Туганайлар

Степан Спиридонов: “Бөтен яктан баланс саклап эшлибез”

Керәшеннәр иң күп яшәүче төбәкләрнең берсе булган Мамадышны - "керәшен башкаласы", дип тә әйтәләр. Бу өлкәдә эшләнүче зур эшләрнең башында торган Мамадыш төбәген, чыннан да, күпләргә үрнәк итеп куярлык. Әлеге уңышларга алар ничек ирешкәннәр?

 Республика керәшен иҗтимагый оешмасының Мамадыш районы бүлеге җитәкчесе, Мамадыш районы мәдәният бүлеге башлыгы Степан СПИРИДОНОВ, тәҗрибә белән уртаклашып, 10 сорауга җавап бирде.

- Ни өчен 10 ел элек нәкъ менә Сезне районыгызның керәшеннәр оешмасы җитәкчесе итеп сайладылар? Сезнеңчә, Сез халык өметен акладыгызмы?

- Ул вакытта районыбызны Рөстәм Кәлимуллин җитәкли иде. Мамадыш районы администрациясенә активрак, күренеклерәк керәшеннәрне бергә җыеп, Рөстәм Галиуллович минем кандидатураны тәкъдим итте. Башкалар каршы килмәде, бертавыштан сайлап куйдылар. Димәк, ышанганнар. Монда минем моңа кадәр дә керәшен активисты булуым, Чаллыда эшләп килгән республика керәшен Үзәге белән актив хезмәттәшлектә торуым да үз ролен үтәгәндер.

Халык өметен аклау турында әйтә алмыйм. Ризасызлык белдерүче дә, болай түгел, тегеләй итәргә кирәк, дип өйрәтүче дә юк. Үзем шулайрак кирәктер, болайрак дөрес булыр, дип, планнар корып, активистлар, дуслар белән, әкрен генә эшләп йөрибез.

- Сез, эшләр өчен, үзегезгә нинди команда җыйдыгыз?

- Алар - төрле социаль катлаулардан, төрле эштә эшләүчеләр. Үзем шикелле педагоглар, тарихчылар, мәдәният хезмәткәрләре дә бар. Башка сферада көч куючы керәшен дуслар, бизнесменнар, пенсионерлар да җитәрлек. Командада күбрәк синең белән бер фикердә торучы кешеләр булырга тиеш, дип саныйм. Нинди генә эш башкарганда да, әллә ни булышмасалар да, фикереңне хуплап торулары мораль яктан көч бирә бит.

- Керәшен мәсьәләсенең ун ел элек һәм хәзерге хәленә Сезнең карашыгыз?

- Бүгенге көндә хәлләр күпкә яхшырак. Элек "керәшен" дип аталыр өчен ныклап көрәшсәк, хәзер инде матбугатта да, радио-телевидениедә дә безне "керәшеннәр" дип атарга онытмаска тырышалар. Халык та безнең барлыкка ияләшә төште. Республика күләмендә дә, районнарда да, керәшеннәргә багышланган күптөрле чаралар, фестиваль-конкурслар, конференцияләр уздырылып тора. Республиканың иң югары власть катламнарында да керәшен җитәкчеләре арта бара. Бу да - керәшеннәрнең бүгенге хәле яхшыруы турында сөйли.

- Ун ел эчендә нинди уңышларга ирештегез? Уңышсызлыкларыгыз бармы?

- Уңыш дип керәшеннәрнең үзләрен керәшен итеп тоемлавын, үзаңнарының үсә баруын саныйм мин. Балалар бакчаларыннан, мәктәп бусагасыннан ук сабыйларга да моны сеңдереп үстерәбез. Безнең районда, күкрәк кагып, "мин керәшен" дип сөйләшәләр. Этник байлыкларыбызга, тарихыбызга, мәдәниятебезгә кагылышлы чаралар район күләмендә регуляр уздырылып тора. Кайсы гына милләт халкының бәйрәмен үткәрсәк тә, район белән зур бер гаилә булып чыгыш ясыйбыз, эшлибез һәм ял итәбез. Һәр елны Казан сабантуенда "керәшен авылы" төзеп, кунаклар каршылыйбыз. Моннан тыш, республикакүләм чараларны да бик теләп үзебездә кабул итәбез. Һәр елны җәй уртасында Җөри авылында гөрләүче "Питрау" фестивален республика керәшен иҗтимагый оешмасы белән берлектә уздырабыз. Бу көнне Татарстаннан гына түгел, хәтта, Россия буенча сибелеп яшәүче карендәшләребез дә танылган Тырлау аланына җыела. Узган ел "Айбагыр" керәшен балалары этнолагерен да үзебездә кабул иттек. Шулай итеп, дөнья буенча танылабыз.

Авылларда да рухи байлыкларыбызны саклап калу буенча зур эш башкарыла. Балалар һәм өлкәннәр фольклор ансамбльләре районда гына түгел, республика, Россия буенча уздырылган чараларда да актив катнашалар, җиңү яулыйлар. "Крутушка" Халыкара фестивале дә, "Туым Жондозы" да бер елны да бездән башка узмый. Дүсмәт-Кумырык-Транзит коллективы Чаллыда узучы "Керәшеннәр җырыу әйтә" фестивалендә катнашып йөрде. Хәзер инде олыгайдылар. Дүсмәттән "Җиңгәчәйләр" һәм "Тәңкәләр" ансамбльләре сөендерә. Быел "Тәңкәләр" "Туым Жондозы" фестиваленең Гран-при бүләгенә дә лаек булды. Никифорово, Шәдче, Җәнлек совхозы авылларында да керәшен коллективлары эшләп килә. Мамадышның "Урагай" ансамбле дә актив иҗат итә. Җөридә олылар һәм балалар ансамбльләре оешып килә. Шушы арада аларга һәм "Җиңгәчәйләр"гә яңа күлмәкләр тектерү буенча йөрибез. Колышчы авылында яшәүче этнограф Валентина Максимова белән дә тыгыз элемтәдә торабыз.

Зур уңышсызлыкларыбыз булмады. Күп еллар элек Рождествоны керәшен авылларында бәйрәм итеп үткәрү өчен методик программа әзерләгән идем. Сценарий язып, дини шигырьләр туплап, видео һәм аудиоматериаллар белән диск яздырып, районның керәшен авылларына тараттым. Ул елны Рождествоны бар авылларда бәйрәм итәрбез, дип уйлаган идем, барып чыкмады. Юкәче авылында гына материалларны кулланып, бәйрәм уздырдылар. Хәзер әкренләп, башка авыллар да кушылып килә.

- Керәшен булуыгыз Сезгә каршылыклар китермәдеме?

- Юк. Районыбызда барысы да минем керәшен икәнемне беләләр, һәм мине шулай кабул итәләр.

- Безнең халык ни өчен пассив?

- Керәшеннәр дә бүтәннәр шикелле үк. Кайда файдалырак булса - шунда активрак. Актив булу бер нәрсә дә бирми икән, көч куеп тормыйлар. Артык сикереп чыкмыйлар, чөнки булган тормышлары, бүгенге көннәре белән канәгатьләрдер, дим. Шуңа пассиврак тоелабыздыр. Бәлки, без кирәкле дип санаган чараларны халык бик кирәксенмидер... Барысына да ярап бетеп булмый инде ул.

- Халык белән ничек аралашасыз? Сез халыкка никадәр якын?

- Мин һәрвакыт кеше арасында, эшем дә шундый, кешеләр белән җиңел уртак тел табам. Аллага шөкер, бар җирдә дә үз итеп, яхшы кабул итәләр, сүземә колак салалар. Гади халык белән дә, организация-предприятие җитәкчеләре белән дә һәрвакыт элемтәдә торабыз.

- Сезнең районда керәшеннәрне берләштерү, туплау өчен нишләргә кирәк?

- Киләчәктә дә шушы темплар белән эшләүне дәвам итәргә кирәк. Халыкның милли үзаңы үсеп җитте инде, дип туктап каласы түгел. Керәшеннәрне бүтән халыклар белән аралаштырып, бер-берсе эчендә эретеп бетермәү - тагын бер мөһим мәсьәлә булып тора. Билгеле инде, керәшеннәрнең трибунасы - "Туганайлар" газетасының эшен дә халык арасында күбрәк киңәйтү кирәк.

- Сезне нәрсә борчый, нәрсә сөендерә?

- Битарафлык борчый. Гомуми пассивлык арасында барыбер активлашып килүче керәшен кешеләре булуы сөендерә. Барыбыз да бер казанда кайнаган бу тормыштан, үзебезчәрәген аңлап, аерып алып, йолаларны тотып яшәргә омтылучылар сөендерә. Җәмгыятьнең керәшеннәрнең барлыгы, аларның үзенә бертөрле халык икәнен аңлый башлавы сөендерә.

- Иҗтимагый башлангычларда керәшен мәсьәләсе белән шөгыльләнү авырмы? Сезне халык, район җитәкчелеге хуплыймы, яклыймы?

- Иҗтимагый эш, нинди генә булса да, авыр инде ул. Чөнки эштән тыш вакытны таләп итә. Хәзерге вакытта җәмгыятьтә шулай куелган - син төп эшеңә максималь бәйләнгән булырга тиешсең. Ләкин халыкның, тулысы белән кушылып китмәсәләр дә, башкарган эшне, әйткән сүзне хуплап кабул итүе, әлеге авырлыкларны җиңәргә булыша. Бушлай эшләргә теләк белдерүчеләр бик аз. Шуның өчен, район җитәкчеләре дә эшләгән кешене хуплап торалар. Район башлыгы Анатолий Иванов үзе дә әлеге иҗтимагый эштә кайный. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Алена Смирнова да ел саен " Питрау" фестиваленең режиссерлык эшен үз өстенә ала. Артык каты эшлим дип, халыкны стабильлектән чыгарырга ярамый. Керәшеннәр дә, бүтән халыклар шикелле, матур итеп яшәргә тиеш. Һәммәсен хөрмәт итеп, балансны тотып эшләргә тырышабыз. Бүгенге көн шуны таләп итә.

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: