Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Римма Никитина кызының киләчәге өчен кайгыра

2018 елның 16 апрелендә Римма Никитина ике якын дустын югалта. Энҗе Сәлахова белән Наилә Ишморатова Риммага сюрприз ясыйбыз дип, Чүпрәлегә аның концертына юлга чыгып, авариягә очрыйлар.

Ике дус кызының да балалары ятим кала. Бүгенге көндә Римма аларның гаиләләре белән дуслык җепләрен өзмәгән, һәрдаим аралашып, хәлләрен белешеп яши. Наиләнең балалары әтисе, әби-бабасы белән тора. Энҗе Сәлахованың балаларын аның әти-әнисе үстерә. Әтиләреннән генә бернинди ярдәм дә юк, дип искә ала Римма Никитина. Бер вакыт әти кеше балаларны үзенә алырга дип, судлашып та йөргән. Судны оттырган. Шул вакыттан бирле әти кешедән бернинди хәбәр дә юк икән. Энҗенең кызы Эльза быел беренче сыйныфка укырга керәчәк. Һәрбер кеше тормышында да иң мөһим мизгелләрнең берсе инде ул. Әмма шунда да баланы әтиләре түгел, ә Римма үзе киендергән. Әти кешедә оялу хисе уяту өчен, Римма Инстаграм аккаунтында фотосүрәтләр белән язу элгән.

“Туган көнең белән кызым! Үз әниең булмасам да, яратып, бөтен йөрәк җылымны биреп “Кызым!” - дип дәшәм сиңа. Язмышыма төшкән бала син, алтын алмам...

Нәкъ менә 2017 елның 11 августында, әниең килеп, “Исәнмесез, Римма! Зинһар минем кызны, иртәгә туган көне, котлап кына чыгыгыз әле. Үлә бит инде “Риммам - ут апам!”- диеп. Мин Римма Никитинаны моңа кадәр белми дә идем, кызым сезнең җырларны ярата, үзем дә хәзер тыңлый башладым”, - дип дәшкән иде.

Шуннан башланды инде безнең дуслык. Кызганычка каршы, озак бармады ул дуслык җепләре. Өзелде, чәлпәрәмә килде бергә корган планнар. Ачы язмыш...

Шулай язгандыр инде, күрәсең... Синең белән, кызым, бүгенгедәй хәтердә ул беренче очрашу. Бәләкәй генә 4 яшьлек кыз каршыма йөгереп чыгып, “Минем Римма апам!”-дип елап җибәргәнен. “Елама кызым, җырлыйбыз, тәмле торт ашыйбыз хәзер!” - дип юатканым.

Шул вакытта синең бөтен җырларымның сүзләрен яттан белеп кычкырып жырлаганың шаккаттырды.

Шул көнне мин сиңа “Тагын кайтам синең янга, елама, кызым! Әле без синең белән не раз ещё зажжем!” - дип, әйтеп киткәнем истә. Ул вакытта мин бу сүзләргә, артык игьтибар итмәгән идем. Бүген сиңа 7 яшь тулды. Быел кызганычка каршы синең янда була алмадым бу көнне. Ләкин син һәрвакыт минем йөрәктә, бер көн телефоннан сөйләшмәсәк тә, сагындырасың. Тагын берничә көннән син беренче сыйныфка аяк басасың. Бер үк Ходайдан барасы юлларың ак, сикәлтәлесез булсын, исән-имин, яхшы билгеләргә укырга язсын, дип, телим кызым.

Мин ышанам сиңа, кызым, дәү әниеңә, дәү әтиеңә, минем күзгә кызыллык китермиячәгеңә, Алла бирса. Яратам, куз нурым. Тагын бер кат Туган көнең белән, кызым! Тиздән кайтам, Алла бирса, яныңа. Сине сагынып Римма апаң.

P.S.: Бу постны ничек мин яхшы, дип әйтсеннәр өчен язмадым. Видеоларны да аның өчен куймадым. Әтисе бераз күреп, оялып балаларга әти назы бүләк итмәсме, дип, уйлап яздым.

Бөкрене, кабер генә төзәтә, диләр дә бит. Сау-сәламәт балаларны күрми тор әле?! Башка сыймаслык бит бу. Нинди генә авырту, наркоман балаларны да әтиләре ташламыйлар. Ә син. Шушы хәлләрне күреп, йөрәгем сыкрый, күземдә яшь минем”, - дип яза карендәшебез Римма.

Фото: Римма Никитинаның шәхси архивыннан алынды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев