Туганайлар

Соңгы әңгәмә. Гурий Тавлинга - 90 яшь

"Тəкəббер булмадым - горуррак булдым. Тупаслык кылмадым - турырак булдым... Ялгызрак булганга, ялгышкаладым... Хакым бар, димəдем, гаделлек көттем..." Гурий ТАВЛИН Карендәшебез, оста каләм иясе, Зәй районының Урта Баграж авылында туып үскән язучы Гурий Иванович Тавлинга 25 декабрь көнне 90 яшь тулган булыр иде. Əлбәттә, 90 яшькә җитүче озын гомерлеләр сирәк....

"Тəкəббер булмадым - горуррак булдым. Тупаслык кылмадым - турырак булдым... Ялгызрак булганга, ялгышкаладым... Хакым бар, димəдем, гаделлек көттем..."
Гурий ТАВЛИН
Карендәшебез, оста каләм иясе, Зәй районының Урта Баграж авылында туып үскән язучы Гурий Иванович Тавлинга 25 декабрь көнне 90 яшь тулган булыр иде.
Əлбәттә, 90 яшькә җитүче озын гомерлеләр сирәк. Гурий Иванович якты дөньядан 73 яшендә китеп барды. Зур юбилейга озак та калмаган кебек. Тик бу җитми калган елларның кыскаруында нахак яла белән 10 елга төрмәгә ябылып, шуның дүрт елып "утырып" кайтуы да роль уйнамый калмагандыр. Реабилитацияләнгәч тә, әле бик озак вакытлар үзе теләгән укытучылык эшенә урнаша алмавының, язучылык эше белән дә җәелеп китеп эшли алмавының да өлеше бардыр.
"Афәт" романы Гурий Тавлинга киң танылу алып килә. Тик язучының беренче зур әсәре булган "Дунай дулкыннары" романы кулъязма килеш Татарстан дәүләт иминлек комитетында юк ителә, бик күп әсәрләре басылмый, халыкка чыкмый кала.
Гурий Иванович турында язучы-журналист, авылдашы Иван Глухов (инде ул да мәрхүм, урыны оҗмахта булсын): "Гурий Тавлин бүгенге татар аксакал язучылары белән янәшә куярлык шәхес, бернинди арттырусыз классикларыбызга тиң язучы иде. Ул беркайчан да дан, шөһрәт артыннан кумады. Аңа алар үзләре, безгә билгеле һәм күп кенә билгесез сәбәпләр аркасында, бик соңлап, гомеренең көзендә генә килде.
Əсәрләр укучыларга үз вакытында килеп җитсәләр, ул халык хөрмәтен бик күп еллар элек яулаган булыр иде. Ул - кече күңелле, бик гади, эчкерсез зат иде", - дип язган иде.
Якташы, каләмдәше, язучы Рабит Батулла, карендәшебезнең олы юбилее алдыннан, редакциябезгә үзенең архивында сакланган, бу дөньядан күчәренә санаулы көннәр калганда Гүрий дәдәйдән алып калган интервьюсын китерде.
Искиткеч самими, саф күңелле кеше иде ул Гүрий дәдәй, хөсетсез, мәкерсез шәхес. Ватан сугышында фронтларны аркылыга-буйга йөреп, орденнар тагып, исән-сау кайткан баһадир. Совет зинданнарыннан да исән-сау кайткан каһарман иде ул. Озын, мәһабәт буйлы, нурлы чырайлы ир-егет иде ул Гүрий дәдәй. Хатын-кызлар аңа караса, дөньясын оныта иде. Гүзәлләр арасында уңыш казана алмаганнар аннан кара көнләшү белән көнләшә, бигрәк тә көнләшүченең кызы мәһабәт ир ягына күчсә, ул көнләшү чиргә, кара үчкә әверелә.
Аны авылдашы, дусты сатты. Нахак яла якты. Ул гомере буе шул авыр йөкне, нахак бәлане күтәреп йөрергә һәм үч алу йөге асып яшәргә мәҗбүр ителгән бичара иде. Әйттем мин аңа:
- Гүрий дәй, - дидем, - син котыл ул авыр йөктән. Ир-егет булып кал! Син ул кешене яки бөтен голамә алдында рәсми рәвешта фаш ит, фаш ит тә, кабат ул турыда уйлама, иркенәеп калырсың. Яки син аны кичер яки бернинди дә үч алма. Аны үз вөҗданы белән бергә-бер калдыр. Әнә, Хәсән абый Туфан үзен чаккан Шәйхи Маннурга сүз әйтмәде, үч алмады. Алар мәҗлестәш булып йөри.
Гүрий дәдәй тәки дошманыннан үч алалмады, аны кичерә дә алмады. Шулай авыр йөк белән китеп барды. Мин аның белән җәһәт әңгәмә корган идем, бер-ике көннән аның үлем хәбәрен ишеттем. Менә ул әңгәмә.
***
- Гүрий дәдәй, син инде җитмештән уздың, язучы кеше бу яшьтә нишли?
- Узган юлына йомгак ясый.
- Йомгак ниндиерәк соң?
- Канәгатьләнү юк.
- "Афәт" романың сиңа дан китерде...
- Басылмаган тагын биш романым сыкрап ята. Мин үзем теләгәнчә иҗат итә алмадым.
- Ни сәбәпле?
- "Халык дошманы" булганым өчен. Төрмәдә узды яшь гомер. Иреккә чыккач та, шул нахак тамга өстемнән төшмәде, эшкә алмадылар...
- Җитмештән узган язучы алга таба ни кыласын уйлыймы?
- Аңа вакыт калмады.
- Вакытны Гүрий дәдәйгә Аллаһ Тәгалә күп бирсә?
- Җигелеп эшләр идем. Керәшеннәр турында олы әсәр язар идем. Яртысы язылган инде.
- Керәшен арасыннан чыккан артистлар, язучылар бар, ләкин алар мөселман-татар исемнәрен алып иҗат итәләр. Ни өчен шулай?
- Дискриминация сәясәте аркасында. Үз исемеңнән баш тарту ул - үз халкыңнан оялу. Миңа әллә ничә әйттеләр: мөселман исемен ал, китабыңа мөселман исеме куй, диделәр. Алыштырмадым.
- Мин керәшен сәнгатькәре булсам, мөселман исемен дә, урысныкын да алмас идем, фәкать керәшенчәсен генә язар идем. Григорий түгел - Гөргөри, Яков түгел - Җәкәү, Аксинья түгел - Үкчинҗә. Саф татарча, матур яңгырашлы исемнәрне әрәм итеп, йә урысча, йә мөселманча исем алучыларга син үпкәлисеңме?
- Үпкәлим.
- Зәй шәһәрен керәшеннәрнең башкаласы, дип йөртәләр. Килешәсеңме?
- Килешәм. Зәй ягында гына керәшеннәр яшәгән 23 авыл бар. Шунда минем туган авылым Урта Баграж урнашкан.
- Керәшеннәрдә бер кешенең өч исеме була. Паспортта урысча, әйтик, Николай, керәшенчәсе - Микулай, шулар өстенә аны үзара мөселман исеме белән Мансур дип тә йөртәләр. Бу гадәтнең тамырында нинди тарихи сәбәп ята икән?
- Мин бу йоланы белмим. Керәшеннәрнең гадәтләрен син миннән яхшырак беләсең, ахры.
- Якын киләчәктәге өметегез?
- "Казан утлары"нда Казан ханлыгының 1552 елда җимерелүе хакында "Һәлакәт" дигән романым чыгар, дип уйлыйм.
- Иншалла! Көтеп калабыз.
Рабит БАТУЛЛА
Редакциядән:
Гурий Тавлинның "Казан утлары"нда басылырга тиешле булган романы турында да белештек. Басылмаган. Күрәсең, этүче, артыннан йөрүче булмагандыр. Басылмаган романнары - әйтелми калган с үзләре. Ниләр әйтер теләде икән безгә Гүрий дәдәй?..

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: