Туганайлар

Сез иң гүзәл кеше икәнсез

"Туганайлар"ның агымдагы һәм узган елларда теркәлгән подшивкаларын актарам. Сан аралаш диярлек, Лидия Пасыева язмалары очрый. Инде таныш булсалар да, үтеп китеп булмый - яңадан йотлыгып укый башлыйсың. Менә "Укытучы, командир, әти" дигәне. Анда дәдәләре - Николай Владимирович Пасыев турында язылган. "Жди меня" - Югары Әрнәштә" дигәне гыйбрәтле язмыш кичергән туганнарның...


"Туганайлар"ның агымдагы һәм узган елларда теркәлгән подшивкаларын актарам. Сан аралаш диярлек, Лидия Пасыева язмалары очрый. Инде таныш булсалар да, үтеп китеп булмый - яңадан йотлыгып укый башлыйсың.

Менә "Укытучы, командир, әти" дигәне. Анда дәдәләре - Николай Владимирович Пасыев турында язылган. "Жди меня" - Югары Әрнәштә" дигәне гыйбрәтле язмыш кичергән туганнарның очрашуы турында. Язманы елый-елый укыйсың. "Әтием истәлекләре" дип исемләнгәнендә якташлары - композитор Фәтхерахман Әхмәдиев турында сүз бара. Керәшен мәктәбенең беренче укытучысы Бәчели әти, рус булмаган халыкларның беренче юл күрсәтүчесе - Николай Ильминский, якташлары, халык җырчысы Георгий Ибушев һәм тагын әллә кемнәр, әллә кемнәр турындагы җылы эчтәлектәге язмалар.

Менә ул укыткан балаларның редакциягә җибәргән хатлары. Ыру-тамырларын өйрәнгәннәре дә, туган төбәкләренә багышланганнары да, бабаларының Бөек Җиңүне якынайтуга керткән өлешләре хакындагылары да бар. Монда да укытучы биргән юнәлеш, фикер зирәклеге күренеп тора. Ничек боларның барысына да өлгерә ул? Укытучының дәрес планы төзеп, дәфтәр тикшереп, әллә никадәр кирәкмәс кәгазь тутырып утырганнан соң, үз-үзен карарга да вакыты калмый, югыйсә. Ә Лидия әнә иҗат итәргә дә өлгерә. Интернеттагы страничкасына берсеннән-берсе кызыклырак хәбәрләр, саллы-саллы фикерләр теркәп куя. Шунда ук, гаҗәеп матур пейзаж күренешләрен сурәтләп, алар белән бәйле шигъри тәлгәшләр дә урнаштыра. Гаҗәп инде менә! Ходай аңа туганда ук шундый киңкырлы сәләт биргәнме, әллә күп нәрсәгә үз тырышлыгы белән ирешкәнме? Шул хакта аны якыннан белүчеләр белән гәпләшеп алдык.

Балам - багалмам

Әнисе - Роза Григорьевна Пасыева:
- Мин үзем дә кырык ел стажы булган ветеран-педагог. Укытучының, кеше баласын карап, тәрбияләп, үз баласына вакыты бөтенләй калмый. Минем өйдәге вазифаларымны, бәләкәй чактан ук, Лидия кызым үз өстенә алды. Сеңлесе белән энесе өчен чын тәрбияче, укытучы булды ул. Курчаклары, куяннары, аюлары янына, апайларын да утыртып, тулы "класс"ка дәрес бирә. Һәр "укучысы" өчен, диктант язып, үзе үк шуларны тикшерә. Хаталар өстендә эш тә үткәрә. Читтән күзәтеп торсаң, хәйран калырлык.

Бер чакны шулай учительскаяга бер укытучыбыз көлә-көлә килеп керде. Нидән көләсең, дип сорашабыз. "Әле генә Лидия белән Светлананы очраттым (Лидиягә - 4 яшь, Светланага - 2 яшь вакыт). Кая баруларын сораган идем, Лидияң бик "важный" гына итеп: "Профсоюз җыелышына киттек әле, - диде. - Тиз генә әйләнеп кайтып булмас, әнигә әйтегез, безне югалтмасын", - дип тә өстәде, ди. Менә шулай, бик кечкенәдән үк башланды аның педагогик эшчәнлеге. Мәктәпне алтын медальгә тәмамлады. Башка уку йортларына да керә алган булыр иде, кая ди ул, укытучылыктан башка һөнәрне ишетергә дә теләмәде. Алабуга педагогия институтының филология факультетын бетерде. Үз эшен фанатларча ярата. Хәтерлим әле, мәктәптә укыганда, я газета чыгарып, я сценарий язып, ниндидер чарага әзерләнеп, өйгә кайтырга "бөтенләй оныта", төнге унберләр тулып китә. Мәктәптән эзләп табып, алып кайта идек. Хәзер дә нәкъ шундый булып калды. Берәр конкурска әзерләнгәндә, ашавын, йокысын онытып, көн-төн шуның өстендә утыра. Инде ярый, телефон бар, кайда икәнен ачыклап була.

Әле юбилее алдыннан гына, Усали мәктәбендә республикакүләм конференция үткәрделәр. "Мәгариф" журналыннан да, республиканың Уйлап табучылар җәмгыятеннән дә, район мәгариф бүлегеннән дә бик күп кунаклар килде. Лидияне бик зурладылар. Чәчәккә дә күмделәр, Мактау кәгазьләре дә бирделәр. Мин дә, үземчә, борчылып, "группа поддержки" булып менгән идем мәктәпкә. Шуның хәтле сөенеп, шундый кыз үстерүебезгә куанып, горурланып, оча-оча кайттым. Инде, Ходаем, сәламәтлекне мул итеп бирсен, калганына барысына да үзе ирешә ала Лидия. Юбилеең белән сине, сөекле кызыбыз!

Туганым-кадерлем
Светлана Семеновна - сеңлесе:
- Безнең арабыз - бер яшь тә ун ай гына. Шулай булса да, ул минем өчен бик зу-у-ур кеше иде. Аның әйткәне - закон. Мәктәптә апам гел "бишле"гә укыды. Аннан начар итеп укырга минем хакым юк - алайса, апаңның йөзенә кызыллык китерәсең, диделәр. Гомумән, миңа үз исемем белән сирәк эндәшәләр иде. Һәрвакыт, Лидия, диделәр. Баштарак, төзәткәли идем, ә аннары, үзем дә өйрәндем, үземә дә рәхәт булды.

Мин кечкенәдән өйдә җыештырынырга яратам. Миңа, бөтен әйбер үз урынында торырга тиеш. Әти-әни чыгып киткәч, өйне ялт иттереп җыештырып куям. Бер мәлне карыйм: апа тегү машинасы алып чыга. Бөтен идән тегү-чигү әйберләре, чүпрәкләр белән тула. Миңа бу хәл ошамый, билгеле. Тик - әйтмим - түзәм. Минем өченгә сүз тидереп булмый торган үрнәк апа бит. Ул чакта тегү белән мавыгулары алдагы тормышында ярап куйды - нинди генә күлмәкләр текми, керәшен калпаклары чикми ул! Шундый апам булу белән мин чиксез бәхетле.

Иң шәп мөгаллим
Таһир Әюп улы Сабирҗанов - "Мәгариф" журналының бүлек мөдире:
- Татарстанда яхшы укытучылар бик күп. Лидия Семеновна иң-иңнәренең берсе. Институтта алган белгечлеге буенча ул - филолог. Рус теле сәгатьләре җитмәү аркасында, ул тарих фәнен укытырга алына. Берничә ел эчендә Республикада иң көчле тарихчылар рәтенә күтәрелә. Бу - ул укыткан укучыларның белем дәрәҗәләре буенча бирелгән реаль бәя. Нәсел шәҗәрәләрен өйрәнү буенча да - алар беренче. Уйлап табучылар җәмгыяте үткәргән конкурсларда да - аларның эшләре иң әйбәте. Безнең журнал оештырган "Иң яхшы мәкалә авторы" бәйгесендә дә Лидия Семеновна җиңеп чыкты.

Әле хәтеремдә, Җиңүнең 65 еллыгын каршылаган ел. Казанның Ватан сугышы музеена конкурста җиңүчеләрне бүләкләргә чакырдык. Җиңүчеләрнең берсе - Лидия Семеновна. Авылдан бит, ничек килеп җитәр, транспорт мәсьәләсе дә кыен, дип борчылабыз. Юкка борчылганбыз: 6-7 кешелек төркем булып, Пасыевлар килеп керде. Әтиләре Семен дәдәй гармунда уйнап, әниләре Роза апа, ике кызы - Алина белән Галина җырлап, Лидия үзе залдагыларны елатырлык итеп сөйләп, искиткеч номер күрсәттеләр. Әлеге семьяны күреп, сокланмаган кеше калмады.

Әле шушы көннәрдә Усали мәктәбендә узган конференциядән дә, бу семьяның ни дәрәҗәдә күркәм, акыллы, талантлы икәнен күреп, эш сөючәнлекләренә таң калып кайттык. Быелгы "Керәшен чибәре" конкурсы җиңүчесе, Лидия Семеновнаның кече кызы - Галина керәшен җыруы башкарды. Аннан таралган моң күзләрне чылатты, тәннәрне чемердәтте. Кызы җырлаганда, Лидиянең үзенә дә күз төшердем. "Бу бит минем кызым, аны бит мин үстердем, мин шулай тәрбияләдем!" дигән куану, горурлану хисе чагылды аның карашында.

Молодец, Лидия, мәгариф өлкәсендәге йөзек кашларының берсе син! Алга таба да яраткан эшеңнең куанычын күреп, исән-имин хезмәт итәргә язсын үзеңә.

Язманы әзерләде:
Мария МАРТЫНОВА

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: