Туганайлар

Рәхмәтләребезне әйтергә сүзләр җитмәс

"Җилләр исә, гөлләр үсә, Кошлар кайта, кошлар китә. Сизмисең дә - менә шулай, Бер-бер артлы еллар үтә. Еллар гынамы соң? Гомер үтә, гомер. Шул үткән еллар белән маңгайга сырлар, чәчкә көмеш сибелеп, билләр калынаеп китсә дә, күңел генә һаман да, картаюны белми, бирешми икән, " - әлеге юллар Түбән Кама...

"Җилләр исә, гөлләр үсә,

Кошлар кайта, кошлар китә.

Сизмисең дә - менә шулай,

Бер-бер артлы еллар үтә.

Еллар гынамы соң? Гомер үтә, гомер. Шул үткән еллар белән маңгайга сырлар, чәчкә көмеш сибелеп, билләр калынаеп китсә дә, күңел генә һаман да, картаюны белми, бирешми икән, " - әлеге юллар Түбән Кама шәһәрендә яшәп иҗат итүче шагыйрәбез Елизавета Малованың әнисенә багышлап язылган парчасыннан алынды. "Гомереңнең шушы чорында әле әниең дә исән булып, синең кайтуыңны көтеп, туган нигезендә әкрен генә үз көенә яшәп тә ятса, синнән дә бәхетле кеше була микән ул? Менә шул бәхетлеләрнең берсе инде мин", - дип язган иде шагыйрә ул чакта.

Бу язма басылып чыкканга бер елдан артык вакыт узган. Ни кызганыч, бүгенге көндә Мамадыш районы Владимир авылындагы туган нигезләренең төп тоткасы булган әниләре - Пидуч түти исән түгел инде. Тик 9 баласы, 17 оныгы, 5 оныкчыгы, кияү-киленнәре хәтерендә аның исеме мәңге җуелмас. Хәер, Маловларның ишле гаиләсендә эш-гамәлләре, холык-фигыльләре, акыл-зиһеннәре белән әниләрен хәтерләтеп торучы берәү бар. Ул - Олы түтиләре - Елизаветалары. Туталары турында сөйләүләрен сорагач, туганнарның һәрберсе сүзен: "Олы түтиебез - безнең өчен әни инде ул", - дип башлады. Балалар әниләре турында ничек яратып сөйләсә, сеңел-энеләре Лиза турында нәкъ менә шул ярату сүзләрен тезде. Ул сүзләрнең чын йөрәктән әйтелүе, ясалма, "дежур" гына түгеллеге туганнарның күзләреннән чагылып торды.

Укучыларыбыз да Елизавета иҗатын бик ярата. Хәер, иҗатын ярата, дип әйтү генә аз булыр. Аның үзен дә яраталар. "Елизавета Малова турында тулырак языгыз әле," - дип үтенгән хатлар да, сайтта калдырылган теләкләр дә бар. Аның турында язарга сәбәп тә чыгып тора: бу көннәрдә сөекле шагыйрәбезнең гомер бәйрәме - күркәм юбилее. Сүзне аны якыннан белүчеләргә бирик.

Олы түтиебез - әни урынында

Мария - семьяда дүртенче бала, Чаллыда яши:

"Олы түти бөтенебез өченгә әни урынында булды. Әти-әни көне буена эштә, әбиләр читтә яши. Хуҗалык белән "управлять итү" - түти өстендә.

Ул вакытта, син бала таптың, өйдә утыр, дип, декрет отпускылары бирү юк. 70 нче елгы энебез Валерий туганда, олы түтигә тугыз яшь булган. Ул чакта инде мин аны шундый зур кешегә саный идем. 15 көнлек яшь баланы Олы түтигә калдырып, әни эшкә чыкты. Валераны бала арбасына салып, аның янына 3 яшьлек Аннаны да утыртып, мине җитәкләп, әни янына бала имездерергә йөри. Аннан әйләнеп кайтуга, башка эшләр көтә. Булдыра алганча, һәрберебез булышабыз. Олы түти әйткән сүз - закон, ә закон - үтәлергә тиеш.

Олы түтидә кунакта. Менә без нихәтле!

7 нче, 8 нче классларда укыганда, шигырьләре "Яшь ленинчы" газетасында, "Ялкын" журналында басыла иде инде. Шигырьне ул безгә күрсәтеп язмады. Ә шигырь дәфтәрен я мендәр, я түшәк астына тыгып куя иде. Шул дәфтәрдә яңа шигырь бар икәнен белә торып, ничек укып карамый түзәсең, ди? Дәфтәрен яшертен генә алып, язмаларын укыган чакларым күп булды. Ә кайчакта, сораганда, укырга үзе бирә иде. Беркайчан да: "Шигырь яздым, тыңлагыз әле," - димәде. Бу - аның артык тыйнаклыгыннан киләдер. Хәзер дә язган әйберләре белән кайдадыр басылып чыкканнан соң гына танышабыз.

Түти мине, мәктәптә укыганда, дөрес итеп хат, сочинение язарга өйрәтте. Николай Островскийның "Корыч ничек чыныкты" әсәре буенча язган сочинением конкурс-бәйгедә беренче урынны алды. Бу - аның педагоглык җимеше, дип саныйм.

Педагогика институтына укырга керергә теләгән иде, ярты балы җитмичә, исемлектән төшеп калды. Аннары, Казан дәүләт университетының журналистика факультетына керде. Өч курсны бетергәч, Түбән Камага күчте. Укуын дәвам итәргә җай булмады. Дөресрәге, үзенең, язучылык сәләтен һөнәр итеп түгел, бер хобби итеп кенә сайлыйсы килде, ахры. Йөрәге шулай кушкандыр, язмышына шулай язылгандыр. Юкса, исеме республикага билгеле шәп язучы булып танылыр иде.

Аның Түбән Камага килеп төпләнүе дә, ишле Маловлар семьясын бер йодрык итеп, бергә туплап тору өчен булгандыр, минемчә. Кечерәкләребез, укып бетерә тордылар, аның янына барып, эшкә урнаша тордылар. Түтиебез тулай торакның кысан бүлмәсендә дә, "малосемейка"сында да һәрберебезгә урын тапты. Аллага шөкер, бүген дә без тату семья булып, бер-беребезгә ярдәмләшеп яшибез. Монда - Олы түтиебезнең әнә шундый - әни кебек булуы төп рольне уйный".

Авыл җанлы туганым

Валерий - Владимирда төпләнеп гомер кичерә:

"Безнең олы түти - авыл җанлы кеше. Шәһәрдә яшәве аның бер очраклылык кына сыман. Җәйләренең күпме өлеше көтү көтеп, печән чабып, чөгендер эшкәртеп үтте икән аның. Улы Денисны да авыл җанлы итеп тәрбияләде. Башка балалар кебек, каникулларында әллә кайдагы лагерьларга йөрмәде Денис. Авылга кайтып, әбисенә булышып, табигать почмагында үткәрде. Институтлар бетереп, армияләрдә хезмәт итеп кайтса да, әле хәзер дә ул, буш вакыты табылса, Владимирга юл тота. 5-6 яшьлек күрше малайларын да, авыл өлкәннәрен дә алып кайткан күчтәнәчләре белән сөендерә. Нәкъ әнисе кебек. Олы түтиебез дә шундый юмарт булды.

Ул Казанда яшәгәндә, каникулларга аның янына бара идек. Кая гына йөртмәде, ничек кенә кунак итмәде ул безне. Киносына да, зоопаркына да алып барды. Тәмле-тәмле мороженоелар белән дә кинәндерде. Әле сумка-сумка күчтәнәчен төяп, авылга да җибәрә иде. Берүзе эшләде - һәммәсенә акчаны ничек җиткезгәндер.

Хәзер дә кунак килгәнне бик ярата түтиебез. Сый-нигъмәттән өстәле сыгылып тора. Кабартмаларны, пирогларны, мантыларны аның кебек тәмле итеп пешерүче башка берәү бар микән? Юктыр. Безнең Олы түти генә шундый".

Авыр булса да, үз юлыннан бара

Анна - бишенче бала, Түбән Камада яши:

"Олы түтиебез - олы җанлы кеше. Мин Казанда укыганда, ул инде Түбән Камада яши иде. Җай чыккан саен, аның янына Түбән Камага киләм. Менә бу күлмәкне киеп кенә кара әле, килешә микән, дип, үзенә дип алган өр-яңа күлмәген шифоньердан тартып чыгара. Йөреп кенә кер инде, бик килешә үзеңә, дия-дия мактап, яңа күлмәктән урамга озата. Казанга кайтып, әйберләреңне бушатканда, ул күлмәкнең сумкаңда икәнен күреп аласың. Сиздермичә генә, тыгып җибәргән була.

"И, бигрәк төптән уйлап эш йөртәсең, болай - үзеңә авырга туры килә бит," - ди иде аңа әниебез. Нишләтәсең - ул башкача булдыра алмый, авыр булса да, үзе сайлаган юлдан бара. Шуның өчен дә без аны яратабыз.

Туксанынчы еллар иде. Себергә китәм, дип җенләнеп йөрим. Инде билет та алынган. Саубуллашырга, Олы түти янына Түбән Камага килдем. Иртәгә Бигеш аэропортыннан очасы. Иртән торуыма - "сюрприз" көтә үземне. "Билетыңны тапшырдым, Себергә китмисең. Туган җиреннән еракта кем әле бәхетен тапкан? Беркая да җибәрмим, бергә яшибез," - ди. Менә шундый "кардинальный решение"ләр дә ясый иде Тутабыз. Һәм аның белән ризалаша идек. Чөнки беләбез - аның сүзе һәрвакыт дөрес булып чыга."

Ул - сынмый торган

Георгий Ибушев - авылдашы, иҗатташы:

"Лиза ул - чын талантка ия булган нечкә күңелле, саф хисле, миңа иң якын кешеләрнең берсе. Күршеләр булып яшәдек. Күп вакытыбызны аларда үткәрә идек. Пидуч түти, беребезне дә куып чыгармыйча, ничек чыдагандыр? Безнең ишеләр үзендә дә тугызау иде бит!

Хыялыйлар идек ул чакта. Болыннарга чыгып, урман аланнарына барып, бөек әдипләр турында сөйләшә, бәхәсләшә идек. Оялып-оялып кына, бер-беребезгә шигырьләребезне укып күрсәтә идек.Ул чакта шундый хыялыйлар булмасак, бүгенге Георгийлар, Елизаветалар да чыкмас иде үзебездән.

Дөрес, Лизаның исеме, аның шигырь язуы күпләргә билгеле түгелдер. Тик аны якыннан белүчеләр өчен - ул - иң талантлы кеше, иң талантлы шагыйрә. Шуның өстенә, төп эшендә дә - иң хөрмәтле белгеч. 33 ел буена ул Түбән Кама Нефтехимия предприятиесендә хезмәт куя. Ул эшен дә бик ярата. Лизаның төп асылы - һәр нәрсәдә матурлык күрү һәм аны башкаларга күрсәтеп бирә белү. Җанын матурлыкка багышлаган кешене сындырып булмый. Ул менә шундый - сынмый торган. Пенсиягә чыккач, туган нигезенә кайтып төпләнер, дип өмет итәм. Әле аның белән, шигырь җене кагылган бала чактагы кебек, бик күп озын көннәрне, кичләрне гәпләшеп үткәрербез дип уйлыйм.

Олыгайган көннәрендә малаена таянып, балалары, оныклары тормышына куанып, иң матур, иң көчле әсәрләрен язар, әллә кайчаннан китап нәшриятына тапшырылган китабы гына түгел, башка китаплары да дөньяга чыгар, дип ышанам. Җитеш, матур тормышка сөенеп, сәламәтлек белән озын озак яшәргә язсын. Олы юбилеең белән сине, романтик дустым!"

Лиза турында сөйләргә теләүчеләр дә, котлау сүзләре җиткерергә кушучылар да күп булды. Барысын да бу язмада бирү мөмкин түгел. Әйтәсе теләкләрегезне Елизавета Маловаларга кунакка барып, үзенә җиткерә аласыз. Аның ишеге һәркем өченгә дә ачык.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: