Туганайлар

Сез, туганнар миңа бик якын!

Җәмле болытлар киләдер, Җаусын инде болын буена. Сез туганнар белән җөрешергә Туры килсен гомер буена. Менә шундый күңелгә якын, моңлы җырлары белән каршылады карендәшләрен Кәләй авылы керәшеннәре. Ямьле Тройчын бәйрәменә дип Алабуга, Яр Чаллы шәһәрләреннән, Лениногорск районы Федотовка авылыннан туганайлар килгән иде. Бу көнне авыл җыр-моң, уен-көлке белән гөрләп торды....

Җәмле болытлар киләдер,

Җаусын инде болын буена.

Сез туганнар белән җөрешергә

Туры килсен гомер буена.

Менә шундый күңелгә якын, моңлы җырлары белән каршылады карендәшләрен Кәләй авылы керәшеннәре. Ямьле Тройчын бәйрәменә дип Алабуга, Яр Чаллы шәһәрләреннән, Лениногорск районы Федотовка авылыннан туганайлар килгән иде. Бу көнне авыл җыр-моң, уен-көлке белән гөрләп торды.

Кәләй авылы халкы һәрвакытта да кунакчыл булуы белән, ачык күңелле, җыр-моң сөючән булуы белән аерылып тора. Кәләйлеләрнең йөзләре якты, мөлаем, гомумән, киң күңелле халык яши бу авылда.

Тройчын бәйрәме Кәләйнең иң матур җирендә - чүт-чүт сайраган сандугачлы яшел хәтфә болында башланып китте. Авыл җирлеге башлыгы Анатолий Спиридонов карендәшләрне бәйрәм белән котлады, бабаларыбыз традицияләрен саклап калуда, яшь буынга тапшыруда күп эшләр эшләнүе турында әйтеп узды. Мәдәният йорты җитәкчесе Валентина Долгова килгән кунакларга рәхмәт әйтеп изге теләкләрен җиткерде. Кәләй туганайлар бик тырышып әзерләнгән иде бу бәйрәмгә. Кәләй авылының йөзек кашы булган шагыйрә Зинаида Захарова Тройчынга багышлап язылган шигырьләрен укыды, кунакларга китапларын бүләк итте.

Бәйрәм "Кәләем" халык ансамбленең матур җырлары белән үрелеп барды. Танылган җырчы Валентина Исламова үзенең репертуарында булган керәшен җырларын башкарды, Федотовка-Аланлык керәшеннәре җавап итеп үз авылларында яратып җырлана торган көйләрен тәгъдим иттеләр. Нина һәм Виталий Федоровларның чыгышы ямь өстенә ямь булды. Федотовкада туып үсеп, Кәләй авылында гомер итүче Любовь Игнатьева бәйрәм сәламе итеп Бөек Җиңүгә багышлап язган "Ветераннар, рәхмәт, хөрмәт Сезгә!" (М. Хөсәенов көе) җырын бүләк итте. Ул анны оныгы Азат белән бергә башкарды.

Ә мин, үз чиратымда, халык көйләре белән беррәттән, Зинаида Захарова сүзләренә иҗат ителгән "Керәшен карендәшләрем" җырын туганайларга бүләк иттем. Бу көнне мин аеруча да олы куаныч хисләре кичердем. Туган авылым Аланлыктан якын кешеләрем белән, яшәгән җирем Әлмәтнең Кәләй авылыннан газиз кешеләрнең бергә җыелуы, гөрләтеп бәйрәм итүләре аңлатып булмаслык шатлык икән ул! Нәкъ үзебезчә әйтсәк:

Агач яфраккае коелган,

Тегермән алларына җыелган.

Никләр җырламамын берләр җыру,

Җыен туган бергә җыелган!

Бәйрәмгә шулай ук Алабуга районы "Акказ" халык ансамбле солисткасы Римма Гудакова килгән иде. Ул үзенең көчле, моңлы тавышы белән барыбызны да таң калдырды.

Бәйрәмне дәвам итеп, яшәү символы булып саналган каенны каршыларга дип авылның түбән очына төшеп киттек. Һәркем каенга теләкләрен әйтеп яулыкларын элде. Урам буйлап җырлап мендек, һәр йорт турысына туктап биешеп күңел ачтык. Биемәслек тә түгел бит, Әлмәтнең иң оста баянчыларының берсе Мөхәммәтнур Хөсәенов үзе килгән иде!

Мәдәният йорты турысына каенны алып менгәч, кунакларга концерт программасы күрсәтелде. Анда Кәләйнең "Сюрприз" бию ансамбле (җитәкчесе Кристина Юртова) һәм барлык җырчыларыбыз да катнашты. Федотовка авыл җирлеге башлыгы Валентина Павлова оештыручыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде, нәкъ бер гаилә булып барлык туганнарның да бергә җыелуына сөенүен, бәйрәмгә көннең дә матур туры килүен билгеләп үтте.

Бизәлгән каен үзенең юлын авылның югары очына таба дәвам итте. Авыл башында бәйрәмнең иң кызган чагы: каенга яулык бәйләгән кешеләрнең җыр-моңга осталыкларын, һөнәрләрен тикшерү, бала-чагадан шигырь сөйләтү, каен ботакларын суга агызып, елларның имин килүенә юрау, изге теләкләр теләү һ.б.

Бәйрәм һәркемнең күңелендә якты хисләр генә калдырды. Киләчәктә дә шулай бергә-бергә матур итеп җөрешергә язсын иде!

Людмила Аланлы

язучы

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: