Туганайлар

Сагынырсыз әле без киткәч...

Безнең авылда борынгыдан калган йолалар әле онытылмый. Минем исемдә калганнары, матур бер хатирә булып, яшьлегем елларын җылытып тора. Солдатка озатуны алыйк. Егетләр китәргә чакыру кәгазе (повестка) алып кайту белән, туганнары, якын дуслары, авылдашлары, аш җыеп, аларны кунакка, ашка йөртә башлый. "Некрут" (дөресе рекрут) - ул француз сүзе. "Гаскәрне комплектлау" дигәнне...

Сикереп төштем бакчага,

Бастым бакыр акчага.

Егерме биш ел хезмәт иттек

Александр патшага,- дип җырлый торган иде.

Армия хезмәте 1793 нче елга кадәр гомерлек була. 1793 нче елдан - 25 ел, 1834 елдан - 20, XIX гасырның икенче яртысыннан - 15 һәм 10 ел хезмәт итәләр. 1969 елга кадәр - 3 ел. Аннан соңгылар 2 ел хезмәт иттеләр. Элек солдат булмаган егетләргә: "Юньле булса, солдатка алырлар иде",- дип кызлар да бик кызыкмый, кырын карый иде.

Тагын авылга әйләнеп кайтыйк... Китәсе көнгә каршы кичтә "некрут" өенә якын туганнары, яшьләр-кызлар озату кичәсенә (вечерга) җыела. Бераз утырып, ашап-эчкәч, уен ясарга клубка чыгалар. Иртәгесен тагын авыл халкы, яше-карты җыела. Булачак солдатны өстәл башына утырталар. Озатырга килүчеләр өстәл артына чиратлашып утырып, куелган ризыклардан керәшен йоласы буенча тияберсен (авыз итү, кабып карау) итеп ашап-эчкәч, борынгыдан калган йоланы үтәп, некрутка каз боты кимертәләр. Кимергән сөяге белән тешләгән ипи телемен, үзе кайтканчы саклар өчен, тәре алдына куялар. Болар әле монда ризыгы бетмәгән, ризыгы тартып кайтарачак, дигән ышанулар белән эшләнә. Саубуллашканда, һәрберсе буш кул белән түгел, хәленә карап, уч төбенә акча салып, юл хәере биреп саубуллаша. Шул чагында бер китүче егет җыр башлап җибәрә:

Каласың, Пидәр, каласың

Каршы тауларың белән шул,

Каршы тауларың белән.

Каршы тауларыңда йөрдем

Сөйгән ярларым белән.

..........

Кыйблаларга карап ага

Пидәрнең чишмәләре шул,

Пидәрнең чишмәләре.

Туган яктан чыгып киткәч,

Исеңә төшәр әле...

Аннан юлга кузгалалар. Некрутлар да, озата чыгучылар да елаша. Карт-коры, авылдашлар - басу капкасын чыкканчы, авыл башына чаклы, ә якын туганнары, яшьләр, кызлар, гармунга кушылып, "Урам көе"нә, җырлап саубуллашкач, некрутлар колхоз ат бирсә, атка утырып, бирмәсә, җәяү Эзәй (Зәй) военкоматына кузгалып, күздән югалганчы, кулъяулык болгап китәләр иде. Бу хәлләр элек, Зәй районы вакытында шулай булды. Сарман районына күчкәч, колхоз машина бирсә, аның әрҗәсендә, трактор бирсә, арбасына төялеп, ГАИ туктатмасын өчен, кузовның ике ягына алга ике флаг беркетеп яшьләр, кызлар гармун белән җырлашып, Сарман военкоматына кадәр озаталар. Военкомат янында, некрутлар кереп язылып чыкканнан соң, булачак солдатны озата килгән иптәшләре авылы-авылы белән түгәрәк уен ясыйлар. Сигезле, алтылы уеннары китә... Ул елларда, хәзерге кебек исереп акыру-бакыру, кыргыйлар кебек кыланулар юк иде. Взводы белән милиция дә кирәк булмады. Лейтенант Р.Гыйльметдинов, берүзе громкоговоритель белән исемлек буенча чакырып, егетләрне автобуска утыртып, Казанга кадәр озатты. Без дә заманында:

Без барасы озын юллар

Бер булырга ошаган.

Бәлки әле очрашырбыз,

Күрешербез, ышанам,- дип җырлап армиягә чыгып киткән идек.

Василий Васильев.

Зәй районы, Федоровка авылы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: