Туганайлар

Соклану һәм алдану

Кыр эшләре вакытында, якынрак булган урыннарга әниемә ияреп барып, мөмкин кадәр аңа булышкалый идем

Печән, урак өсләрендә, нинди генә кызу озын көннәр булуга карамастан, ач-ялангач килеш, калдырмый әни-апаларыбыз һәм ирләр дә уразасын тотты. Кичләрен кояш баегач кына эштән кайтып ашаганчы-эчкәнче таңы да ата. Көтүне озаткач та, эшкә китү hәм тизрәк тиешле нормаңны үтәү өчен ярышып эшләгәнлектән, озаклап яләм тизрәк тиешле нормаңны үтәү өчен ярышып эшләгәнлектән, озаклап ял итәргә вакытлары калмады.

Печән өсте! Искиткеч, сокландыргыч күңелле чаклар! Үлән чапкан вакытларда болыннарда кып-кызыл булып пешкән җир җиләкләренә очрасаң, ул үзенә күрә сүз белән сөйләп, язып аңлата алмаслык табигатьнең үз хозурлыгы!!! Үлән арасындагы җиләклектә әниләр дә чалгыларын бер читкә куеп, тиз генә җиләкләрне җыеп безгә бирәләр иде. Ә үзләре ник ашамаган инде? Табигатьнең матурлыгына, байлыгына сокланган хәлдә, әниләр татар халкының моңлы озын көйләрен сузып җырлап җибәрсәләр, без кызыл җиләкнең тәмнәрен дә онытып, күңел моңына чумып, бирелеп тыңлый идек.

Инеш, елга суларынна чумып тәннәребезне чистартсак, ә халкыбыз моңнарына коенып, йөрәк тутыкларын төзәтә-төзәтә, тормышның авырлыгын, хәерчелеген җиңеләйтеп, күңелле көн иттеләр.

Иген басуларында урак өсте. Әнием киндердән тегелгән күлмәк итәген ике яктан кыскартып ыштан бөрмәсенә кыстырып, киндер яулыгын салкын суга манчып башына япкач, кулындагы ай урагын уйната башлый. Үсеп утырган арыш сабакларын сул кулы белән эләктереп ала да, “Әhәм тизрәк тиешле нормаңны үтәү өчен ярышып эшләгәнлектән, озаклап ялә, менә эләктегезме!” – дигәндәй, тиз генә үткен урагы белән иген сабакларын өзеп алып көлтәләр ясагач, аны чүмәләләргә өеп калдыралар. Яшьләрнең түгәрәк уенын хәтерләткәндәй кыр өсләрендә, “билен” кысып бәйләгән матур кызларга ошаган көлтәләрне, бер урынга җыеп өеп куйгач, иген кыры баеп, сокландыргыч матур булып кала. Без кояш нурларыннан яшеренеп, чүмәләләр төбендәге күләгәдә йоклап алгач, яңа көч белән әниләребезгә булышабыз. Аннары шунысы – җәйге кыр эшләре вакытында, басулар Сөн елгасы буена туры килүенә куанып, шатланып ияреп бара идек. Чөнки анда тирләгән саен киндер күлмәкләребез белән суга чумып киләбез дә, күлмәкләр кипкәнче урыр алдыннан иген кырының чүпләрен утыйбыз, аннары тагын суга таба йөгерәбез. Ә белсәгез иде, шул кызудан соң суга чумып, тәннәрнең агым судан үзенә күрә чиксез көч, куәт алганын. Күңелле һәм көр чаклар!

Сугыштан соң яшәү дәртенең көчле, мәгънәле булуы балалык күңелләребезне яулап алды hәм тизрәк тиешле нормаңны үтәү өчен ярышып эшләгәнлектән, озаклап яләм тирән хисле итеп киләчәк буынны тәрбияләде. Ул заман ачлыгы ипи тәменең кадерен белергә, кигән киемнең кыйммәтенә төшенергә өйрәтте дә инде. Киемнәр турында әйткәнмен икән,

бер вакыйганы да искә төшерик әле. Безнең өйгә кичкә таба бала арбасы тартып, 30-35 яшьләрендәдер, бер матур гына хатын-кыз килеп керде дә, бездә кунып та калды. Ул вакытта әтием эшләгән кара мунчабыз да булганлыктан, бу апа белән бергә мунчада юынырга булдык. Мунчада бәләкәй кызчыкны да юындырып, өсләрен алыштыргач, мин ул кыз белән алданрак мунчадан өйгә кайттым. Ә баланың әнисе мунчада тоткарланганлыктан, бу кечкенә нарасый сабый каты еларга тотынды. Мин дә елыйм, икәүләп елыйбыз, әнием кайтып булышмаса, нәрсә булыр иде, әмма мин бик каты курыктым. Әнием кызчыкны мендәргә яткырып, бер канатны керосинга манды да, кызчыкның елавына да карамастан, бот араларын сөртә башлады. Ни хикмәт, кызчык-нарасый бер-ике минуттан соң елаудан туктады.

Әнием имезлек ясап авызландыргач, иреннәрен тәмләгәндәй бераз суырды да йокыга китте. Минем гарип апам белән юлчы “кунагыбыз” да мунчадан чыктылар. Күңелле генә утырышып, булган ризыклар белән чәйләр эчкәч, бу апабыз безгә бер ак яулык күрсәтте. Киндер яулыкка өйрәнгән минем күзне, матур, нәфис ефәк яулык сокландырды. “Кунак” күрше авылларның берсе - Әлмәттән икәнен әйтте дә:

- Миңа арба тартышып иртәгә озата барсаң, менә шушы матур яулыкны сиңа бүләк итеп бирәм, - дип тә әйтеп куйды.

Мин ишеткән сүзнең ахырына төптән үк төшенеп җитмәсәм дә, шатлыгымнан сикергәләп, кулларымны чәбәкләп бии үк башладым, икенче көнне без юлга да кузгалдык, ә яулык “кунак” апада иде әле. Мин көтсәм дә ул яулыкны бирмәгәч, әнием миңа:

- Кызым, чынлап уйладыңмы, Әлмәт авылы бездән 7-8 чакырым ераклыкта, шактый ара бит, арымассыңмы, курыкмыйсыңмы соң? – дип сорап куйгач, мин икеләнмичә теге яулыкка соклануым һәм матурлыгына кызыгып:

- Барам әнием, дип ризалык бирдем.

Юллар яңгырдан соң булганга авыр да, бик ерак та кебек тоелды. Озак кына барганнан соң көн кичкә дә авышты. Арбамны гел үзем генә тартып бардым. Бер капка төбенә килеп җиткәч туктадык. Капка төбендәге утыргычта тирләгән битләремне сөрткәч, бик тә эчәсем килеп, ашыйсым да искә төшеп ашказанымны да әчеттереп куйды.. Бу теләгәннәремне дә

онытып, мин хәзер “кунак” апамнан, теге кызыктырган матур яулыкны көтеп-көтеп утырдым да, капкадан чыгучы-керүче дә булмагач, бераз тәрәзәләренә карап елардай булып таптанып торганда, авыл көтүенең дә кайтуын күргәч, сыерлардан куркып, килгән юлыма борылдым. Елый-елый йөгереп Әгъбәс авылын чыгып киләм дигәндә, ялан-шәрә аягымны нәрсәдер әчеттереп авыртуына чыдый алмыйча, бер капка төбендәге утыргычка

хәлсезлектән барып утыргач, кычкырып ук елап җибәрдем. Аякларымның берсеннән күп кенә кан акканын hәм тизрәк тиешле нормаңны үтәү өчен ярышып эшләгәнлектән, озаклап яләм аның тирән генә киселгәнен аңлап утырганда, шушы утыргычның хуҗа-хатыны чыгып, минем яныма килеп аягымны карады. Өйләренә алып кереп, аякны чистарткач, ниндидер “зәңгәр” таш белән шул аякның киселгән җиренә сөрткәч, әчеттерүенә чыдый алмыйча ыңгыраша башлавымны беләм, ә калган хәлләрне аңларлык түгел идем инде. Аңыма килгәндә теге мәрхәмәтле түтәй миңа җылы үлән чәе ясап, кечкенә ипи кисәге дә биргәч, мин инде дөньяның иң бәхетлеседер, дип елап җибәрдем.

Әникәемнең сүзләрен искә төшереп, ни өчен бу Әлмәт авылына килүем турында бу әбиемә сөйләп бирдем. Кунарга кушсалар да, әниемнең куркуын һәм бик борчылачагын уйладым да, аксаклап юлга кузгалдым. Авыл башында әниемнең гәүдәсен күрүгә аякның авыртуын да онытып йөгереп барып, тын ала алмыйча бик озак кочаклашып елаштык. Нинди шатлык? Мин аксаклап туган нигеземә кайтып ирештем. Тиз генә әникәем аягымның бәйләгән чүпрәген сүтеп алган иде, аякта шактый яра булганын күреп алды.

Җылы суга ниндидер үлән салып ярамны юды да, чөгендер яфрагын да кызгылт суда чайкатып, минем аякның яралы урынын бәйләп куйды. Биш-ун минуттан аягымның авыртуы кимегәнен hәм тизрәк тиешле нормаңны үтәү өчен ярышып эшләгәнлектән, озаклап яләм миңа җиңел булуын аңладым.

Аяк авыртуы бераз гына күңел рәнҗүемне басып торса да, әниемә теге “кунак” хатын-кызның алдаганын һәм матур яулыкны миңа бирмәгәнен әйтмичә булдыра алмадым. Әнием мине орышыр инде, чөнки мин бит аны тыңламадым, матур яулыкка соклануымны өстенрәк санап, алдануымны тоеп ачуланыр дисәм, киресенчә:

- Бер дә борчылма, кызым, елама да! Әле сиңа бу ихлас хезмәтең өчен Аллакаем, әллә нинди төсләрдәге матур яулыклар бүләк итәр, Аллаһыбыз боерса, - дип, тынычландырып та куйды.

Табигатьнең хозурлыгына соклану аша матурлыкка, нәфислеккә омтылуым, алдануым белән тәмамланса да, шатлыгымнан әниемнең җылы кочагына чумып, култык астының тәмле тир исләрен тоеп, кысып кочаклаган хәлдә йокыга да киттем. Бик тә арыткан иде шул.

Бик тә артты шул!

Фото: Foto.by

 

Клара Филиппова

 

 

 

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: