Туганайлар

Рәхмәт сиңа, әнием!

Бөек Җиңүне якынайтучылар рәтендә сугыш кырында ятып калган бабамнар гына түгел, ә ул елларда көнне төнгә ялгап, алны-ялны белми эшләгән әбиләрем (ул чакта әле алар - 30-35 яшьлек хатыннар) дә бар. Шулай ук әниләребезгә - ул чакта 12 яшьләрен яңа тутырган кызларга да сугыш ачысын күп татырга туры килә. Балалык...

Бөек Җиңүне якынайтучылар рәтендә сугыш кырында ятып калган бабамнар гына түгел, ә ул елларда көнне төнгә ялгап, алны-ялны белми эшләгән әбиләрем (ул чакта әле алар - 30-35 яшьлек хатыннар) дә бар. Шулай ук әниләребезгә - ул чакта 12 яшьләрен яңа тутырган кызларга да сугыш ачысын күп татырга туры килә.

Балалык чорын сикертеп үтеп, җиң сызганып, өлкәннәр башкара торган эшләргә җигеләләр алар. Әниебез - Мария Ильинична Альманованың да язмышы башка яшьтәшләреннән әллә ни аерылмый.

86 яшен тутыруга карамастан, сәламәт акыл белән, яшьләр кебек җитез хәрәкәтле йөри әниебез. Хәтер сандыгында бар авылдашлары да тере килеш саклана аның. Ул көннәрнең һәр мизгелен сөйләп бирә ала.

Мамадыш районы Зур Әрнәш авылында дөньяга аваз сала ул. Кыз фамилиясе - Борисова - Бүреснекеләр, дип йөртәләр нәселләрен. Колхозлашу чорында Бүреснекеләрне, кулакка чыгарып, авылдан сөрергә, дигән фәрман килгәч, авылдашлары, кулга-кул тотынышып, алып китәргә килгән солдатларга аларны бирмиләр. Хәер, нинди кулак булсыннар ди алар, үзләре эшләп булдырган мал-туар, төзек каралты-кура - бары шул гына.

Сугыш чыгып, бабай хезмәткә алынганда, әбием дүрт бала белән кала. Сугышка чаклы Әрнәш "Серго" колхозына керә. Иң күп чәчү җирләре дә аларда була. Атлы бригадалар гына сигезәү иде, дип искә ала әнием. Тау башында - биек наратлар, тау итәгендә - алма бакчасы. Чөй "кадак" белән җыелган бүрәнәләрдән салынган типовой мәктәп. Авылның үзендә пекарьня, ашханә, фельдшерлык пункты эшли. Тугыз чүннектә умарта тотыла. Колхозның яшелчә бакчасында үстерелгән яшелчәне хуҗалыкларга өләшәләр, артканын базарга җибәрәләр. Менә шулай яши ул чактагы Зур Әрнәш. Халык саны да мең кешедән артык була.

Сугышка башта ир-атлар алынса, алар артыннан атларга да чират җитә. Шундый бай хуҗалыкта, тора-бара, хатын-кыз, карт-коры, бала-чага һәм аксак-туксак атлар гына кала. Менә шундый хәлдә дә, тормыш алып барырлык, алай гына түгел - Җиңү китерерлек көч табалар. 12 яшьлек әнием почта тарата. Сөенечле хатларга караганда, кара печатьлеләре күбрәк килә. Әнә шундый адәм күтәрә алмаслык хәсрәт салынган хатларны илтеп бирүдән дә авыр эш юк иде, дип искә ала ул. Әтисенең хәбәрсез югалуы турында җибәрелгән хатны да әнисенә үз куллары белән тапшыра.

Әниләре ул чакта 40 чакрым ераклыктагы пунктка чәчүлек орлыкка йөриләр. Кайчак аркага күтәреп, кайчак чәнәшкә белән, бозлы суларны ера-ера, көчкә кайтып егылалар. Берчак ирләребез кайтып, бу михнәтләрдән котылырбыз, дигән өмет аларга көч биреп тора. Менә шул уеңны да юкка чыгарсыннар әле, ничек алга таба яшәргә кирәк?! Нишлисең, яшәмичә булмый, 4 балаңны ачка үтермичә, аякка бастырасы бар.

Ачлык белән генә түгел, түзә алмаслык салкыннар белән дә көрәшергә кирәк була. Нишләптер, ул елларда кышлар озынрак та, суыграк та булды, дип искә ала әнием. Ягарлык чыбык-чабыкка Шомбыт урманына йөриләр. Ат арбасы белән агач арасына кысылып үлгән урыс хатыны, кияргә киеме булмыйча, суыктан катып үлгән марҗа гәүдәләре әле дә күз алдыннан китми аның. Чиркәүдә алар өчен дә теләк итә ул.

Балалык балалык инде, сугыш вакыты дип тормый. Өй саклауларга да йөриләр, шаярышып та алалар. Шулай бер Күчтиләрдә җыелышканда, аларның мичләре ишелеп төшә. Тышта чатнама суык, өй тулы бала-чага, шундый чакта мичсез кал әле син?! Әле ярый, туганнары сыендырган үзләрен.

Урак урган чакта каршыларына бүреләр өере чыгып, чак өсләренә ташланмаулары, кырда эшләгән җирдә егылып җан биргән авылдашлары, тагын шуның ише әллә никадәр авыр хәлләрне күреп тә, тыныч, сабыр булып кала алган кешеләрнең берсе ул әниебез.

Бүгенге Зур Әрнәшне сугышка хәтле яшәгән Әрнәш белән чагыштырып булмый инде. Хуҗалыкларын да, анда яшәүче кешеләр санын да чутлап чыгарга әллә ни кыен түгел. Әнием шулай әлегә кадәр, өйне япмыйча, кайтканнарга якты чырай күрсәтеп, һәрбер кешегә чәен эчертеп, исән-сау гына авылыбызда яшәп ята. Әтием туганнары да: "Әле дә син бар, Мария. Син дә читкә чыгып киткән булсаң, кая кайтыр идек", - дип, аңа рәхмәтләрен әйтәләр. Авылыбызның төп бәйрәме - Симеткә кайткан халыкның чиге-чамасы булмый. Нигезләре беткәннәрне әни үз балаларын каршылаган күк каршылый, кунак итә. "Праскый балаларын безгә караганда да ныграк яратасың", - дигән үпкәбезгә каршы: "Шулай шул. Аларның ата-аналары исән түгел, нигезләре ятим. Сезнең кайтыр җирегез бар", - ди ул безгә.

Таш белән атсалар да, аш белән атыгыз, дип үстерде ул безне. "И, әни, аш белән атсак та, кайчак таш аталар бит", - диюебезгә: "Булсын. Барыбер аш белән җавап бирегез", - ди. Казанга аш салганда да, бер чүмечкә күбрәк салыгыз, белмәссең, бер юлчы килеп чыгар, дип, тагын берне өстәтә. Менә шундый кеше ул безнең кадерле әниебез. И, Ходаем, газиз кешебезгә гомер һәм сәламәтлек бирсәнә, дип теләк итәм мин бөтен балалары, оныклары исеменнән. Әниебез, рәхмәт сиңа күрсәткән яхшылыкларың өчен, рәхмәт сиңа булганың, яшәгәнең өчен.

Зоя АЛЬМАНОВА,
Мамадыш районы
Урманчы авылы

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: