Туганайлар

Рафаил Хәкимов: "Фән белән сәясәтне бутарга ярамый!"

Татарстан Фәннәр Академиясенең Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты каршында "Керәшен татарлары һәм нагайбакларның тарихын, мәдәниятен өйрәнү Үзәге" төзелүгә 5 ел вакыт узды. Сәнгать фәннәре кандидаты Геннадий Макаров җитәкләгән бу Үзәктә 4 кеше эшли. Шушы вакыт эчендә Үзәк белгечләре дистәләгән фәнни симпозиум эшендә катнашканнар, өч фәнни конференция уздырганнар, биш фәнни китап...

Татарстан Фәннәр Академиясенең Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты каршында "Керәшен татарлары һәм нагайбакларның тарихын, мәдәниятен өйрәнү Үзәге" төзелүгә 5 ел вакыт узды. Сәнгать фәннәре кандидаты Геннадий Макаров җитәкләгән бу Үзәктә 4 кеше эшли. Шушы вакыт эчендә Үзәк белгечләре дистәләгән фәнни симпозиум эшендә катнашканнар, өч фәнни конференция уздырганнар, биш фәнни китап бастырганнар. Үзәкнең эше буенча сораулар туып тора. 22 декабрьдә "Керәшен православ приходлары: тарих һәм бүгенге көн" дигән исем астында узган чираттагы конференция вакытында Институт директоры, философия фәннәре кандидаты Рафаил Хәкимовка берничә сорау бирдек.

- Рафаил Сибгатович, Республика Керәшен оешмасының май аенда булып узган III отчет-сайлау конференциясендә Тарих институтында урнашкан "Керәшен татарларын һәм нагайбакларны өйрәнү Үзәге"н "Керәшеннәрне һәм нагайбакларны өйрәнү Үзәге" итеп үзгәртү турында сүз булды. Бу карар конференциянең резолюциясенә кертелде һәм тәкъдим буларак, җитәкче органнарга җиткерелде. Бу мәсьәлә көн тәртибендә күптән тора һәм халык арасында борчылу тудыра. Шушы мәсьәлә буенча үз фикерегез белән уртаклашсагыз иде.

- Мин үзем керәшеннәрне татарлардан аера алмыйм һәм моны аңламыйм. Керәшеннәр белән күп аралашам. Чиркәүгә йөриме кеше, мәчеткәме - зур аермасын күрмим. Үзем, мәсәлән, мөселман булсам да, мәчеткә йөрмим. Миңа калса, бу принципиаль әйбер түгел. Мине борчыганы - керәшен мәсьәләсенә сәясәт кертү. Тарих институтының академик учреждение икәнен онытмаска кирәк. Монда керәшен мәсьәләсен кабул итмәүчеләр дә бар. Шуңа күрә, бу мәсьәләне бүген сәяси дәрәҗәгә күтәрсәк - ызгыш-талаш та килеп чыгарга мөмкин. Бервакытны шулай, Себер татарлары үзләрен аерым халык дип йөрделәр. Әгәр дә шулай икән, моны өйрәнергә, исбатларга, уртаклыкларны, аерымлыкларны билгеләргә кирәк. Ягъни, фәнни яктан нигезләргә. Тик берничек тә сәясәт белән бәйләмәскә. Сәясәтне
ничек алып барырга кирәклеген мин бик яхшы беләм, тик фәндә түгел! Минем сәясәттә тәҗрибәм зур, мин күргәннәрне бүтәннәр дә күрсә иде!

Менә без хәзер 7 томлык фәнни хезмәт тәмамладык. Анда бөтен дөньядан 500дән артык галим катнашты. Галимнәр хезмәтләрен ничек бирсә - шулай бастырабыз. Бу - татар халкының объектив тарихы. Тәнкыйтькә калса - әлеге хезмәтне тәнкыйтьләргә торучылар да буа буарлык.

Әгәр дә без Институтта нинди дә булса бүлек төзибез һәм аңа исем сайлыйбыз икән - төрле яктан карыйбыз. Ләкин ул фәкать фәнни булырга тиеш, һәм аны консилиум билгели.

- "Крещеные татары", "керәшен татарлары" дигән сүз керәшеннәр тарафыннан рәнҗетү, мыскыл итү булып кабул ителә. "Чукынган татар" сүзе "сатлык" сүзе белән тәңгәлкилә, һәм керәшеннәрнең 19 гасырда миссионерлар термины булып кереп калган бу сүздән арынасылары килә. Керәшеннәрне өйрәнүче структуралар берничә булса һәм алар төрле юнәлешләрдә эшләсәләр, бәлки мондый проблема килеп тә тумас иде. Тик Үзәк бөтен Россия өчен бердәнбер һәм бөтен керәшен халкы, өмет баглап, шушы Үзәккә карап тора. "Керәшен татарларын өйрәнү Үзәге" диеп аталгач, биредә керәшеннәрне татарлаштыру сәясәте алып барыла, дигән фикер дә яши.

- Мине бик күпләр тәнкыйтьли. Ләкин, җитәкче буларак, мин уртак, гомуми кабул ителгән фикерне алга сөрәм. Россия Фәннәр Академиясенең Этнология һәм антропология Институты раслаган халыклар исемлегендә керәшеннәр 4 исем белән бирелгән:

- крещеные татары
- татары-кряшены
- кряшены
- крещенцы.
Күргәнегезчә, биредә дә уртак фикер юк.

Хәзерге вакытта Мәскәүдән дә, керәшеннәр җәмәгатьчелегеннән дә, власть органнарыннан да бу мәсьәләдә безгә басым ясау бара. Документларга, чыганакларга таянып эшләргә иркенлек бирмиләр. Документларда ничек - барысы да шулай булырга тиеш. Бүтән критерий юк. Әгәр дә бу критерийларга керәшеннәр риза түгел икән, икенче бер структура төзеп, үзләре теләгәнчә эшли алалар. Шулай да, Үзәкнең исеме буенча туган сорауны без Ученый Совет утырышына куябыз. Галимнәрнең уртак фикере нинди булса - мин шуны кабул итәчәкмен.

- Җитәкче буларак, Үзәкнең эшенә нинди бәя бирер идегез?

- Институтның эш критерийларын билгеләүче үз фәнни нормалары бар. Менә шул нормалар буенча караганда, ике бүлек сүлпән эшли: керәшеннәрне өйрәнү Үзәге һәм ислам бүлеге. База яхшы, фәнни материал җитәрлек, зур академик хезмәтләр чыгарырга мөмкинлек бар. Кирәк булса, Мәскәү галимнәрен, КФУ галимнәрен, Этнология һәм антропология Институтын, Патриархия галимнәрен тартырга була.
Яхшы әзерлек белән зур фәнни конференция уздырып, шул материаллар белән җитди акаде мик басма әзерләргә тәкъдим итәм. Күптән түгел Институт белән бик зур эшкә алындык. Берсен дә төшереп калдырмыйча, инде бүгенге көндә үлеләрен дә кертеп, авыллар тарихын яза башлаячакбыз. Ул биш томлык булыр, дип планлаштырабыз. Һәм монда инде, әлбәттә, керәшен авылларына да аерым игътибар булачак.

- Шулай да, Үзәкнең эшен активлаштырып җибәрү өчен, нәрсә җитми?

- Кадрлар, әлбәттә. Аспирантурага керәшеннәр тарихы, культурасы белән кызыксынган яшьләр килсен иде. Аспирантура үзебезнеке, кадрларны үстерү мөмкинлеге бар. Җыр-бию белән генә дөнья бармый, фәнни архивларда утырып, тарихи чыганаклар белән эшләүче, аяк белән авылларда йөреп, кешеләр хәтерендә калган мәгълүматларны җыеп туплаучы, фән җене кагылган егетләр-кызлар кирәк.

Людмила БЕЛОУСОВА
сөйләште

Редакциядән: Яңа ел алдыннан 20 кешедән торган Ученый Совет утырышында әлеге мәсьәлә каралган. Татар телендәге "Керәшен татарларын һәм нагайбакларны өйрәнү Үзәге"н "Керәшеннәрне һәм нагайбакларны өйрәнү Үзәге" дип үзгәртергә, рус телендәге "Центр изучения крещеных татар и нагайбаков" дигән исемне "Центр изучения татар-кряшен и нагайбаков" дип үзгәртергә, дигән карар кабул ителгән.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: