Туганайлар

СТЕПАН СПИРИДОНОВ: “Кайвакыт үземне бөтерчек эчендәге тиендәй хис итәм”

Җыелышып, нәрсәнедер хәл иткәндә, "буксовать" итсәк, арадан беребез: "Әйдәгез, Чтапанга шалтыратабыз. Ул белми калмас", - ди. Теге яки бу вакыйга уңаеннан фикер сорарга кирәк булса да, шул ук Чтапан коткара. Һәр очракка карата үз сүзе, үз бәясе бар аның. Чтапан дигәч, гәҗит укучыларыбыз кем турында сүз барганлыгын төшенеп тә җитмидер...

Өлкәннәр турында күп сөйлибез, күп язабыз. Алар элекке мирасыбызны, рухи байлыкларыбызны түкми-чәчми саклап килүчеләр. Соңгы вакытта яшьләргә дә игътибар зур: өлкән буын саклап килгән мирасны кабул итеп алып, киләчәк буыннарга җиткерүчеләр, дибез. Шушы ике буын арасында күпер ролен уйнаучы урта буын да бар бит әле. Алар турында әз сөйлибез. Безнең буын инде ул. Дөрес, күпләребез керәшенлеген оныткан, чиркәүгә дә йөрми, йолаларыбызны да белми... Урта буынның күпчелеге шундый. Күпчелеге, дим. Бөтенесе дә түгел. Аллага шөкер, араларында Степан Петрович кебекләре дә бар. Шундыйлар булганга, керәшеннәр әле яши, үзләренең барлыкларын әледән-әле белгертеп, ишеттереп торалар.

2011, 2016 елларда Мамадышта керәшеннәрнең беренче укытучысы, "чын татарча" итеп әйтсәк, беренче мәгърифәтчесе Бәчели әтейгә (Василий Тимофеевка) багышланган фәнни конференцияләр узды. Моннан тыш, керәшен яшьләре форумы, керәшен җыруларын яшь башкаручыларның "Туым җондызы" зональ фестивале булып үтте, ел саен Җөридә "Питрау" республика керәшен мәдәнияте фестивале уза. Бу эшләрне оештыручы активның башында, билгеле инде, Мамадыш керәшен җәмгыяте җитәкчесе Степан Спиридонов тора.

Кайчандыр комсомолның райком секретаре булып эшләве ярдәм итәме, озак еллар буена культура бүлеген, район "Балалар һәм яшьләр иҗаты үзәге"н җитәкләүме, коррекцион мәктәптә директор булуымы - әллә боларның барысы аша узуымы - Степан Петровичның оештыру сәләтенә хәйран калырлык.

Мамадыш керәшен җәмгыяте башлыгы - бүген редакциябез кунагы. Аның белән гәпләшеп алыйк.

- Степан Петрович, сез оештырган чараларны санап узсак, аларның күбесе - җәмәгать эшләре. Сезнең бит әле төп хезмәт урыныгыз да бар. Боларның барысына да ничек өлгерәсез?

- Мин Мамадыш районының мәдәният бүлеген җитәклим. Официаль эш урыным шунда санала. Тик бусы - төп эшем, бусы - җәмәгать эше, дип аерырга туры килми. Алар бер-берсенә бәйләнгән - тәрбия бирүгә юнәлдерелгәннәр. Дөрес, җәмәгать эшләренең күбесе өлкәннәр белән эшләүне күз алдында тота. Балаларны тәрбияләүгә караганда, зурларны оештыру, тәрбияләү кыенрак та әле. Тик мин бу эшләрдә ялгыз түгелмен. "Юк", "булмый" кебек сүзләрне белми торган, менә дигән коллективым бар. Район администрациясе, аерым алганда, район башлыгы Анатолий Иванов, беркайчан да ярдәменнән калдырмый. Шулай бергә-бергә күтәргәндә, күп нәрсәгә өлгереп була.

- Мамадыш балаларының төрле өлкәләрдәге уңышлары турында ишетеп торабыз. Республика чараларында гына түгел, илкүләм проектларда да катнашасыз. Мамадышта табигатьтән сәләтле балалар күпме, әллә бу уңышларның нигезендә укытучы-тәрбиячеләрнең хезмәте хәлиткечме?

- Анысы да, монысы да бертөсле роль уйныйдыр. Чыннан да, Мамадышта сәләтле балалар күп туа. Табигатебез шундый: җырчы яки шагыйрь булырга бөтен шарт та бар. Ә инде булган сәләтне үстерү, аңа үсәргә ярдәм итү - тәрбиячеләребез белән укытучыларыбызның эше. Балалар өчен 200 ләп түгәрәк эшли. Түгәрәкләр авыл мәктәпләрендә дә бар. Конкурс-бәйгеләрдә җиңү яулаган балаларыбызның күбесе - авыл мәктәпләрендәге түгәрәкләрдә шөгыльләнүчеләр.

- Бу рәвешле тормыш алып баргач, семьягыз өчен вакытыгыз каламы?

- Дөресен әйткәндә, хөкүмәт безнең өчен шулай әйбәт уйлый: бер минут та буш вакытны калдырмый. Кайвакыт үзеңне бөтерчек эчендәге тиендәй хис итәсең. Хатыным Алсу район газетасында эшли. Аның да семья өчен әллә ни вакыты калмый. Олы кызыбыз Алиса - Казанда, республика керәшен иҗтимагый оешмасының "Бәрәкәт" яшьләр бүлеген җитәкләде. Кечкенәбез - яныбызда. Моннан берничә ел элек семья белән Чиләбе ягына чыгып киттек. Ял итә белүне онытканбыз икән, барыбызның да тизрәк Мамадышка кайтып, "чабып бара торган поезд"ыбызга утырасы килде. Бөтенләй үк бергә җыелмыйбыз, димим. Үзебезнең семья традицияләрен саклыйбыз, йола-бәйрәмнәребезне искә алабыз. Яңа ел, Рождество, Пасха бәйрәмнәрен бергә уздырабыз. Үз йортыбызны салып кердек. Аны җиткерү унбиш елга сузылды.

- Йола-бәйрәмнәребезне үткәрәбез, дисез. Катнаш гаилә булгач, кыенлыклар килеп чыкмыймы? Балалар кайсы якны ныграк тарта?

- Без совет чорында өйләнештек. Икебез дә совет балалары идек. Әби белән бабайны (Алсуның әти-әнисен) ул чакта минем керәшен булуым түгел, райком комсомолада эшләвем генә бераз сагайткан. Керәшенчә кыз сорауны да, туйда җырлауларны да бик ошаттылар. Бусы - керәшен бәйрәме, бусы - татарныкы, дип берсенә икенчесен каршы куймыйбыз. Хәзерге вакытта динне бердәнбер тәрбия чарасы итеп күрсәтергә тырышалар. Мин моның белән килешмим. Гомумкешелек кыйммәтләре алар бөтен халык өчен дә бертөрле. Яхшыны яманнан аера белергә өйрәтү - тәрбиянең төп бурычы дип аңлыйм. Алсу Корьәнне өйрәнә, мәдрәсәгә йөри. Аның ул дөньяны ныграк беләсе килә. Мин моңа нормаль карыйм. Үземне керәшен итеп тойсам да, чиркәүләргә йөреп, җазыклар әйтерлек дәрәҗәдә үстем, дип әйтә алмыйм. Туган авылым Дүсмәттә чиркәү салынуга сөенәм, моңа үз өлешемне дә керттем. Чиркәүне кирәк дип саныйм. Кешенең эчке көчләре беткәч, ул нәрсәгә дә булса ышанырга, таянырга тиеш. Ул чакта безгә Ходай гына ярдәм итә ала. Дөрес, чирли башлагач, кемдер өшкерүчеләргә йөри, кемдер экстрасенска бара, кемгәдер тау һавасы ярдәм итә. Ә бөтен кеше белә торган юл - Ходай юлы. Мәчетләр, чиркәүләр шуңа кирәк. Кызларыма: "Кемне яратсагыз, шул кешенең динен дә, гадәт-йолаларын да кабул итәргә, хөрмәтләргә әзер булыгыз. Баррикаданың төрле ягында кала күрмәгез," - дип әйтәм. Кайсысын сайлыйлар - бусы аларның үз эшләре.

- Степан Петрович, сезгә карата " ул - максималист" дип әйтәләр. Турыга бәреп яшәү җиңел түгелдер...

- Комсомолда эшләгәндә, мондый характерым өчен шактый эләкте. Чит илгә дә чыгармадылар. Янәсе, шунда калам. Югыйсә, минем хәтле патриот кеше юктыр да әле. Турысын әйтәм икән - яратмаганга түгел, төзәтергә теләп әйтәм. Миңа инде 17 түгел. Үзгәрим дисәм дә үзгәрә алмыйм. Мине ныклап белүчеләр шулай кабул итәләр.

- Һәрвакыт шулай кеше гаҗәпләндереп, сокландырып яшәргә язсын. Туган көнегез котлы булсын!

Тагын укыгыз:

Степан Спиридонов: "Бөтен яктан баланс саклап эшлибез"

 

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: