Туганайлар

СӘХНӘ – КИЛӘЧӘК КУЛЫНДА

Узып баручы елның соңгы ае керәшен дөньясында зур вакыйгалар белән истә кала. Декабрь башында Керәшен яшьләренең III Форумы булып узды. 22 декабрьдә "Россиядәге православ керәшен приходлары" дигән темага фәнни-практик конференция оештырылды. Казанның Тихвин чиркәве зур бәйрәмен билгеләп үтте. Керәшен җыруларын яшь башкаручыларның "Туым җондозы" дип исемләнгән фестиваль-конкурска сайлап алу турлары...

Узып баручы елның соңгы ае керәшен дөньясында зур вакыйгалар белән истә кала.

Декабрь башында Керәшен яшьләренең III Форумы булып узды. 22 декабрьдә "Россиядәге православ керәшен приходлары" дигән темага фәнни-практик конференция оештырылды. Казанның Тихвин чиркәве зур бәйрәмен билгеләп үтте. Керәшен җыруларын яшь башкаручыларның "Туым җондозы" дип исемләнгән фестиваль-конкурска сайлап алу турлары үткәрелде. Сайлап алу туры дип кенә аталса да, әлеге зона ярышлары бик зур чарага әйләнеп бара.

23 декабрьдә Зәй шәһәрендә уздырылган төбәкара конкурста гына да йөзләгән бала, яшүсмер, яшь кеше үз талантын күрсәтте. Берсеннән-берсе сәләтлерәк балаларны тыңлау күңелләрдә әйтеп-аңлатып бетерә алмаслык горурлык та, соклану да, гаҗәпләнү хисләре дә тудырды. Керәшен җыруының киләчәге бар икән бит, хәзинәбез тулыланып, баеп тора икән, яшьләребез үткәндәге мирасыбызны күңелләренә сеңдерә баралар икән, дигән өмет-ышаныч белән таралыштык әлеге чарадан. 2009 елда әле беренче тапкыр гына оештырылган фестивальдә Республика керәшен иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Иван Егоров түбәндәге сүзләрне әйткән иде: "Сәхнә - яшьләр, ягъни киләчәк кулында. Фестиваль җиңел аяк лы булсын! Керәшен җырулары сәнгать дөньясында үзенең лаек лы урынын ныгытсын", - диде ул. Ходайның Амин дигән вакытына туры килгәндер, елдан-ел уңышлырак үтә әлеге конкурс-фестиваль. Баштагы елларда катнашучылар саны да әллә ни күп түгел, килгән балаларның һәр икесе "Безнең ил" белән "Ак калфак"ны җырласа, хәзергеләр инде үз төбәкләрендә җырлана торган урам көйләрен дә, рәт җыруларын да өйрәнеп килгәннәр, нәкъ үзләрендә генә башкарыла торган стилен дә отканнар. Кыскасы, январьда үтәчәк "Туым җондозы" фестиваленең Гала-концертында берсеннән-берсе талантлырак балаларның чыгышларын күрәчәкбез. Ә хәзергә алар жюрида утыручы дәрәҗәле белгечләр әйткән кытыршылыкларны бетерү, башкару осталыкларын тагын да шомарту өстендә эшлиләр. Казан хәтле Казанга баргач, үзләренә дә, аларны әзерләүче җитәкчеләренә дә тел-теш тидерерлек булмасын, дип тырышалар. Аларның барысына да уңышлар телик. Гран-при бүләге иң-иң лаеклы хуҗасын тапсын.

Кукмара


16 январьда Кукмарада узган сайлау турына Мамадыш, Алабуга, Балык Бистәсе, Кукмара районнарыннан 15 номинант килде. Фестивальнең Кукмара җиренә беренче аяк басуы. Шулай да, кукмаралылар, кабул итүче як та буларак, зуррак активлык күрсәтә алган булырлар иде. Районның үзеннән бары 3 солист катнашты. Ә менә Балык Бистәсе районы артистлары бай программа белән килгәннәр. Милена белән Наташа Новиковалар әбиләреннән өйрәнеп килгән борынгы җыруларны башкардылар. Әлбәттә инде, жюри да моны тиешенчә бәяләде.

Иң күп санлы катна шучылар, гадәттәгечә, Мамадыш районыннан булды. "Иң яхшы баш каручылар" дип Балык Бистәсеннән Милена Новикова, Мамадыштан Ольга Бачкова, Кукмарадан Аида Егоровалар табылды.

Кайбыч

Менә өченче ел рәттән сайлап алу туры Кайбыч районында уза. Биредә фестиваль ел буена көтеп алына торган зур бәйрәмгә әверелде. Узган ел Мәлки авылының өр-яңа клубында узса, быел фестиваль җәй көне генә ачылган Иске Тәрбит авылы клубында гөрләде. Шунысы кызыклы: кайбычлылар, бүтәннәрдән аермалы буларак, үзләре бер куст тәшкил итәләр. Бирегә күрше районнардан килмичә, Олы Тәрбит, Иске Тәрбит, Мәлки, Хазисан, Янсурин, Кырбаш, Кыр Буасы һәм башка авыллардан җыелалар. Быел да фестивальдә 12 номинант катнашты. Шушы өч ел эчендә районда яшь башкаручылар гына түгел, "Бәләкәч", "Балтырган" балалар коллективлары үсеп чыкты.

Казанда узачак йомгаклау турында "Балтырган" коллективы, Марина Тараканова, Юлия Макарова, Сергей Васильев, Вадим һәм Алексей Бичариннар көч сынашачак.

Зәй


Алда әйтеп кителгәнчә, соңгы сайлап алу туры Зәй шәһәрендә узды. Зәй - керәшеннәр иң күп яшәүче төбәк дип исәпләнсә дә, аларның бүгенгә кадәр оешмалары да төзелмәгән, җитәкчеләре дә юк. Шунлыктан, "Туым җондозы" фестиваленең зона турын анда үткәрергә килешкәндә, жюри членнарының да, оештыру комиссиясенең дә чараның уңышлы үтәсенә йөз процент ышанычлары булмагандыр. Зәй төбәге кешеләрен якыннан белмәгәннәр генә әнә шулай уйлый, шикләнә ала. Зәйлеләрне белүчеләр исә, менә дигән итеп үткәрәчәкләренә бер тамчы да шикләнми. "Энергетик" культура йортында узган җыр бәйгесе оештырылу ягыннан да, катнашучыларның саны күплеге буенча да "иң-иңнәр" исемлегенә теркәлергә хаклы. Фойеда кунак каршылауларыннан ук зәйлеләрнең "үз репертуарында" икәнлеге күренде. Җыруын да җырладылар, сый-хөрмәтләрен дә күрсәттеләр. Керәшен җыруын тыңларга килгән тамашачы да тик кенә утыр мады: рәхәтләнеп кул да чаптылар, "бис" та кычкырдылар, кушылып җырлаучылар да җитәрлек булды.

Бәйгене хуҗалар үзләре ачып җибәрде. Әлфия Вәлиуллина җитәкчелегендә эшләп килүче "Мирас" һәм "Азаль" коллективларын Зәй шәһәренең йөзек кашлары дип исәпләргә була. Дүртмунча авылыннан Олеся Дмитриева Олеся, Югары Баграждан Максим Короновлар этник вокал буенча җиңүче булдылар.

Тукай районының Мәләкәс авылыннан "Питрау" (җитәкчесе - Людмила Адамова) фольклор ансамбле беренче урында булды. Халыкчан вокал номинациясендә Борды авылыннан Диана Чернованың тавышы жюри комиссиясендәгеләрне дә, та машачыларны да сокландырды.

Сарман кызы Лиана Антонованың җыр өлкәсендә ирешкән уңышларын ел әйләнәсендә ишетеп торабыз. Бу бәйгедә дә фольклор-эстрада номинациясендә ул җиңүче булды.

Чаллы шәһәреннәнкил гән конкурсантлар Гүзәл Хәкимуллина ,Земфира Зиятдинова , Агапов Виктор, Алина Майоровалар төрле номинацияләрдә беренче урынны яуладылар. "Җанагай" фольклор, "Кашыкчылар" инструменталь ан самбльләре дә Казанда узачак Гала-концертта катнашу хокукы алды.

Менделеевск шәһәреннән Анжелика Комарова, Мамадыштан Алсу Исрафилова белән Ильфир Исламовлар да Гран-при өчен көрәшәчәк. Алексеевск районы Кр.Баран авылыннан Ксения Александрова үз ягы көен җырлап куандырды. Беренче урынны алмаса да, Ксениянең бу бәйгедә катнашуы - Алексеевск төбәгендә дә уяну башланганын күрсәтә торган сөенечле хәл, жюри рәисе Геннадий Макаров моны аерым билгеләп үтте.

Ис е м - фа м и л и я л ә р е монда аталмаган катнашучылар үпкәләмәсеннәр, төп ярыш - әле алда - Казанда. "Туым җондозы - 2015" фестиваль-конкурсы сәхнәсендә Гран-при иясе булырга язсын ул кешеләргә.

Мария МАРТЫНОВА,
Людмила БЕЛОУСОВА

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: