Туганайлар

Сине уйлап...

Ниһаять, Елизавета Малованың тәүге китабын кулга алдык. Хәерле сәгатьтә булсын! Күптән көтелгән күчтәнәч. Барыбыз өченгә дә зур шатлык.

Керәшеннәр арасында профессиональ осталык белән, шигырьнең гамен аңлап, бөтен нечкәлекләрен тоеп шигырь язучылар әллә ни күп түгел. Җәй башында Түбән Камада яшәп иҗат итүче шагыйрь Никифор Тукмачевның "поэзиягә җаны белән орынып" язылган "Таң суы" китабын укып куансак, хәзер менә Лизаның бик тә нечкә хис кылларыннан торган шигъри җанын үтәли күргәндәй булдык.

Автор китабына "Сине уйлап" дигән исем биргән. Кереш сүзне авылдашы, үзе дә каләм тибрәтүче, яраткан җырчыбыз - Татарстанның халык артисты Георгий Ибушев язган. "Туган җиребезнең кадерен шулкадәр тоеп, белеп яшәүче җан иясе булса булыр икән! Шомыртлар шавын, чишмәләр җырын, болындагы нәфис чәчкәләрнең телен аңлап, шуларны шигъри җепкә тезеп бирә алган чиста күңелле талант иясе ул. Газета битләрендә Лизаның шигырьләрен укып сөенә идем, ә аларның аерым китап булып бастырылачагын белгәч, җаным-тәнем белән куандым. Шигырьләрне кат-кат укып, хисләнеп йөрдем. Аңлаешлы, гади, чиста, матур тел белән язылган алар. Вакыт-вакыт әллә нинди мактаулы исемнәр алган шагыйрьләрнең фәлсәфи шигырьләрен укып та, берни аңламыйча, аптырап калган чакларым була. Үзе әлегә танылган шагыйрь булмаса да, Лизаның шигырьләре җанны иркәли, укучыны матурлыкка, кешелеклелеккә өнди, автор безне гүя балачагына алып кайта, күкчәчәкле арыш кырларында йөртә, сөюдән яндыра, Кеше дигән бөек исемгә лаек булганнарны данлый, зурлый," - дип яза Лизаның иҗаты турында Георгий.

Яңа китабы чыгу уңаеннан, Елизавета Малова белән очрашып, гапьләшеп кайттык.

- Лиза, тәүге китабыңны беренче тапкыр кулыңа алгач, нинди хисләр кичердең?

Язмаларымны китап нәшриятына тапшыруыма биш ел вакыт үтте. Ул вакыт эчендә, китап нәшриятыннан кемнәрдер китте, яңалары килде. Шигырьләрем һаман ята бирде... Ничектер, бастырып булмас, дигән шик тә кергән иде күңелгә. Кыенлыклар белән булса да, менә китабым дөньяга чыкты. Минем өчен бик мөһим нәрсә бу. Шунда ук үземә куркыныч та булып китте: китабыма карата нинди сүз әйтерләр? Ул үз укучысын табармы?

Шигырьләремдә тирә-якта яшәүче кеше язмышлары чагыла. Берсе дә күктән алып язылмаган. Үз тормышымдагы шатлыклар да, көенечләр дә шул шигырь юлларына сыйган. Дөрес яшимме, дөрес уйлыйммы, кебек фәлсәфи сорауларым да китабымда урын алган. Гомер иткәндә, җирдән атлап түгел, очып йөргән чакларым да, биектән очканда, төбәп атудан, аска томырылуларым да булды. Моның өчен берәүне дә гаепләмим - ялгышларым да, уңышларым да - үземнеке. Авылдан җитәкләп алып чыгып, каядыр илтеп кертүчем дә булмады. Үзем чыгып китеп, үзем теләгәнчә юл салган кеше мин. Шулай булгач, бу китапның дөньяга чыгуы миндә нинди хисләр уятканын үзегез күз алдына китерә аласыз.

- Иҗатыңның шактый өлешен улың турындагы шигырьләр алып тора. Аның белән дә таныштырып кит әле.

Шигырьләремнән шәхси тормышымны эзләмәгез, дияргә яратам мин. Ә менә улым турындагылары - чыннан да, үз тормышымнан. Улым белән горурланып яшим, бик яратам үзен. Ул да мине ярата дип беләм. Ул моны эш-гамәлләре, карашлары белән күрсәтә. Ул да минем кебек, авыл җанлы бала булды. Әти-әниләрем исән чакта, җәйләрен гел авылда торды, әби-бабасына булышты. Әле дә авылны ташламый. Югары белем алды, армия хезмәтен үтәп кайтты. Ул хезмәт иткән ел - минем өчен иң авыр ел булды. Йоклап китә алмыйча, гел уйланып, аунап чыккан төннәрем аз булмады. Солдаттан кайткан көне бүгенгедәй хәтеремдә. Кулына искиткеч матур букет тотып, тукталышта каршы алды ул мине. Шунда, тирә-яктагы кешеләрнең каерылып-каерылып безгә карап калуларын онытасым юк. Миңа шундый рәхәт иде!

Гомумән, улым бар бит минем, дип, аның белән горурланып яшим. Тиңен табып, тормыш корып, миңа да оныклар сөю бәхете язсын, дип телим Ходайдан.

- Шигырьләрең ничек языла? Рифма эзләп, интегеп утырасыңмы?

Мин шигырьләрне күңелдән язам. Ручка алып, кәгазьгә төшергәндә, алар инде җанлы булалар. Беркайчан да рифма эзләп утырмыйм. Күп язам, дип әйтә алмыйм. Кайчак бер шигырь дә язмыйча, айлар үтә. Кайвакыт, бер-бер артлы, әллә ничә шигырь туа. Бер шигырем биш ел буена күңелдә йөрде, аннары гына кәгазьгә төште. Ул кешенең күңел халәтенә бәйледер инде.

- Алда нинди планнарың бар?

Мин быел пенсиягә чыктым. Әнием исән чакта, пенсиягә чыккач, аның янына кайтып торырмын, дигән уйларым бар иде. Әниебезне озатырга туры килде... Унике балага җан биреп, тугызын исән-имин үстерешкән туган йортыбызның капкасы ябылырга тиеш түгел, дип саныйбыз. Шуңа күрә, күбрәк вакытымны Владимир авылында үткәреп, Түбән Кама шәһәрендәге квартирага да кайткалап йөрермен, дип торам. Ә иҗатка килгәндә исә, язасы әйберләрем күп әле. Балачак истәлекләрен туплап, проза әсәре язасым килә. Үткәннәр, күрше-күләннәр турында да берәр чәчмә әсәр язасы иде. Шулчаклы бай күңелле түтиләр, әбиләр яши безнең авылда. Шулар сандыгыннан чыккан байлыкларны күңел дәфтәремә терки барам. Күрше кызлар, кечкенә малайлар белән дә сөйләшеп утырырга яратам. Әллә нинди матур-матур сүзләр әйтеп куялар. Карале, шундый сүзләр дә бар икән бит, дип, каләмем очына чорнап куям.

Ә гомумән алганда, мин ялгызлыкны яратам. Үзем генә калсам, уйларыма тулы ирек бирәм. Үткәннәремне барлыйм, әллә ниләр турында хыялланам. Пичтәге ялкынга карап, киләчәгемне юрыйм. Менә шундый сәер кеше инде мин.

Шундый булганың өчен, башкаларны иҗат җимешләрең белән сөендергәнең өчен, зур рәхмәт сиңа. Алдагы тормышыңда Ходай исәнлегеңнән аермасын, иҗат чишмәләрең саекмасын.

Энеләрем

Бишек-арбаларга үзем

Салып тирбәткән идем.

Үзләре әти булдылар

Бер-бер артлы дүрт энем.

Гомер уза, ул-кызлары

Үсеп килә дүрт энемнең.

Гөрләвектәй чыңлап торган

Чагы һаман күңелемнең.

Чәч агара, тик барыбер,

Килми әле картаясы.

Бер саплам җеп кадәр генә

Кебек үткән юл арасы.

Бар да һаман алда кебек,

Кояш тора әнә көлеп.

Йолдыз чүпләп бирер төсле,

Берәү миңа, күккә менеп.

Йолдыз - бары хыял гына,

Җиде ятта түгел өмет.

Бар өметем - энеләрем,

Дүрт ягымда - берәр егет.

Очрашу

Улым белән, җитәкләшеп,

Урамнан барган чакта,

Каршыбызга килеп чыктың,

Карлы, буранлы чатта.

Үзгәргәнсең. Тавышың да,

Карашың да үзгәргән.

Юксынып йөрүең, ахры,

Яшь чактагы эзләрдән.

Ялгызлык икән юлдашың -

Күзләреңнән күренә.

"Юлым - түбәнгә" - диясең,

Ә безнеке - үр менә.

"Ә син үзгәрмәгән," - дисең,

Карамыйча да күзгә.

Үзгәрергә һич кенә дә

Ярамый әле безгә.

Үзгәрергә уйлаган юк,

Мәктәптә укып йөреш.

Китапханәдән китаплар

Алдык та, кайтып килеш.

Минем бар да алда әле,

Киләчәгем өметле.

Ходай белми бирмәгәндер

Улым кебек егетне.

Аны кемнәр үстерер соң? -

Картаерга юк исәп.

Җанны актарып ташладың,

Каршыга чыгып кисәк.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: