Туганайлар

Раиса түти мастер-класс күрсәтте

Раиса түти (аларча - тутай) Васильева белән уйламаганда-көтмәгәндә танышырга туры килде. "Волга" санаториесендә дәваланып йөреш. Журналист халкы турында бик тиз белеп алалар. Минем "Туганайлар" да эшләвем турында да кемдер хәбәр тараткан. "Монда шундый кызыклы керәшен әбие бар, сезгә, һичшиксез, аның белән танышырга кирәк," - дип, киңәш тә биреп куйдылар. Ул...

Үзе турында

Раиса түти 1936 елның сентябрендә туган. Әтисенең сугышка китүен бик ачык хәтерли ул. Аннары, әнисе белән, аның туган авылы - Чура Батырга кайтулары исендә. Үзләренең өйләре булмагач, бер чуаш кешесендә яшиләр. Ә бераздан, әнисенең үле гәүдәсен чанага салып, тартып китүләрен, ә үзенең, әнине кая алып барасыз, дип, юлга аркылы төшеп, үксеп елауларын хәтерли.

Аны, башка ятимнәр янына, Тернәше авылы детдомына урнаштыралар. Детдом үзе элеккеге поп йортында була. Авыл кешеләренең җимерек чиркәүгә келәүгә йөргәннәрен дә хәтерендә саклый ул. Детдом тәрбиячеләренең берсе:"Син әтиеңнең исәнлегенә ышан. Әгәр чын күңелдән ышансаң, менә күрерсең, ул сине килеп алыр," - ди. Менә шул өмет белән яши кечкенә Раиса. Ә көннәрдән бер көнне детдом капкасы янына яшел гимнастеркалы бер солдат килеп туктый. Бала-чагалар аны сырып ала. Һәрберсе: "Бу минем тәтәй," - дип, аның итәгенә сыена. "Тәтәй, тәтәем!" - дип, солдат кочагына ташланган Раисаны күргәч, башкаларга инде бәхетле ата белән бәхетле кызның күрешүен читтән күзәтеп торырга гына кала.

Әтисе аны тәмле ризыклар белән сыйлый. Кызның: "Сез гел шулай тәмле ашыйсызмы?" - дигән соравына, тәтәе, күз яшьләрен йотып: "Әйе, гел шулай тәмле ашыйбыз," - дип җавап бирә. Тернәше базарында үзенең итеген сатып, шул акчага күчтәнәчләр алганын тәтәе кызына әйтеп тормый, билгеле. Өйдә аларны үги әни көткәнен дә әйтеп тормый әти кеше. Хәер, анысы инде аның башка тарих...

Үз авылы егете Васильев Иванга тормышка чыгып, башкалар көнләшерлек гомер кичерәләр алар. Дүрт бала тәрбияләп үстерәләр. Иван дәдәй генә исән түгел. "Их, үзе исән булса, ничек яшәргә белер идек. Эш дип, балалар дип ашыгып, гомер үткән дә киткән. Бер-береңне кайгыртырга, матур сүзләр әйтешергә дә өлгерелмәгән, шунысына үкенәм," - дип, үкенечләре белән дә бүлешеп алды ул.

Әле менә балалары 80 яшьлек юбилеена туры китереп, санаторийга путевка алып биргәннәр. "Хан сараендагы кебек бүлмәдә берүзем ятам. Караватлары да ике метрга ике метр. Тик өйгә кайту көннәрен саныйм, инде Кр. Баранымны, балаларны бик сагындым,"- диде Раиса түти, сагышлы карашын еракка төбәп (гүя, тәрәзәдән аңа туган авылы күренеп киткәндәй булды).

Красный Баранда бәйрәмнәр шулай үтә

Алексеевски яклары турында "Туганайлар"да язмалар әз бирелүен, инде язмыш безне очраштырган икән, күңелендәген карендәшләренә дә ишеттерәсе килгәнен әйтте ул. Аннары, ул якларның тормышы, гореф-гадәтләре, бәйрәмнәре турында ипләп кенә тезеп китте. Кайсыбер урыннарда җырлап та, биеп тә бирде. Бер сүз белән әйткәндә, хәзергечә, мастер-класс күрсәтте.

Чыннан да, Алексеевски ягы керәшеннәренең уен-җырларын газетада бик әз бирәбез. Бүген шул җитешмәгән якны төзәтергә булдык.

"Безнең авылның престол бәйрәме - Тройсын. 60 нчы елларга кадәр, урманнан каен башы алып төшеп, зурлап үткәрелеп килде ул. 60 нчы елларда каен алып төшүне бөтенләй тыйдылар.

Ә менә 1998 елда бәйрәмне кабаттан яңарттылар. Ул чакта төшергән видеоязмалар саклана. Анда җырлаган әбиләрнең берсе дә исән түгел хәзер, ә менә аларның тавышын тыңлап, осталыкларына сокланып утырасың. Минем әнә шул җырларны гәҗит укучыларга ирештерәсем килә.

Сандугачлар микән, соклар микән

Сайрыйлар да микән, җук микән?

Җыраккай илләрдә туганыйлар

Сагыналар да микән, җук микән?

Әле генә күрдем ай мин сезне,

Тагын кайчан күрермен лә сезне?

Итләрем ди, бетсә, сөягем калыр,

Шунда дай онытмам мин сезне.

Клуб янына җыелып уйный идек. Безнең уенга урыс карчыклары да килеп кушыла иде. Аларның частушкалары да күңелдә саклана.

Скоро, скоро Троица -

Земля травою кроется.

Скоро милый приедет -

Сердцеуспокоится, - дип җырлыйлар иде.

Май чабу җырулары

Таң белән, ай яктысында, бизәлгән атларга утырып, кәтәйсә әйләнүләр төштә генә кебек. Ә җырлары хәтергә уелып калган, көе әле дә күңелдә чыңлап тора. "Ай, Биби" көенә җырлана иде алар.

Ай-һай, шау нарат, гөлкәем,

Нигә шаулый икән диң бу нарат?

Шауламаслар иде лә бу нарат,

Бездән аерыла бит бер канат.

Шауламас та иде лә ай бу нарат, гөлкәем,

Ай, Биби, җылама,

Җыласаң да җамансулама.

Бачук дәдәй әйтә торган иде, янәсе, моннан 200еллар элек, бер татар кызы керәшенгә кияүгә чыккан. Әти-әнисеннән аерылганда, бик нык елаган. Керәшеннәр, аңа багышлап, җыр чыгарган. Бу җыр авыл көе булып, бик күптәннән яши."

Раиса түтинең сөйләп сүзе, җырлап - җыры бетәрлек түгел. Алексеевски якларының җанлы энциклопедиясе булып чыкты ул.

Аның Яңа ел алдыннан карендәшләребезгә, гәҗит укучыларыбызга әйтергә теләгән сүзләрен дә җиткерәм.

"Хөрмәтле туганыйлар! Барыгызга да Яңа ел сәламнәрен юллыйм. Яңа ел имин булып, бәрәкәте белән килсен. Бер-беребезне сөеп, авыр чакларда ярдәм итешеп, шатлыкларны бүлешеп, тату халык булып яшик. Җыр-моңнарыбызны саклыйк. Алар - керәшеннең бар булган байлыгы. Яңа еллар белән, барчагызны да!"

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: