Туганайлар

Соравылда яшәүче Леонид Ямщиков: "Капка бикләп мич чыгарган вакытлар да булды!"

Көннәр һаман җылытып җибәрә алмый әле. Мондый көннәрдә бигрәк тә буыннарны оета торган рәхәт мич җылысы искә төшә. Башта өйгә акрын гына утын төтене катыш мич исе тарала. Шарт-шорт утын "аткан" тавыш ишетелә. Ягарга салынган утыннар бераз күмерләнә төшкәч, мич җылысы чыга башлый. Мичкә якынрак киләсе, арка терәп утырасы килә...

Көннәр һаман җылытып җибәрә алмый әле. Мондый көннәрдә бигрәк тә буыннарны оета торган рәхәт мич җылысы искә төшә. Башта өйгә акрын гына утын төтене катыш мич исе тарала. Шарт-шорт утын "аткан" тавыш ишетелә. Ягарга салынган утыннар бераз күмерләнә төшкәч, мич җылысы чыга башлый. Мичкә якынрак киләсе, арка терәп утырасы килә башлый...

Мич чыгару - иҗат эше
Без үзебез дә мичкә еш ягабыз. Күшектерә торган көзге көннәр булсынмы, кышкы суыклармы... мич тергезеп җибәрәбез, мич алдына чәйнек куябыз. Юкса, өйгә газ кергән, заманча җылыту чаралары эшләп тора. Ә мич җылысы барыбер рәхәтрәк. Тәнне генә түгел, җаннарны да җылыта бугай ул. Мич яккан көнне өйгә бәрәкәт иңә, нинди дә булса тәмле әйбер пешә.
Кызык инде, бүген өйдә мич булу ниндидер бер үзгәлек булып санала. Газлаштыру чоры ап-ак итеп акшарланган мичләрсез калдырды шул безне. Уйлап карасаң, кеше тормышы гомер-гомергә мич тирәсендә әйләнгән бит. Әнкәйләрнең, бит алмаларын кызартып, кабартма пешерүләре, мичкә салынган хуш исле икмәк... Мич башындагы әкият исләрен сеңдергән сәндерә, кайчандыр кышкы суыкларда сарык, кәҗә бәтиләре сыенган, бала-чаганың уен бүлмәсенә әйләнгән мич арасы, кабак орлыгы яки урман чикләвеге кибә торган мич сырлары, мичкә куелган казан, кече учактагы күмер... Учакка, утка тартылуыбыз безнең асылыбыздадыр инде ул. Әнә бит, дөнья һаман алга бара сыман, ниләр генә уйлап табылмый! Ә шул ук вакытта, мичче Леонид абыйның кулыннан эш төшми. Казанга, Мәскәүгә... кая гына чакырмыйлар аны! Хәтта Мәскәү янындагы атаклы "Рублевка"да да Леонид абый чыгарган мичләр өй (бу очракта коттеджлар дисәк дөресрәк булыр) җылыта. Безнең өй түрендәге сәнгать әсәренең дә авторы - Леонид абый Ямщиков. Мичебезне сәнгать әсәре дип атамый булдыра алмыйм, чөнки аның һәр кирпече җиде-сигез кат үлчәнеп куелган, һәр сыры, һәр кыры мичченең кытыршы учы белән сыйпалып тигезләнгән, пөхтәләп салынган. Ул үзе чыгарган мичләрен иҗат эше итеп кабул итә, бар күңелен салып эшли, башкача булдыра да алмый.
Капка бикләп мич чыгару
Леонид абыйның әтисе Алексей дәдәй бик тырыш һәм сәләтле була. Гаиләсен туендыру өчен Себергә китеп тайгада да эшли, Кайбыч районына кайтып, мәдәният йорты директоры да була.
-Әти үз гомерендә ике мич чыгарган, ә миңа мичче булу язмышыма язылгандыр инде. Кая барсам да, эшем гел мич чыгару тирәсендә була иде. Башта Чүти авылыннан мичче Фәйзер бабайның ярдәмчесе булып йөрдем. Краснодар өлкәсендә тайгада сагыз чыгару эшендә ирексездән мичче булырга туры килде. Анда 42 градус салкыннар... Үзең ясаган землянкада иң беренче эш итеп мич чыгарып куясың. Анда җылынасың да, ипи дә саласың, ашарга да пешерәсең, - дип яшьлеген исенә төшерә Леонид абый. - Иң элек чып-чын мичне китаптагы сызым буенча үзебезгә чыгарып карадым. Ике атна вакытым китте, китап битләре ком кушылмасына буялып бетте. Нәкъ китапча эшлим, ә мичем тартмый гына бит! Бабайларның болай булмый торган иде, дип күңел нидер сизенә сизенүен. Уйлый торгач таптым бит, һава аркылы йөри торган урыны ясалмаган икән! Шуны ясагач, мичем дөрләп янып китте. Шуннан акрын гына туганнар, дуслар, авылдашлар мөрәҗәгать итә башлады. Каршы килмәдем, бөтен кешегә дә мич кирәк бит. Кемгә ачык плитәлесе, кемгә газ миче. Китапларда сызымнарга гына ышанып бетмим, үз тәҗрибәмә таянам хәзер. Ул чакта авылның мәдәният йортында эшли идем. Концертлар оештырабыз, тиешле мәдәни чараларны уздырып барабыз. Ә көндез мич чыгарырга китәм. Авыл советы арттан эзләп килеп тапмасын дип, капка бикләп мич чыгарган вакытлар да булды. (Көлә.)
Курай, гармун дисеңме, Леонид абый күп төрле музыка коралларында да уйный. Гаиләләре белән сәнгатькә гашыйк кешеләр алар. Мәсәлән, сеңлесе - Лидия Әхмәтова бүгенге көндә Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты, профессор. Ә Леонид абыйның уллары Феликс, Денис, Костя әтиләре юлын сайлаган. Данлыклы миччеләр алар бүгенге көндә. Ике кызы - әниләре Мариянең төп ярдәмчеләре.
Мичләр урамга күчә...
Мич чыгару эшен бу гаилә тормышта иң кирәкле кәсеп булганга сайлаган. Ышанасы да авыр, әмма оста куллы миччеләргә бүген ихтыяҗ зур икән, бигрәк тә шәһәр җирләрендә. Мичләреңне заманга туры китереп иҗат итә генә бел! Мәсәлән, хәзер күпләр урамдагы ял бүлмәләренә (беседка) комплекслы мичләр чыгарта икән. Анда шашлык пешерә торган, каз каклый, казан куя торган урыннар да була. Леонид абый бер яңалык та уйлап тапкан: урыс миче белән барбекюны кушып ясарга өйрәнгән ул. Хәзер бу тәҗрибәне бик күпләр куллана инде. "Куллансыннар, рәхәтен күрсеннәр, - ди юмарт оста. - Элек безнең авылда бер мичче дә юк иде. Үзем мич чыгара башлаганда ярдәмчем итеп улларымны ала идем, улларым остаргач, башкаларны уң кул итеп ала башладык. Хәзер бездә ярты авыл мичче. Улларымның да бу һөнәрне үзләштерүләренә бик шатланам, һәрвакыт киңәшләшеп торабыз. Мич чыгару бик катлаулы, күп көч сорый торган эш инде ул. Аны түзем кешеләр генә башкарып чыга ала. Морҗаң тартмый дип, хуҗалар гомер буе каһәрләп яшәмәсеннәр өчен тырышып эшләргә кирәк. Табигый ягулык­лар торган саен кыйбатлана. Авылларда да мичләрнең яңадан кулланылышка керә башлавына ышанам әле мин."
Соравыл авылында яшәүче Леонид абый Ямщиков, инде лаеклы ялда булса да, һөнәрен әле ташламый. "Мич чыгартучылар күп", - ди. Әлеге язманы әзерләгәндә дә яңа мич чыгарырга китеп барышы иде. Тиз генә кереп, безнең мичнең хәлен белеп чыкты да, эшенә ашыкты. Ә безнең мич, Аллага шөкер, үз вазифасын бик әйбәт башкара. Өйне дә җылыта, бәлешен дә пешерә, үрдәк шулпасындагы борчак ашы да тел йотарлык була, юка да тәмле килеп чыга. Мич янына бала бишеген куйсам, нәни кызым да изрәп йоклый. Шулай, мичле булуга ни җитә!
Мич ашы: "Эшти"
Чуенга кисәкләп ит һәм су салабыз һәм мич алдындагы кайнар плитәгә куябыз. (Чуенның асты учак өлешенә төшеп тора.) Кайнап чыккач, күбеген җыеп алабыз һәм шул шулпага, алдан әзерләп турап куелган кәбестә, бәрәңге, суган, кишер, тоз, тәмләткечләр салып, чуенның өстен томалап куябыз. 1,5-2 сәгатьтән, әзер ашны мичтән алып, тәлинкәләргә салып бирәбез.

Раилә Хәялиева

"Кайбыч таңнары"

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: