Туганайлар

Сезнең белән очрашулар йөзлек түгел, меңлек бар шул

Гыйнварның кыл уртасында, айның 15е көнне, Малмыж җирендә керәшен карендәшләребез "түгәрәк өстәл" артында рәхәтләнеп бер аралашуга җыелды. Тормышка ашуына ил Президенты гранты мөмкинлек биргән "Киров өлкәсендә яшәүче керәшеннәрнең беренче регионара мәдәни үзәге" проекты буенча эшчәнлекне уртага салып сөйләшүгә җыелды да инде карендәшләребез.

Өч ай элек булган беренчесендәге кебек үк, бу "түгәрәк өстәл"не оештыручылар да - проект җитәкчесе, Кировның "Халыклар дуслыгы йорты" региональ мәдәни-агарту иҗтимагый оешмасы рәисе Таһир Мамедов һәм аның ассистенты, проектның авторы Вячеслав Тихонов. Малмыж районы башлыгының беренче урынбасары Вячеслав Кошкин, районның мәдәният, спорт һәм яшьләр сәясәте идарәсе җитәкчесе Гөлназ Сәйфетдинова, төбәкнең баш китапханәчесе Татьяна Сопочкина, Киров өлкәсе татарлары милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Язилә Әсхәтдинова, Кәлнә авыл төбәге хакимияте башлыгы Николай Карадуганов, Яңа Смәил авылында яшәүче карендәшләребез Елизавета апа белән Валерий абый Филипповлар да Малмыж җирендә керәшен мәдәниятен барлаучы үзәк булдыру белән ихластан кызыксынып, аны тормышка ашыруга үтә җаваплы карап фикер алышучылар булды. Төбәктәш карендәшләребезнең Малмыж районының керәшен авылы Нослада мәдәни-этнографик үзәк ачуны ниятләп, әлеге проектны регионара дәрәҗәдә, ягъни үзәкне үзебезнең Нократ, тагын Удмуртия белән Татарстан өчен дә дип күзаллауларына да тиешле ачыклык кертелде бу юлы. Чөнки керәшен милли мәдәниятен, тарихын тирәннән белүче мөхтәрәм кунаклар да булды очрашуда. Алар - Татарстан Республикасының керәшеннәр иҗтимагый оешмасы башкарма комитеты рәисе, Татарстан халыклар ассамблеясенең идарә советы әгъзасы, "Туганайлар" республика керәшен газеты баш редакторы, республиканың атказанган матбугат хезмәткәре Людмила Белоусова, Татарстанның керәшеннәр иҗтимагый оешмасы идарәсе әгъзасы, Казан мәдәният университеты профессоры Татьяна Дунаева, шулай ук әлеге оешманың идарә әгъзалары: Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, сәнгать фәннәре кандидаты, Казан дәүләт консерваториясе доценты Геннадий Макаров, республиканың атказанган мәдәният хезмәткәре, "Бәрмәнчек" дәүләт фольклор керәшен ансамбле директоры Артур Поляков һәм "Туганайлар" газеты редактор урынбасары Ирина Муллина.

Эшлекле сөйләшүне башлап, проект җитәкчесе, Россия Иҗтимагый палатасы һәм Идел буе федераль округында гражданлык җәмгыяте институтларын үстерү буенча иҗтимагый совет әгъзасы, һәрвакыт әдәпле, итагатьле булуы белән игътибарны җәлеп иткән Таһир Мамедов "түгәрәк өстәл"дә катнашучыларны җылы сәламләп, проект буенча эшчәнлек алып бару вакыты бер ел, ягъни быелның август ахырына кадәр булуын искәртеп үтте. Вячеслав Тихонов исә, беренче этнографик экспедиция вакытында куелган максатларга ирешүләренә, ай ярымнан икенче этнографик экспедиция көтелүенә тукталды.

Носла - Киров өлкәсендә элеккедән саф керәшен авылы булган, әле дә карендәшләребез оешып яшәгән бердәнбер төбәк. Шуңа да милли-этнографик үзәкне нәкъ биредә ачарга ниятләүне эчкерсез хупларга гына кирәк. Әмма, бүгенге көн таләпләреннән чыгып эш йөрткәндә, мондагы тарихи ядкарь булган клуб бинасының да үтә дә иске булуын һәм биредә җирле милли мирасны бөртекләп җыеп, аны фәнни өйрәнүгә ярарлык этнографик материал итеп туплап барырлык белгеч булмавын да исәпкә алмый булмый. Аннан, керәшен мәдәниятен өйрәнүгә нәкъ егерме елга соңга калып тотынылган да. Буыннан-буынга күчеп килгән милли рухи һәм матди мирас бүгенге көнгә хәтта шушы Носла авылында да бөтенләй юкка чыгу алдында тора.

Шуңа да, рухи мәркәзебез Казаннан килгән, керәшен халкы тарихын, мәдәниятен тирәннән белүче хөрмәтле затларның киңәшләре-фикерләре "Нократ төбәгендә керәшеннәр дә игътибар һәм ихтирамга бик тә лаек халык булып яши" дип тәүге кат аваз салучылар өчен гаять тә урынлы һәм үтә дә вакытлы булды. Проект авторларының әлеге эшчәнлекне регионара дәрәҗәдә дип карауларының төп максаты да - Татарстанда һәм Удмуртиядә яшәүче карендәшләребез ярдәменә өмет итү дә бит. Бу уңайдан Татьяна Григорьевна Дунаева проект нәтиҗәсе нинди булачагы белән кызыксына. Экспедицияләр нәтиҗәсе фәнни хезмәт булып килеп чыгар дип күзалланамы? Әллә бирегә керәшен халкы матди мәдәниятен читтән дә килеп өйрәнерлек үрнәк авыл булдыру күздә тотыламы?

Геннадий Михайлович әлеге эшчәнлектә төп бурыч итеп керәшен халкы, аның тарихы, мәдәнияте турындагы белемнәрне үсеп килүче буынга җиткерүне күрү кирәклеген ассызыклый. Бу юнәлештә җирле музей, сәнгать мәктәбе, китапханә, балаларга өстәмә белем бирү үзәкләре дә эшләргә тиеш. Бу очракта керәшен мәдәниятен төбәкнең рухи-мәдәни байлыгы итеп карарга кирәк һәм аны өйрәнүгә башка милләт вәкилләрен җәлеп итү дә урынлы. Керәшен этно-мәдәнияте темасы белән гуманитар югары уку йортлары студентларын да кызыксындырырга кирәк, ди ул. (Өлкәбездә керәшен тарихын өйрәнүне башлап җибәргән беренче этнографик экспедиция студентлары моның тормышчанлыгын раслады да). Бу уңайдан Язилә ханым педагог буларак үзенең нәкъ менә Балалар иҗат йортының яшь этнографлар мәктәбендә белем биргәндә ирешкәннәренә туктала. Аның укучылары туган як халыкларыбыз тарихы-мәдәнияте белән тирәннән кызыксынып, архивларда эшләргә өйрәнәләр, хәтта Бөтенроссия бәйгеләре лауреатлары булалар. Аджим төбәге кызы Лилия Заһидуллинаның гөсләдә уйнарга өйрәнүе дә - Язилә ханымның педагогик хезмәте нәтиҗәсе.

Людмила Даниловна исә, "түгәрәк өстәл"дә катнашучыларны Татарстанның керәшеннәр иҗтимагый оешмасы эшчәнлеге белән таныштырды. Керәшеннәрнең этнографик байлыгын, мәдәниятен үсеп килүче буынга җиткерү буенча татарстанлылар тормышка ашырып килгән проектлар бик тә игътибарга лаек. Аларның балалар, яшьләр белән эшләве, Удмуртиядә, Башкортостанда, Чиләбе өлкәсендә яшәүче керәшеннәр белән элемтәсе асыл үрнәк булып тора. Дистә ел эчендә, ди Людмила Даниловна, Татарстан керәшен оешмасы илебезнең бар төбәкләрендәге карендәшләребезне барлауга иреште. "Керәшен сүзе"ннән башланган "Туганайлар" мәдәни-агарту керәшен газеты инде 16нчы елын гамәлдә. Монда, билгеле, Татарстанда милли сәясәткә зур әһәмият бирелү мөһим роль уйный. Менә инде 2012 елдан бирле республикада үсеп килүче буынга керәшен мәдәнияте нигезендә тәрбия бирүче "Айбагыр" этно-лагере эшләп килә. Инде унынчы елын Рождество бәйрәменә бәйләп үткәрелүче "Туым жондызы" фестиваль-бәйгесе биш яшьтән башлап керәшен сәнгатен күтәрергә сәләтле балаларны зур сәхнәгә чыгара. Республикада иң көчле яшьләр оешмасы булып танылган "Бәрәкәт" керәшен яшьләре иҗтимагый оешмасы тәрбияви мәдәни чараларның башында тора. Мамадыш районы Җөри авылында үтүче республикакүләм Питрау бәйрәмендә 2004нче елдан бирле үткәрелүче "Кряшен чибяре" бәйгесе инде күптән керәшен халкының йөзек кашына әверелде. Аның керәшен этно-мәдәниятен белүдә үрнәк, әхлакый тәрбиядә өлге булган җиңүчеләре алга таба милли алгарышка үзмаксат куеп хезмәт итүче тирән белемле кадрлар була. Быелның апрелендә Татарстанда керәшен яшьләренең IV зур җыены узачак. Анда катнашырга Нократ төбәге карендәшләребезне дә көтәбез, ди Людмила Даниловна. Ул шулай ук теләге булган һәркемне: мәдәният, мәгариф, яшьләр сәясәте, фән һәм сәнгать хезмәткәрләрен Татарстанга керәшен мәдәниятен барлау һәм киләчәк буынга тапшыру буенча уңай тәҗрибә туплап кайтырга чакыра.

Людмила Даниловнаның, Киров өлкәсендә керәшен мәдәниятен торгызу өчен иң әүвәл район һәм өлкәкүләм төбәк оешмасын булдыру кирәк, үзегездә эшне җайга салганда барысы да барып чыгачак, ә регионара үзәктә бүген мохтаҗлык юк, дигән фикере дә бик тә нигезле дип кабул ителде. Инде проектны тормышка ашыруның төп юнәлешләре каралды. Малмыж районы Носла авылы янындагы чишмәне җирле керәшеннәр өчен изге урын булырлык итеп торгызырга кирәк. Быел бу авылда Питрау бәйрәмен өлкәкүләм дәрәҗәдә оештырып 15 июль көнне үткәрү дә көн кадагына куелды. Иң башта Нослада булыр дип уйланылган җирле керәшен мәдәнияте үзәгенең һәм аның җитәкчелегенең төгәл билгеләнешенә генә бу юлы килеп җитеп булмады. Шуңа әлегә керәшен мәдәниятенә кагылышлы татарстанлы карендәшләребез бүләк иткән әсбаплар да Носла авылы да кергән Кәлнә авыл төбәге хакимияте башлыгы Николай Карадугановка тапшырылды. Язилә ханым исә, үзәкне шушы көннәрдә Сириядә хәрби бәрелештә батырларча һәлак булган якташыбыз, керәшен халкы вәкиле, генерал-лейтенант Валерий Григорьевич Асапов исеме бирелүче Кәлнә урта мәктәбендә оештыру тәкъдимен кертте.

Төбәгебездә узачак быелгы Питрау бәйрәмендә "Носла көе"н яңгыратмау һич мөмкин түгел. Бу мәдәни мирасны барлауга Носла авылы чыгышлы Лиза апа алынды. Ә инде бәйрәм көнне бу көйне чит илләрдә дә югары профессиональ сәнгать коллективы булып танылган, күптөрле халыкара бәйгеләр лауреаты, ун ел дәвамында бик тә уңышлы сәхнә тотучы Татарстан дәүләт фольклор керәшен ансамбле "Бәрмәнчек" артистлары яңгыратачак. Бу күренекле ансамбль Малмыж мәдәни-ял үзәге сәхнәсеннән әлеге "түгәрәк өстәл" көнне дә карап-тыңлап сокланып туймаслык, бөтен кешелегеңне аклыкка мана торган, сәхнә биеклегеннән чын әхлакый тәрбия үрнәге булган бик бай эчтәлекле чыгыш ясады. Кызганыч, тамашачыларыбыз гына оялырлык дәрәҗәдә аз иде. Шөкер, концертка килгән төбәктәшләребез аның җаннарны сафландырырлык, югары дәрәҗәдә профессиональ, чын әхлакый тәрбияви булуын таныды. Үземнең дә мондый саф, садә, нуры аң-акылга, йөрәкнең-күңелнең иң төпкеленә үтеп кереп бәхетле итәр сәнгать белән тәүге кат очрашуым иде.

Бу көнге очрашу, чын-чынлап, керәшен халык җыры "Балтырган" сүзләре белән "сезнең белән очрашулар йөзлек түгел, меңлек бар шул" дип әйтерлек булды. Татарстандагы карендәшләребез мисалында керәшен халкының үтә ихлас, бик туры сүзле, гаять тырыш булуы күренде. Нократ төбәге керәшеннәре дә - шушы нәселдән. Димәк, безнең төбәктәш карендәшләребез дә милли-мәдәни мирасын барлап җиткереп, киләчәк буынга тапшырып, кабатланмас милли кыйммәтләрен дәвамлы итә алыр дигән ышаныч зур.

Руфия ӘДҺӘМОВА,

"Дуслык" Киров өлкә атналык газетасының баш редакторы.

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: