Туганайлар

Рядовой Павловның Әфган истәлекләре

15 февраль - хәрби бурычларын Ватаннан читтә үтәгән россиялеләрне искә алу датасы. Шушы ук көнне Әфганстаннан Совет гаскәрләрен чыгару тәмамлана. Әфган сугышы егетләребезне бар яклап кырыс сынады.

Мамадыш районының Дүсмәт авылы егете Николай Павлов та Әфганстанның бар ачысын татыганнарның берсе. Һәрьяклап үрнәк һәм көчле рухлы булган авылдашым районда да зур хөрмәткә лаек. Ул үзенең фермерлык хуҗалыгын булдырды, авылны иман нурлы - чиркәүле дә итте. Ярдәм сорап килүчеләрнең барысына да ишекләре ачык аның. Үзен күптәннән белсәм дә, әле моңа кадәр аның бик тирән, шул ук вакытта мөлдерәп торган күңеленә кагылып, сөйләшеп утырганым юк иде. Бу очрашудан соң күп сорауларыма җавап табып, Коля абыйны (Николай Ивановичны) бөтенләй дә икенче яктан ачтым. Аның Әфган елларын искә алып сөйләгән хатирәләрен, уй-фикерләрен укучыларыбызга да тәкъдим итәм.
 
Поезд Ташкентта туктамады
1980 нче елның көзге чакырылышы белән армиягә алындым. Социализмның чәчәк аткан чагы, Мәскәүдә Олимпиада уеннарын уздырып, дәртләнеп, киләчәккә зур өметләр белән яшәгән вакытлар. Ул чорда армиягә китү - егетләр өчен зур дәрәҗә. Бармый калганнарга кимсетү беләнрәк карыйлар иде. Повестка килгән көнне чират белән авыл көтүен көтә идем. Октябрь ае. Обедлар үткәч, күрше Бәчли дәдәй килеп, "Коля, сиңа иртәгә армиягә китәргә повестка калгән, әйдә, синең урыныңа көтүдә калам",- дип, мине өйгә җибәрде. Йөгереп кайттым. Өйдә дәррәү килеп солдат озату кичәсенә әзерләнәләр. Правлениега барып, комсомол оешмасыннан учеттан төштем. Очрашып йөргән кызым Тамара укуда иде, мине озатырга кайтып җитешә алмады. Шулай, ярты көн эчендә әзерләнеп, икенче көнне иртән Мамадышка киттек, аннан - Казанга.
Безне алырга килгән кеше "җылы якка барабыз", диде. Без - октябрьнең салкыныннан өшегән егетләр, сөендек кенә. Ташкентка дип, юл тоттык. Поездда барган саен җылытты. Әниләр тыгып җибәргән җон носкиларны гранат җимешләренә алыштырып бетердек. Ә поезд Ташкентта туктамады...
Үзбәкстанның Термез дигән шәһәрендә төштек. Монда ике ай "курс молодого бойца" үткәннән соң, Әфганстанда торучы гаскәрләрдән "покупатель" килеп, без - шоферларны, бер адым алга атлатты да, җыеп алып китте. Сәмәркандтан самолет белән Кабулга очтык. 31 декабрь иде бу. Яңа елны шунда, палаткада каршыладык.
Иртән җырга охшаганрак ят тавышка уянып киттем. Бу - мулланың иртәнге азан әйтүе икән. Бездә мәчет тә, чиркәү дә юк заманнар - бик сәер тоелды. Минем өчен Әфганстан шулай башланды.
 
Без Әфган революциясен якладык
Шинданд шәһәрендә ике ел хезмәт иттем. Безнең монда булу - хәрби сер, бу турыда хатка да язарга кушмадылар. Өйдәгеләр дә бер ел узгач, кемнәндер ишетеп кенә белгәннәр. Үзем әйтмәдем. Әлбәттә, анда аңлату эшләре алып бардылар. Безнең миссия - Әфганстан революциясен яклау иде. Илебезгә наркотиклар үтеп кермәсен өчен дә безнең анда булу бик кирәк иде ул вакытта. Шуның өчен, без, 18-19 яшьлек малайлар, бернинди приказга каршы килми, аңлап бардык. Ил алдында торган бурычыбызны үтәдек - кушылган эшне башкардык. Атылган патрон гильзасын шомартып, шуның эченә исем-фамилия, адрес язылган кәгазь кисәген салып түшебездә йөрттек. Дөнья хәлен белеп булмый бит...
Наркотиклар белән беренче очрашуым да Әфганда булды. Шул коткыны кулланып, сүккәнне дә, кычкырганны да аңламый, почмакта тик көлеп утыручы үзбәк малаен да беренче тапкыр Әфганда күрдем. Җирле халык бик ярлы, шапшак яши. Тимергә кытлык. Столовыйдан кашык, тәлинкә, тимер кисәкләрен, я булмаса, сабыннарны наркотикка алмаштырып, аларны сигаретка кушып тартып караучылар булды. Аллага шөкер, андый "соблазн"нарга бирешмәдем...
 
Сугышларны булдырмаска кирәк
Илләр арасында ара салкынаю дигән нәрсә бар. Вакытында аңлашмасаң, ул талашка, үпкәләшкә, сугышуга китерә. Сугыш, үлемнән кала, иң ахыргы стадия, иң куркынычы. Көчле пожар булса, янгын белән көрәшәбез. Су басканда - су стихиясе белән, чир тигәндә - чир белән көрәшәбез. Тик сугыш... Ничек тә булдырмаска кирәк аны. Бер күзлектән караганда, әгәр дә ул вакытта дипломатик сөйләшүләр алып барылып, уртак фикергә килгән булсалар, никадәр егетнең гомере сакланып калган булыр иде. Кемдер яу кырында һәлак булса, кемдер үз ялгышлыгы аркасында харап булды. Шул ук вакытта, сугыштан файда табучылар да булмады түгел. Икенче яктан караганда, үз заманында ил өчен бу дөрес адым булды, дип саныйм.
 
Бер шикәр кисәген - өчкә
Без "Ураган" дигән, залп белән ата торган реактив система белән эшләдек. Көчле установка, ул вакытларда яшерен иде әле. Ут эченә керми генә, 20-25 чакрым ераклыктан ата идек. Күченеп йөргәндә, һавадан вертолетлар белән саклыйлар иде. Дошман белән күзгә-күз очрашмадык. Исән калу бәхете дә шуннан булды. Ләкин, ташларга тиеп китеп, сызгырган пуляларның тавышлары онытылмый... Төннәрен яктылык сызып очкан ракеталар да истән чыкмый...
Районның Түбән Ушма һәм Норма авылларыннан ике малай белән бергә бер палаткада яшәдек. Хәзер дә аралашып торабыз, бигрәк тә Түбән Ушма егете Рамиль Муллахмәтов белән. Ачлыкны да, сусауны да, әлсерәп хәлдән таюларны да бергә кичердек. Бер шикәр кисәген дә бүлешә идек. Бер-беребезгә терәк, юаныч булдык.
 
Әфган якыннарымның кадерен белергә өйрәтте
Хезмәт иткәндә, 8 март көнне ял бирделәр. Эссе, палаткада күләгә төшми, әлсерәп утырам. Шушы челләдә интегеп ял иткәнче, туган авылга кайтып арып-талып эшләсәң иде дә, чишмәгә ятып, коныга-коныга салкын су эчсәң иде, дип уйлаганым исемдә. Туган илеңнән еракта шундый шартларда хезмәт итү Ватанны, әти-әниеңне, тормышны, якыннарыңны яратырга, кадерләргә өйрәтә, зур тәрбия бирә. Кемгәдер машина, кием-салым бик кадерле. Ут эчендә бу материаль әйберләр икенче планда кала. Барысына да өстәнрәк, тулырак, тирәнрәк итеп карый башлыйсың. Рухи дөньяның бай, күркәм булуы турында уйлыйсың. Авылда чиркәү төзетү дә менә шуннан киләдер. Башкаларның да бу кыйммәтләрне аңлый, таный белүләрен телим. Тәнне генә кайгыртып түгел, күңел байлыгын арттыру өчен дә яшәсеннәр иде.
 
 
Дүсмәт авылының Изге Николай чиркәве
 
Бер яктан караганда, чиркәү төзү дә, үз эшеңне башлап җибәрү дә нык авыр. Ләкин, Әфганны узганнан соң, анда күргәннәр белән чагыштырганда, болар барысы да гадирәк, җиңелрәк, уенчык шикелле генә тоела.
 
Авыл - тормышның тамыры 
 
Туганнарымны, җирне сагынып кайтып, үземне авыл тормышына багышладым.
Тормыш - агач сыман. Иң башта тамыры була, өскә үсеп, тармаклана, яфраклары барлыкка килә, чәчәк ата. Ә инде корыганда иң беренче булып чәчәк-яфракларыннан сула башлый. Иң соңыннан гына тамыры бетә. Тормышның башланышы, тамыры - авыл, дип саныйм. Шушы тамырны ничек тә булса корытмаска иде, аның кечкенә генә үсентесе булса да калсын иде. Шундый уйлар уйлап, бар күген саклап каласы килү теләге белән дә, авыл кешесенә бераз булышу исәбе белән дә, фермерлык эшенә керешеп киттек. Кечкенә генә колхоз оештырдык, дисәм дә буладыр.
 
Мамадыш район башлыгы Анатолий Иванов белән
 
Бүгенге көндә 820 гектар чәчүлек җирләребез бар. Шуны эшкәртер өчен техника базасы, ашлык-печәннәрне сакларга складлар сафта. Иң башта колхоздан калган сарайларны ремонтлап эшли башлаган идек. Аңа өстәп, сэндвич панельдән, заманча итеп, 100 баш терлеккә җитәрлек сарай җиткердек. Быел күрше авылларда "Вамин"нан калган берничә корпусны ремонтладык. Хәзер әлеге фермаларны эшләтеп җибәрү өстендә баш ватабыз. Иң башта дуңгызлар асрасак, хәзер игътибарны күбрәк сыер малына бирәбез. Авыл кешесенең бит кирәк әйберен әллә кайдагы хуҗалардан барып сорарга кыюлыгы да, мөмкинлеге дә җитми. Ә без үзебезчә, гади генә итеп, һәрвакыт кулдан килгәнчә, булышабыз.
 
Шул ук вакытта замана үзгәрүенә дә, глоболизация күренешенә дә без каршы түгел. Барыбыз да рәхәт яшәргә, җиңел булсын, дип тырышабыз. Инвестор авыл кешесенең авыр хезмәтен җиңеләйтүне максат итеп куя. Шәһәрдә торып та, авылга килеп, җирне эшкәртеп була, дигән карашта эшли. Яхшы, заманча техникалар кулланып, продукциясен дә күбрәк җитештерә. Идеясе яхшы булса да, эшли башлагач, төрле каршылыклар, аңлашылмаучанлыклар да килеп чыга. Элек яхшырак иде, монысы дөрес түгел, начар, дип катгый әйтеп булмый. Алга барган саен, яхшыракка омтыласың. Барыбыз да "булдырабыз", дип йөрибез. Ләкин аларга безнең белән, безгә алар белән, авыл, халык белән гармониядә, уртак тел табып яшәү бик дөрес булыр иде. Моның өчен һәрьяклап уйлап, аңлап эш итәргә кирәк.
 
Һәркөнне иртәнге дүрттән торып, хуҗалыкларында ялны белми тир түгүче Тамара һәм Николай Павловлар үзләрен, эш белән чирләгән трудоголиклар, дип атыйлар. Куйган хезмәтләре илгә файдалы, үзләренә бәрәкәтле булып, замана шаукымына бирешмичә, көр күңел белән, нык саулыкта озак яшәсеннәр иде, дигән теләктә калам.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: