Туганайлар

Рождество - Качману арасы: нардуган йөреп каласы!

Рождество белән Качману арасында керәшеннәрдә Нардуганбәйрәмнәре, һәм иң зур бәйрәмнәр. Чиркәү мондый бәйрәмнәрдә күңел ачып, нардуган уйнап йөрүне өнәми. Нишлисең бит, керәшен үз йолаларына тугры калган: чиркәү тыйса да, аларны үти килгән. Бу - безнең асылыбыз.

Дөрес, Рождество - Качману арасындагы бәйрәм көннәрендә, йорттан-йортка кереп, славут әйтүләр, Христосны даннап, Аңа карата мактау җырлаулар да Нардуган күңел ачуы белән параллель барган. Һәр кеше бу бәйрәмнәр арасын үзе теләгәнчә үткәрә ала: чиркәүгә службага йөреп тә, славут әйтеп тә. Шулай ук, күрәзә ачып, Нардуган уйнап та. Өлкән журналистыбыз Александр Филипповның "Карендәшләр" китабындагы истәлектә ул болай сурәтләнә.

Кнәз авылы нардуганнары

Кино күрсәтү

"Рождество бәйрәме җиттеме, балачакның бер мизгеле кылт итеп искә төшә. Сугыш еллары иде әле ул. Шуңа күрә күрәзә дә сугыш белән бәйле була иде.

Бер өйгә йөзек салырга җыелган яшь-җилкенчәкләрнең берсе дәфтәр битен ертып ала да, аны бөгәрләп, ут төртеп, акшарланган мич буендагы эскәмиягә куя. Өй эче караңгырак булсын өчен, лампа уты басыбрак куела. Кәгазь янып бетеп, элпәгә әйләнгәч, ул урында ут чаткылары - күп санлы вак йолдызчыклар йөгерешә башлый. Шуның шәүләсе экранга төшеп (экран - ак морҗа), сугыш картинасын бирә. Каядыр бомба шартлаган кебек була, икенче бер яктан солдатларга ошаган шәүләләр йөгерешеп чыгалар да автоматтан сиптерә башлыйлар. Кемдер ракета очыра. Аннары, шәүләләр бераз тынып тора да, дәррәү килеп, "безнекеләр" "фашистларны" дөмбәсләргә тотына.

Бездә бу уенны "Кино күрсәтү" дип атыйлар иде. Батырылган лампа филтәсен күтәреп, өй эчен яктыртып җибәргәндә, күпләрнең күзе дымланган булыр иде. Һәркайсы сугыштагы иң якыны өчен борчыла, аның исән-имин әйләнеп кайтуын тели.

Мәләкәстә - бал-маскарад

Ул да булмый, ишек ачылып китә дә, аннан өй эченә сарык, кәҗә туннарын һәм толыпларын кигән, йөз-башларын танымаслык итеп, ясалма сакал-мыек белән бизәгән, нәрсәләргәдер уранган кешеләр кереп тула. Алар инде нишләргә икәнлеген йорт хуҗасыннан сорап тормыйлар. Үзләре белән алган мич, күмер чиләге капкачларын, самавыр торбаларын бәрә-бәрә, дөбер-шатыр биешергә тотыналар. Чит-ят тавыш белән шаян такмаклар сиптерәләр. Шул ук вакытта йөзек салырга җыелган кызларны да күзлиләр. Шаянраклары, ошаган кызга күз кысып, "йолдыз санарга" да чыгып керә. Менә шулай ач-ялангачлыкны да, сугыш хәсрәтләрен дә беразга булса да оныттыра иде Нардуган чоры."

Исеме югарыда искә алынган китапка Чаллы шәһәрендә яшәп ятучы, керәшен җыруларын оста башкаручы Анна Колчеринадан язып алынган "Нардуган җыры" да кертелгән.

Нардуган җыры

(Анна Колчерина)

Нардуган бәйрәменә дуслар килгәннәр,

Асыл киемнәрен киенеп.

Бер-ике җыр җырлап алыйк әле,

Туганнар килгәнгә сөенеп.

Аргы якларның курмысы,

Бирге якка күренә кырпысы.

Уйныек, җырлыек, биик, көлиек,

Шулай Нардуганның пурмысы.

Тәрәзә төпләрендә гөлләрем,

Күләгәурынга куймыек.

Үзебез исән-сау чакларда

Нардуган исемен җуймыек.

Кара урманнарның уртасында

Карама агачлары ботак бит.

Бу Яңа елларда Нардуганнар

Барлык кешегә дә уртак бит.

Чыгыпкайлар киттем илләргә,

Очрадым нәзек билләргә.

Нардуган бәйрәме җалан булмый,

Күрешү китмәсен җилләргә.

Сандугач белән карлыгач

Карурманга кергәч адашкан.

Бергә бәйрәм итик, дусларым,

Бәйрәмкәйләр бергә катнашкан.

Авылларда Нардуган гөрли. Тукай районы авылларыннан җибәрелгән хәбәрләрдән, фотолардан шул аңлашыла.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: