Туганайлар

Үрнәк әти, яраткан бабай

Бүген сүзебез гомере буе бар көчен куеп гадел хезмәт иткән, шул ук вакытта үрнәк гаилә, яхшы әти, яраткан бабай, ветеран - Николай Колчин турында булыр. 25 февраль көнне ул 90 яшьлек юбилеен каршылады. Николай Павловичның катлаулы тормышы турында, оныгы Николай Мельников сөйләде.

абай Алабуга районының Югары Шүрнәк авылында, хәлле крестьян семьясында туган. Аның әтисе Павел Иванович белән әнисе Ефросинья Дмитриевна да шушы авылдан. Гаиләдә алар биш бала булалар, бабай арада өлкәне. 90 яшендә булса да, үзенең балачагы турында тыйнак һәм бераз борчу белән сөйли. Аның бабасы Иван Савельевичның авылда зур алмагач бакчасы булган.

- Җәен һәм көзен алма гына ашый идек, күрше Иске Юраш авылына барып, саталар да иде, - дип искә ала Николай Павлович. Ә Югары Шүрнәкнең престол бәйрәме - Вознесение көнне күрше авыллардан, атларга утырып, гармуннар белән җырлый-җырлый туганнар һәм дуслар килә иде.

Николай Павлович, биш класс укыгач, тракторчы булып эшли башлый. Сугыш башланганда аңа нибары ундүрт яшь була. Әтисе фронтка киткәч, тыл тормышы яшь Николай җилкәсенә төшә. Үзен җәлләми, алны-ялны белми басуда, фермада эшли. 1944 ел азагында аны да армиягә алалар. Ульяновскида әзерлек үтеп, Иркутскига җибәрәләр.

Ул вакытта сугышның ахыры якынлашкан вакытлар, ә аңа СССР белән Япония чикләрен якларга туры килгән. Пленга алынган японнарны сакладык. Хезмәт вакытында өйдәгеләр белән хат алыша идек. Бервакыт якташым, яныма килеп, "Әйдә, бие!" ди. Хатны укыгач, энемне басуда, эш вакытында, яшен сугып үтергәнен белдем. Хезмәт иткәндә илебезнең төрле почмакларыннан күп кенә солдатлар белән таныштым. Берникадәр вакыт аралашып тордык, аннары элемтәләр өзелде. Хәзер, мөгаен, аларның бик азы гына исәндер.

Сугыштан соң да, өч ел хезмәт итеп, 1948 елның маенда Николай Павлович туган авылына әйләнеп кайта.

Морты авылына кадәр - машинада, аннан 15 чакрым җәяү кайттым. Басуларда чәчү бара иде, анда эшләүче авылдашларым мине тиз генә танымады. Өстемдә - шинель, кулымда - капчык (вещмешок), күкрәктә ике медаль: Германияне һәм Японияне җиңгән өчен. Авылга җитәрәк, каршыга ат җиккән әти очрады. Кочаклаштык, шатлыктан, күз яшьләре атылып чыкты.

1950 елда, Покрау бәйрәменнән соң, Николай Павлович авылның чибәр кызы Марияга өйләнә. Эш сөючән, игелекле хатыны белән бергә биш бала үстергәннәр.

Сугыштан соң озак еллар тракторчы булып эшләп, лаеклы ялга чыкканнан соң да, эштән туктамаган Николай Колчин гел алдынгылар рәтендә була. Бүген дә аның үз тракторы бар - бакча эшкәртә, туганнарга, күршеләргә булышып тора. Олыгайгач та, улы өчен дип тагын бер йорт җиткерде. Ял көннәрендә Колчиннар гаиләсенә өй тутырып оныклар, оныкчыклар кунакка кайта.

Ул әле хәзер дә ярдәмгә мохтаҗларга булышып тора, авылның, илнең киләчәге өчен чын күңелдән борчыла."

"Новая Кама" газетасы материаллары буенча

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: