Туганайлар

Җөри Питрау дип йөри (фото)

Тиздән чәчәкле-җиләкле Питрау!.. Бәйрәмнең иң зурысы, иң көтеп алганы Мамадыш районының Җөри авылында Тырлау аланында гөрли. Быел ул 14 июль көнне инде унсигезенче тапкыр киң колачына карендәшләрне бергә туплаячак.

Без - кунаклар, киләбез дә, бәйрәм итәбез дә, кайтып китәбез... Ә менә зур булмаган Җөри авылы Республика күләмендә узучы "Питрау" керәшен мәдәнияте фестиваленә ничек әзерләнә икән? Берничә дистә мең кунакны каршылау авыл халкы җилкәсенә нинди авырлыклары белән төшә? Шатлыклары бармы? Әлеге сорауларга җавап эзләп, данлыклы Җөри авылында булып кайттык. Мәдәният хезмәткәрләре Римма Игнатьева белән Елизавета Новикова безне авыл белән таныштырды.

Оҗмах почмагы

Җөри табигатьнең оҗмахка тиң бер почмагында урнашкан. Балыклары чиртеп уйнап торган инешкәй, хуш исле чәчәкле болыннар, гөмбәле-җиләкле урманнар, менеп, утырып әйләнә-тирәне күзәткәндә исәрләндерә торган тау башлары - барысы да тәнгә шифа, күңелгә илһам бирә. Авылның кунакчыл икәне дә әллә кайдан күренә. Йортлар, каралты-куралар төзек, урамнар ялт иткән, чип-чиста, бакчалар пөхтә. Нәкъ шундый матур тирәлектә затлы, мәхәббәтле кешеләр дә туа инде. Моңа бер шигем калмады. Чөнки, авылда кемне генә очратсаң да, ул сине кояшлы көндәй балкып каршы ала, озатып кала. Һәрберсе башкарган хезмәте белән бәхетле. Мәктәп, медпункт, клуб гөрләп эшләп ята. Без бераз мәшәкатьлерәк көнне килеп төшсәк тә, сер бирүче табылмады. Түбән очта су бетеп китү сәбәпле, алдан урнаштырылган яңа башняны яңадан карап, эшен бетереп ятулары иде.

Авылда Питрауга ике ай алдан әзерләнә башлыйлар икән. Йорт җирләрен карыйлар, төзекләндерәләр, агарталар. Мәш килеп өй юулар, тәрәзә челтәрләре, тәре бистәрләре алмаштырулар - барысы да яраткан бәйрәмне, кунакларны каршылау өчен башкарыла икән. Җөрилеләр Питрауны гына шулай уздыра дип, ялгыша күрмәгез. Халкыбызда нинди бәйрәм бар - барысын да зурлыйлар монда. Тройсында, мәсәлән, йортларын яфраклар белән бизәсәләр, Качмануда, исә, Изге Тәпи чишмәсенә төшәләр. "Авыл кешесенә бераз ял итеп алыр өчен Питрау шикелле җыеннар да бик кирәк",- диләр Җөридә.

Мәктәп кенә димәгез!

Мәктәптә инде 37 ел повар булып эшләүче Тамара Тимофеева ел саен кунакларны мәйданда коймак пешереп сыйлаулары, аннан соң, уеннарда катнашып ял итүе, судья вазыйфаларын да башкаруы турында сөйләде. "Питрауда бер кочак бүләк җыям да туганнарыма өләшәм",- ди ул. Бәйрәм узгач та, аланга төшеп, ризык калдыкларын, ипи кисәкләрен җыеп, малларга ашаталар икән. Икмәкнең никадәр кадерле булуын авыл халкы бик яхшы аңлый шул.

Бәйрәм уздыруда мәктәпнең дә өлеше зур. "Су буйларын чистарту, юл кырларын чабу, әллә ничә чакрым ераклыктан, һәммәсен бәйрәмгә чакырып, тау башыннан күренеп торган "Питрау" дигән язуны ташлардан төзеп, буяуны да мәктәп башкара",- диде директор Илсур Батыров. Моңа өстәп, мәктәпнең парта һәм урындыкларын да мәйданга - "керәшен авылы" ишегалдындагы ихаталарга да, оештыру эшләре өчен кирәк-яракка да төшерәләр икән. Укытучылар төрледән-төрле күргәзмәләр ясыйлар. Әлегрәк Тырлау аланында Пионер сабантуен уздыра торган булганнар икән. Тора-бара, ипләп кенә, алан бөтен республиканы үзенә сыендыра башлаган. Мәктәп турында сөйләгәндә, тирә-якта мондый урта белем бирүче уку йортлары булмавы турында да әйтеп узарга кирәк. Җөри мәктәбе алты авыл баласын укыта. Бакчалары гөрләп тора, техникалары, автобуслары тәртиптә. Узган ел гына эчтән дә, тыштан да зур ремонт ясаганнар. Авылга, мәктәпкә һәрьяклап булышып торучы авылдашлары, "Ак Барс" Холдинг" компаниясенең генераль директоры Иван Егоровка халык зур рәхмәтен белдереп, нык саулык тели.

"Салют карамыйча, ятмыйбыз!"

Урамда очраган Марҗый түти Бадишева белән Начтый түти Тимофеева Питрауны һәр елны көтеп алулары турында әйттеләр. "Бик күңелле уза бит, әллә кайлардан киләләр",- диештеләр. - "Маллар өчен дә, йортыбыз өчен дә бер дә курыкмыйбыз, инде әби булсак та, ел да аланга төшәбез. Балалар, туганнар кайта - өйләр гөрләп тора". Хәтта капкаларын да төне буе бикләмиләр икән. Кунаклар, таныш-белешләр чәй эчәргә, хәл белергә керәләр. "Баш өстебездә саклаучы Ходай Тәгалә бар. Язган булса, куркыныч хәлләр, гадәти көнне дә була ул. Без шаулы Питрауга күнектек инде, салютларны карамыйча, күзгә йокы да керми", - диләр авылда.

Клуб хезмәткәрләре дә инде май аеннан ук мәйданда икән. Аланнан берничә "КамАЗ" машинасы чүп җыеп түгәргә дә өлгергәннәр. Ротор керә алмаган җирләрнең, су буйларының печәнен чабып торалар. Бәйрәмнән соң, Тырлау аланыннан чүп-чар җыярга да чыгалар. Галәмәт күп була чүп, дип борчылалар да. Дөрес, чүпне Мамадыштан да килеп җыярга булышалар икән. Ләкин урман эчләрен, су кырларын тулысынча үзләре чистарта. Болардан тыш, бәйрәм кунакларын каршылау, Питрау тантанасын ачу, фольклор сәхнәсен тоту да үз өсләрендә.

"Нинди эш кушсалар, барысын да эшлибез, каршы килмибез",- ди авылның ялгыз әбиләрен тәрбияләүче Елизавета Афанасьева. - Үзебезнең йорт-җирләрне дә, бакчаларны да карыйбыз, үзләренең көче килмәгән әбиләрнең ихата-каралтыларын да чистартабыз, буйыйбыз. Моңа өстәп, көн саен диярлек, мәйданга, репетицияләргә йөрибез, андагы бөтен вак-төяк эшне эшлибез." Безне озата чыкканда Елизавета Александровна "боларның барысын да Питрауга агартабыз" дип, коймаларына да төртеп күрсәтте. "Без генә түгел, кунаклар барысы да ошата, көтеп ала бәйрәмне. Элегрәк әллә кемнәр телефонга шалтыратып, "Апа, бу Җөриме? Питрау ничәсе була?" - дип сорыйлар иде. Хәзер инде Интернеттан тиз беләләр",- ди ул. Кызы Индира Афанасьева иң беренче булып "Кряшен чибяре" титулына лаек булган икән. Ул вакытта Питрауның республика статусы да булмаган чаклар, бүләккә алтын цепочка алган. Авылның шундый булган хатыннары "Көмеш тәңкә" фольклор коллективына йөри икән. Шулай бергәләп, эшли-эшли, ял итәләр монда.

Питрауның бер бизәге булган, авылның үрнәк гаиләсе, 55 ел бергә гомер кичергән Зоя һәм Михаил Яковлевларның тыштан да, эчтән дә чәчәкле өйләрендә булып, аларга карап хозурланып, куанып чыктык. Шундый зур бәйрәмнең югары ноталарда узуында, чыннан да, авыл халкының өлеше бик зур.

И Ходай, матур көннәр бир!

Тырлау аланын ел буена каравылчы саклый. Бүрәнәдән бурап ясалган керәшен йортлары, сәхнәләр өчен беркетмәләрнең барысы да, бәйрәмнән соң шунда кала. Алып китәрдәйләрен генә алып китәләр. Киләсе елны, аларны бары тик чистартып юалар, буйыйлар. Аланның сазлы урыннары да киптерелгән. Шуның өчен, теләсә кемне, теләсә нинди сәбәп белән Тырлауга кертмиләр. Шулай да, туйлардан соң яшьләр, авыл җирлеге рөхсәте белән ял итә, аландагы Тәпи чишмәсенә бара икән. Каравылчының үзе белән сөйләшмәсәк тә, оештыру эшләре белән йөргәндә Назыйм абый Низамовның Тырлауда үзенә шалаш корып куеп, тынычлык һәм тәртип саклаганын, килүчеләрне каршылап, озатып йөргәнен ел саен күзәтәбез.

Менә шулай матур итеп бәйрәмгә әзерләнә Җөри. "Аллага шөкер, авылга ярдәм итеп торалар - юлыбыз да бар, булган бар нәрсәбез төзек",- ди авыл халкы.

Авылдашлар зарланмаса да, Республика буенча гына түгел, хәтта, Россиянең төрле төбәкләреннән кайткан кунакларны каршылау, ай-һай, җиңелләрдән түгел. И Ходай, тир түгеп, хезмәт куеп кунак көтүчеләрнең эшен зурлап, матур көннәр бир! Карендәшләр, барыбыз да бәйрәм хуҗаларын, аларның хезмәтен хөрмәт итик! Быел да Питрауларны тыныч, матур һәм чиста итеп уздырыйк, дигән теләктә, барчагыз белән дә Җөридә очрашуларны көтеп калам.

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: