Туганайлар

Русча да яхшы бел, татарча да яхшы бел...

Апрель ае Татарстанда "Туган тел айлыгы" буларак билгеләп үтелә. Бөек шагыйрь Габдулла Тукай­ның тууына 130, Муса Җә­лилгә - 110 ел уңаеннан, республикада туган тел­гә багышланган чаралар, шигърият кичәләре оеш­тырдылар.

Күптән түгел татар теле һәм әдәбияты буенча IV Халыкара олимпиада узды, 23 апрель көнне һәркем үзенең татар телен белү дәрәҗәсен "Бердәм диктант" кысаларында тикшереп карый алды. Татарстанның төрле төбәкләрендә яшәүчеләр бер үк вакытта кулларына каләм алып, бер үк текстны язды. Мин дә рус балаларына татар телен өйрәтү буенча ачык дәрестә булып кайттым. Аны карендәшебез, танылган тел галиме Николай Максимов уздырды.

Күптән түгел газетабызда Николай Валентиновичның "Сөйләм калыпларына нигезләнеп, татар теленә өйрәтү технологиясе" дигән татар һәм рус телләрендә язылган китабы дөнья күргәнен язып чыккан идек. Бу китапта телгә өйрәнүче өчен көндәлек тормышта аралашуда кулланыла торган темаларга нигезләнеп төзелгән текстлар оештыру калыплары тәкъдим ителгән.

Шушы технологиягә нигезләнеп, 21 апрель көнне Казан шәһәренең М.С. Устинова исемендәге 102 нче номерлы гимназиясендә Николай Максимов республика укытучыларына беренче класста белем алучы рус балалары белән татар теленнән ачык дәрес бирде. Укучылар "Хәрәкәт белдерүче фигыльләр" темасын өйрәнеп, татарча гади һәм катлаулы җөмләләр төзеп, үзара аңлаштылар.

Николай Валентинович инде 20 ел Укытучылар белемен күтәрү институтында татар теле укытучылары өчен курслар алып бара. Мондый ачык дәресләрне дә һәрвакыт үткәреп тора. Бүгенгеләрендә дә Николай Максимов технологиясен кулланып, рус балаларына татар телен укыталар.

Сөйләм калыпларына нигезләнеп, татар теленә өйрәтү технологиясен Татарстандагы башка мәктәпләрдә дә кулланып, яхшы нәтиҗәләргә дә ирешәләр икән. Кайбер районнарга махсус барып, шушы китап буенча курслар да үткәргән ул. Утыз елдан артык шушы өлкәдә эшләүче галимнең мәктәп балалары өчен дәреслекләре дә шактый. Фонетика, морфология, гади җөмлә синтаксисы, кушма җөмлә синтаксисы һәм башка күп төрле методик ярдәмлекләрен дә рес- публика мәктәпләрендә уңышлы кулланалар.

Татарча бер сүз яза һәм сөйләшә белмәгән рус балаларына тел укытучы Николай Максимов аларның яхшы хәтерле булуы һәм татар сүзләрен тиз өйрәнүләре турында әйтә:

- урыс баласы татар телен өйрәнергә теләми дигән сүзләр әкият ул. Татар телен укыту методикасы булса да, татар телендә сөйләшергә өйрәтү, дигән методика юк. Беренче класстан алып унберенчегә кадәр грамматиканың барлык бүлекләрен укытабыз - фәнне өйрәтәбез. Әйтерсең, алар барысы да фән укытучылары буласы. Шуңа күрә, бала сөйләшергә өйрәнми кала да. Укыткан вакытта шуны истә тотырга кирәк - сөйләшергә өйрәтү яссылыгы һәм грамматика яссылыгы бар. Сөйләшергә бөтен бала өйрәнә ала, ә менә грамматиканы белү барысына да бертөрле бирелмәгән. Урыс балаларына грамматика өйрәтүдән файда юк, диярлек. Бала чакта өйрәткән сөйләм күнекмәләре беркайчан да онытылмыйлар алар. Сөйләшә белгән балага грамматика аңлату да җиңел.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: