Туганайлар

Солдат акчасын алучы бармы?

Кадерле редакция! Берара шау-шу куптарган хәлләр тынып та калды кебек. Михаил Черепанов, сугышта һәлак булганнарның акча кенәгәләренә туганнары дәгъва итә ала, дип мәгълүмат биргән иде. Чит төбәкләрдәге халык моңа әллә ни кызыкмады. Ләкин республика газеталарында мондый хәбәр таралгач, халык мәш килде. Республиканың хәрби комиссариатларына барып, кәгазьләр, документлар эзләүчеләр булды. Күп...

Кадерле редакция! Берара шау-шу куптарган хәлләр тынып та калды кебек. Михаил Черепанов, сугышта һәлак булганнарның акча кенәгәләренә туганнары дәгъва итә ала, дип мәгълүмат биргән иде. Чит төбәкләрдәге халык моңа әллә ни кызыкмады. Ләкин республика газеталарында мондый хәбәр таралгач, халык мәш килде. Республиканың хәрби комиссариатларына барып, кәгазьләр, документлар эзләүчеләр булды. Күп җирләргә хатлар яздылар. Сугышта катнашкан әтиләренең, абыйларының акчаларын кайтару өчен барысын да эшләделәр. Хәзер бу сораулар белән халык бик йөрми башлады. Татарстан Республикасының кайсы районнарында һәм башка төбәкләрдә шундый акчаны алучы булдымы икән?

Факия Измайлова,
Чүпрәле районы,
Мунчәли авылы

Бөек Ватан сугышында катнашкан сугышчыларның банк кенәгәләрендә берничә миллиард сум акча калуы турында сүзләр бик күп булды. Дәүләт, Ватанны саклаучыларга, 1942 елдан башлап, Сталин карары буенча кыр кассалары ачып, акча күчерә башлаган икән. Мәсәлән, яндырылган фашист танкы, яндырылган фашист самолеты өчен солдатларның СССР дәүләт банкындагы акча кенәгәләренә күпмедер сумнар күчерелгән.

Моннан 70 ел элек бу акчаны һәлак булганнарның тол калган хатыннары, балалары алырга тиеш булган. Бу хакта 1945 елның 15 декабрендә карар да дөнья күрә. Әмма акчаны солдатның якыннары ала алмый. Хәтта бу хакта озак еллар берни хәбәр ителми. Бары тик 2012 елда гына Казан тарихчылары, Архангельск эзтабарлары һәм Самара юристлары фронт депозитлары турында сүз кузгата. Кайбер кешеләр РФ Үзәк банкыннан фронт акчаларын алу бәхетенә дә иреште. Тик андый бәхетлеләр бармак белән генә санарлык. Тәтештән бер ветеранның кызы әтисенең 100 мең сум акчасын, Бөгелмә кешесе исә 2 миллион 800 мең сум акча ала алган.

Казандагы Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы директоры Михаил Черепанов әйткәнчә, гаделлек эзләп тапкан кешеләр бу хакта сөйләп йөрергә куркалар. Суммалар зур, алар турында кычкырып йөрү дә куркыныч. Табыштан 10 процент акча алучы адвокатлар да дәшми. Чөнки юристлар саклык кенәгәләрендәге сумманы финанс реформаларын һәм хәзерге Россия хәрбиләренең хезмәт хакларыннан чыгып исәпли. Суд эшләре шактый катлаулы, дәгъвалаучыларның бик азы гына җиңә. Күпчелек өчен суд газапка әйләнергә мөмкин. Һәрбер документны раслатып йөргән кешеләрнең күп очракта сабырлыгы да бетә.

Әгәр дә сугышта һәлак булган әтисенең банк кенәгәләрендәге акчасын кайтарып алырга теләүчеләр булса, мираска ия булучы кеше иң алдан солдат чакыртылган комиссариатка мөрәҗәгать итәргә тиеш. Һәлак булуы турындагы кәгазьдә көне, урыны һәм хәрби часте язылган булуы шарт. Мәгълүматлар извещениедә яки чакырылыш буенча исемлек журналында язылган булырга тиеш.

Ветеран белән туганлыкны раслаучы документларның күчерелмәсен әзерләп, нотариустан раслатырга кирәк. Бу туу турындагы таныклык, паспорт, язылышу кәгазе булырга мөмкин.

Теркәлү урыны буенча судка мөрәҗәгать итәргә (нотариуска түгел) кирәк. Суд карары сезне һәлак булган кешенең варисы итеп танырга тиеш. Тол хатыннар, балалары һәм оныклары гына бу кәгазьне ала ала.

Гариза язарга. Бөтен булган кәгазьләрне түбәндәге адреска җибәрергә: 107016, Мәскәү шәһәре, Неглинная урамы, 12 (Полевое учреждение "Красноармейское" Центрального банка России.)

Әгәр дә хәрби комиссариатларда сезнең ветеран турында бернинди дә мәгълүмат сакланмаган икән, ул очракта 1421100, Мәскәү өлкәсе, Подольск шәһәре, Киров урамы, 74 (РФ Оборона министрлыгының үзәк архивы) адресына хат язарга. Архив һәлак булган кешенең хезмәт иткән урынын белгән очракта гына җавап бирәчәк.

Банк һәлак булганнарның гаиләләренә хәрби вкладларагы суммалар турында әйтергә тиеш. Әмма банк серне бары тик мираска ия булучыларга гына ача ала. Аны Россия суды аша раслатырга кирәк. Моның өчен 129090, Мәскәү, Каланчевская, 43 (Мещанский суд Москвы) адресы буенча судка мөрәҗәгать итәргә.

РФ Хөкүмәтенең 2012 елның 22 февралендә чыккан 142 нче карары нигезендә, һәлак һәм вафат булган дистәләгән сугыш ветераннарының гаиләләре 200-300 мең сум акча ала алдылар. Президент Путин кул куйган бу карар меңнәрчә гаиләләр өчен өмет чаткысы булса, социаль яклау хезмәткәрләре өчен баш авыртуына әйләнде. Әлеге дә баягы, анда да үзеңнең хаклыгыңны расларга кирәк булачак. Үзегез теркәлгән социаль яклау үзәкләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Сезгә 2012 елның 1 мартыннан башлап ай саен 8 мең сум күләмендә акчалата компенсацияне түләргә тиеш булып чыгалар. Мондый акчаны Татарстанда, Курск, Рязань, Пенза өлкәсендә, Краснодар краенда да алучылар бар. Мәскәүдә дә бу процесста җинүчеләр бар. Әле тагын шундый 8 эш карала икән. Төгәлрәк мәгълүмат алырга теләсәгез, Казандагы Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы директоры Михаил Черепановка мөрәҗәгать итә аласыз.

Рәсимә МУЛЛАЯНОВА.
"Ватаным Татарстан"
газетасыннан алынды

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: