилейлары югары дәрәҗәдә, район, республика күләмендә, зур залларда узсын иде, дигән теләген дә белдерде.

Районның мәдәният бүлеге җитәкчесе Давыт Иксанов, бу теләкләргә кушылуын әйтеп, җырчының 80 еллык юбилеен югары дәрәҗәдә Теләчедә уздыру буенча хәзер үк эшкә тотынырга вәгъдә бирде. Баксаң, Теләченең бер урамына инде Василова исеме бирелгән дә икән. Кем белә, бәлки әле алга таба Субашта аның исемендәге клуб та төзелер.

"Тыйнак кына шартларда да матур, җылы истәлек кичәләре уздырып була, - диде чараның төп оештыручысы, районның керәшен оешмасы җитәкчесе Петр Чернов. - Без, авылдашлары, Анастасия Петровнаны беркайчан да онытмадык. Алга таба да аның якты истәлеген саклап, яңартып торырбыз."

Амин, шулай булсын!

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: