Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сарсаз-Баграж мәктәбе укучылары окоп шәмнәре ясый

Сарсаз-Баграж мәктәбенең укучылар һәм укытучылар коллективы махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләребез өчен окоп шәмнәре ясый башлады.

Бу эшкә алынганчы мәктәпнең “Яшьармиячеләр”е, укучылар, укытучылар белән бергәләп башта окоп шәмнәрен ясау процессын өйрәнде, аннары хәрбиләребез өчен мөһим булган шәмнәрне ясауга кереште.
“Окоп шәмен ясау өчен су мунчасында парафинны эретеп, калай савытларга саласы, аннары фитиль куясы. Шәм янында җылынырга, аяк киемен киптерергә була. Әгәр дә ул шәмне солдат окопта кечкенә чокырга куйса, ут тышкы якка күренмәячәк. Бу солдат өчен көнкүрештә бик тә кирәкле әйбер. Хәзерге вакытта укучылар 100дән артык окоп шәме ясады”, - ди мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ирина Чернова.
Баграж җирлегеннән район Советы депутаты Эдуард Галеев мәктәпкә килеп, бу эш барышы белән танышты һәм үзенең киңәшләрен бирде.

Авыл халкы да әлеге игелекле эшкә үз өлешләрен кертә. Окоп шәмнәре ясау өчен калай банкаларны җыю авыл кибетендә оештырылды. Шулай ук Григорий һәм Галина Борисовлар гаиләсе мәктәпкә бер пакет парафин китерде.

Укучылар үз куллары белән ясап җибәргән окоп шәмнәренең игелек уты, күңел җылысы символы буларак, һәр солдатны җылытыр дип өметләнәләр.

Клара Ермолаева,

Зәй офыклары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев