Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сәвәләйдән үрнәк гаилә – Петровлар

Иван белән Юля Петровлар Зәйнең Сәвәләй авылында яшиләр.

Иван Петров Сәвәләй җегете. Тормыш парын да ул еракларга китеп эзләмәгән, авылның чибәр кызларының берсе Юляны сайлаган. Әлеге гаилә белән Сәвәләй авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре сөйләшкәннәр:

«Иван белән әңгәмә вакытында күңел күге сезнең гаилә өчен нинди мәгънәгә ия дип сорадык. Иван җор телле ир-егет. «Күңел күге ул минем гаиләм, тормышым, сайлаган юлым» дип,  җавап бирде. Юля да шушы сүзләргә кушылды. Ир белән хатын бер сүздә булгач, димәк тормыш уңай юл алган. Петровлар гаиләсе 2003 елда туа. Бергә кушылып яши башлауларына да инде менә 20 елдан артык вакыт узып киткән. 20 ел эчендә гаилә тормышы сикәлтәсез генә булмагандыр. Ләкин бер-береңне хөрмәт итеп яшәү,тыңлау, юл кую гаиләне чыныктырган гына. Иван белән Юляның балалары да уңган. Кызлары Анастасия Яр Чаллы шәһәрендә фармацевт булып эшли. Уллары Федор тугызынчы классны тәмамалаган. Гаиләнең дәвамчысы буларак улларына ышанычлары зурдан аларның. Балалар әти әнинең ышанычларын акласалар шуннан да зур бәхет юктыр.  Петровлар гаиләсе бик тырыш.  Ишек аллары, бакчалары ялт иткән.  Матур аллы гөлле чәчкәләр бөтен тирә-юньгә ямь бирә.
Петровлар Сәвәләй авылында актив гаиләләрнең берсе. Иван нинди генә эшкә алынса да, җиренә җиткереп башкара. Ә тормыш иптәше Юля аны эшеннән тәмле ризыклар пешереп каршы ала.  Менә шундый күркәм гаилә яши Сәвәләйебездә», – дип яздылар алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев