Туганайлар

Радик Исхаков: “Керәшеннәрне өйрәнү үзәгендә керәшеннәр булмау – Үзәкнең гаебе түгел”

10 ноябрь - Бөтендөнья фән көне буларак билгеләнеп үтелә. Бу уңайдан, редакциябез кунагы - Татарстан фәннәр академиясенең Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институтының Керәшеннәрне һәм нагайбәкләрне өйрәнү үзәге җитәкчесе, тарих фәннәре кандидаты Радик Исхаков. Аның белән керәшеннәр өчен генә түгел, башкалар өчен дә кызыклы булырлык әңгәмә кордык.

- Радик Равилевич, Керәшеннәрне һәм нагайбәкләрне өйрәнү үзәге инде биш елдан артык эшләп килә. Үзәкнең хезмәткәрләре, эшчәнлеге газета укучыларыбыз өчен дә кызыклы булыр.

- Әлеге Үзәк 2010 елда эшли башлады. Аның беренче җитәкчесе - сәнгать фәннәре кандидаты Геннадий Макаров булды. Үзәкне төзүдә һәм аның эшен башлап җибәрүдә Геннадий Михайловичның роле гаять зур. 2015 елның май аеннан Үзәк белән мин җитәкчелек итәм. Безнең штатыбызда биш кеше. Бүгенге көндә өчәү эшлибез. Лилия Мөхәмәдиева - тарих фәннәре кандидаты, Үзәкнең өлкән фәнни хезмәткәре, керәшеннәрнең Совет чоры тарихы буенча монография яза. Революциядән соң, кириллица алфавитын кулланышка керткәнче, керәшеннәр аерым халык булып саналганнар. Бу чорда керәшеннәр теләгән проектларын гамәлгә ашырганнар - педтехникум, башлангыч белем бирү мәктәпләре челтәре эшләгән, журнал-газеталар чыккан, күчмә театр, үз нәшриятлары булган. Болар барысы да архив документларында сакланган, газеталарда яхшы чагылдырылган. Һәрберсенең басылу вакыты төрлечә булса да, ул чорда унлап керәшен газетасы чыккан. Иң озак басылып килүчесе - "Киңәш" газетасы. Төп басмалар хәзерге көнгәчә сакланган, подшивкалары бар. Кызганычка каршы, керәшен-татар мәктәбенең тарихын күрсәткән архив документлары сакланмаган. Лилия Мөхәмәдиева, сакланган мәгълүматларга нигезләнеп, керәшеннәрнең бу чорда социаль-мәдәни үсешен, иҗтимагый хәрәкәтен өйрәнә. Шушы тема буенча ул алга таба докторлык диссертациясе язачак.

Үзәкнең кече фәнни хезмәткәре Рөстәм Әминов декабрь азагында нагайбәкләр буенча диссертация яклаячак. Киләсе елда шушы диссертация нигезендә нагайбәкләрнең социаль тарихы турында язылган китабы чыгар, дип көтәбез. Ул үзенең хезмәтендә, архив документларына таянып, XVIII гасырдан башлап нагайбәкләрнең демографик үсешен, социаль активлыгын, аларның нагайбәкләр буларак формалашу тарихларын өйрәнә.

Мин үзем керәшеннәрнең XIX-XX гасырлардагы тарихы буенча белгеч. Хәзер докторлык диссертациясе язам. Бу хезмәтемдә XIX-XX гасырларда Идел-Урал төбәге керәшеннәренең мәдәни-дини автономиясенең үсешен өйрәнәм. Диссертациямдә дини-агарту институтларның үсеше белән, керәшеннәрнең православие моделен дә карыйм.

Эмиль Шәрәфетдинов исемле яшь белгечебез Совет чорыннан күчеш периоды турында диссертация яза. Беренче керәшен оешмалары барлыкка килү, керәшен хәрәкәте активистлары, аларның эше, үсеше, халык санын алу вакытында булган каршылыклар, боларның бүгенге көндә нәрсәгә китерүе - барысы да аның хезмәтләрендә чагылачак.

Үзәк хезмәткәрләре: (сулдан уңга) Рөстәм Әминов, Радик Исхаков, Лилия Мөхәмәдиева, Геннадий Макаров.

- Керәшеннәрнең үткәнен өйрәнү буенча шактый эш башкарылган. Шулай да, кайбер карендәшләребездән "керәшен тарихын керәшеннәрсез генә язалар, хәтта аларны Үзәктән читләштерәләр", дигән фикерләр дә ишетелгәли. Керәшеннәрне һәм нагайбәкләрне өйрәнүче бердәнбер Үзәктә керәшеннәр юк, диләр. Бу турыда ни диярсез?

- Бервакытны бездә керәшен кызы Эльвира Константинова эшләп алды. Ләкин фән өлкәсенә ныклап, бирелеп кереп китә алмады. Без аның урынына яшь, энергияле, шушы өлкәдә эшләргә теләге булган керәшен кешесен эзләдек. Яшьләрне җәлеп итәргә тырыштык, аспирантурага укырга чакырдык. Бу сорау белән Республика керәшен иҗтимагый оешмасына да мөрәҗәгать иттек. Буш калган ставканы саклап, дүрт ай буе көттек - тәкъдимнәр булмады. Үзәккә яхшы кадрлар әзерләү максаты белән аспирантурага ике керәшен егетен алган идек. Берсе Кукмара районы Чура авылы егете иде. Алар да озак тоткарланмадылар. Монда проблема Керәшеннәрне өйрәнү үзәгендә түгел, ә соңгы елларда гуманитар юнәлештә эшләр өчен энергияле, яхшы потенциаллы яшьләр булмауда. Кызганыч, Татьяна Дунаева, Геннадий Макаров, Аркадий Фокиннар кебек үз халкы, тарихы, киләчәге, үткәне белән кызыксынучы галимнәр буыны олыгая бара, ә аларны алмаштырырдай кеше юк. Без алар белән хезмәттәшлек итәбез, бастырабыз, киңәшләр сорыйбыз. Мондый хәл керәшеннәрдә генә түгел. Бу - гомуми проблема. Хәзер барысы да акчалы эш эзли, ә фәнне, кызганычка каршы, акчалы эш дип булмый.

Сезнең газета аша да, керәшеннәр тарихы белән кызыксынучы, эшләргә теләге булган яшь, урта буын керәшеннәренә мөрәҗәгать итәм - килегез Үзәккә! Аспирантурага да алабыз, эшләп, үзен күрсәткәннәрне Үзәкнең фәнни хезмәткәре дә итәбез. Эш күләме бик зур. Менә быел безнең танылган җәмәгать эшлеклесе, керәшен нәшриятының (Кряшиздат) җитәкчесе, шагыйрь Давид Григорьев-Саврушевскийның тууына 140 ел. Аның шигырьләре бердәнбер экземплярда Казан (Идел буе) федераль университетының кулъязмалар бүлегендә саклана. Алар турында беркем дә белми. Боларга өстәп, аның Совет чоры әсәрләре дә бар. Мәскәүдә ВКП(б) органы булган "Наркомнац"та эшләгәндә ул керәшен авторларының шигырьләреннән һәм җыруларыннан торган "Сандугач" җыентыгын чыгарган. "Туганайлар"да берничә әсәре белән биографиясен булса да б ирергә була - укысыннар, белсен-нәр иде. Мин боларны планлаштырып, җыентыкны бастырырга акча да тапкан идем. Кызганычка каршы, барысына җитешеп булмый. Шушы эшләрне тапшырырлык хезмәткәрләр юк.

Хәзерге көндә татарлар тормышында мөһим булган 100 дата буенча проект әзерләнә. Без шунда керәшеннәр өчен аеруча зур әһәмияткә ия булган ике датаны кертергә җыенабыз. Болар - 1861 елда керәшен букваре басылу һәм 1863 елда керәшен-татар мәктәбе ачылу. Алфавит булдырылгач, чиркәү язулары барлыкка килә. Керәшеннәр дөнья цивилизациясенең тулы кыйммәтле субъектына әверелә. Керәшеннәрнең югары мәдәнияте, белемлеге нигезе булып керәшен-татар мәктәбе торган. Интеллигенция шуннан чыккан. Шулай итеп, керәшеннәр тарихының да әлеге проектта үз урынын табуын телибез. Бу басма мәктәп укучыларына методик кулланма буларак каралган, Интернетта да булачак. Боларның барысын да тормышка ашыру өчен, керәшеннәрнең үзләренең инициатива күрсәтеп, безгә кушылуы кирәк.

- Сез керәшен буквареның керәшен тормышында зур роль уйнавы турында әйтәсез. Шулай да, бик күпләр керәшен телен һәм алфавитын инкарь итә, хәтта аны татарлар өчен зыянлы дип саный. Сез моңа ничек карыйсыз?

- Бу мәсьәләне ике категориягә бүлеп карарга кирәк. Сөйләм теле турында әйтсәк, күп кенә диалектологлар, телбелгечләре, керәшеннәр татар теленең диалектында сөйләшә, дип саныйлар. Бакалы керәшеннәре башкортчарак,кайбычлылар чуашчарак, ә Казан арты арчачарак сөйләшә. Бу яктан карасак, керәшен теле - гомумтатар теле ул. Ә менә керәшеннәрнең язма теле бөтенләй башка. 1861 елда алфавит булдырылганнан соң, керәшеннәрнең язу традицияләре формалашып, бербөтен югары катлам мәдәният барлыкка килә.

Чиркәүләрдә службалар да шуның нигезендә барган, китаплар нәшер ителгән. Бу яктан карасаң, чыннан да, керәшеннәрнең язма теле булган, ул хәзер дә яши. Моны тәрҗемәләр дә дәлилли. Тарих битләрен карасак, керәшенчә язу традицияләре татар язуыннан шактый аерыла. Мөселман-татар керәшен язуын укый алмаган, керәшен дә татарның гарәпчә язуын танымаган.

Хәзерге татар әдәбияты тәнкыйтьчеләре шагыйрь Яков Емельянов иҗатын (Җырчы Җәкәү) бик югары бәяли. Чөнки ул чорда шигырьләрне халыкчан итеп язучылар булмаган диярлек. Тукай теле белән генә чагыштырыйк - ул гарәп сүзләре белән чуарланган әдәби телдә язган. Яков Емельяновны мин үзем дә җиңел укыйм, аңлыйм. Ә менә шул чорда язган татар язучыларының әсәрләрен сүзлексез аңлау бик читен. Керәшеннәрдә көнкүреш һәм язма тел булган, дип карарга кирәк. Алар борынгы ныклы традицияләрен саклап калганнар. Ул бүгенге көндә дә тотрыклы.

- Керәшеннәрне өйрәнү үзәге эшләгән биш ел дәверендә күп кенә хезмәтләрегезне, китапларыгызны бастырдыгыз, дистәләгән конференцияләр уздырдыгыз. Бүгенге көндә, шушы биш ел нәтиҗәсе буларак, керәшеннәр буенча зур хезмәт басмага әзер. Күптән түгел сез "Азатлык радиосы"на биргән интервьюда "тиздән чыгачак монументаль басма бәхәсләргә киртә куячак", дип белдерәсез. Ә бәхәсләр татарларның "керәшеннәр - чукынган татарлар ул", ә керәшеннәрнең "без - төрки халык, тик безнең борынгы тарихыбыз өйрәнелмәгән", дигән каршылыклы фикерләреннән чыга. Сез, чынлап та, шушы зур басма әлеге бәхәсләргә нокта куяр дип саныйсызмы?

- Әлеге басма, никадәр академик һәм фундаменталь булса да, әлбәттә, барлык сорауларга җавап бирә алмый. Керәшеннәр тарихында "ак таплар" кала, хәтта ун монографиядә дә аларны карап бетереп булмый. Әлеге басманың максаты - керәшеннәрнең тарихи үткәненең гомуми контурларын ясау һәм андагы әһәмиятле чорларны, вакыйгаларны күрсәтү. Булачак басмада мәгълүматлар XVI гасырның икенче яртысыннан башлана. Идел-Кама регионы халыкларын дини агарту периодлары, "иске керәшен", "яңа керәшен" группаларының формалашуы турында материаллар тупланган. Тагын да иртәрәк период - борынгы төрки җәмгыятендә христиан традицияләре барлыкка килгән чор материаллары әлеге китапка кертелмәде. Бу турыда аерым хезмәтләр бастыру проектлары бар. Проблема керәшеннәр формалаша башлау периодын чикләп күрсәтүдә түгел, ә бүгенге көндә борынгы төрки җәмгыятендәге, Идел Болгарындагы һәм Алтын Урда чорындагы христианлык мәсьәләсе аз өйрәнелүдә. Гомумән, Татарстанда моның белән югары фәнни дәрәҗәдә шөгыльләнә алырлык белгечләр юк. Бу сорау белән Санкт-Петербургта яшәүче академик Сергей Кляшторныйга мөрәҗәгать иткән идек. Ул, бу эшкә алынып, Германиядән белгечләр дә җәлеп иткән иде. Ләкин, ни кызганыч, ул вафат булды, һәм әлеге проект та ахырына җиткерелмәде. "Азатлык" үз материалында кайбер әйткән фикерләремне бастырмаган. Мин аларга керәшеннәр - бик тә катлаулы этник төркем, дидем. Ул күп кенә этник компонентлар нигезендә формалашкан.

- Димәк, керәшеннәрне чукынган татарлар дип санау урынсыз?

- Хәзерге көндә керәшеннәрдә "без керәшен" дигән тотрыклы үзаң бар. Үзләрен керәшен дип санагач, димәк, алар керәшен булырга хокуклы. Бу мәсьәлә Татарстанда да, фәндә дә кире кагылмый, керәшеннәр халык эчендәге халык булып санала. Ягъни, керәшеннәр гомумтатар этномәдәни киңлегендә үз урынын алып торучы этник группаны тәшкил итә. Керәшеннәрне чукынган мөселманнар дип әйтү, фән күзлегеннән караганда, бөтенләй урынсыз. Керәшеннәр составына төрле группа халыклары кергән. Алар арасында татар мөселманнар да, удмурт та, мордва да бар. Зәй районы Туңылҗа авылына нигезне, мәсәлән, калмыклар салган. Археологлар казу эшләре алып барганнан соң, Ташкирмән авылының тамырында татар телендә сөйләшүче мордва-каратайлар булуы ачыклана. Моның шулай икәнен этнографлар да раслады. Казан арты авылларында XVI-XVII гасырларда чукындырылган татарлар булган. Хәзер алар барысы да керәшеннәр санала. Мәлки керәшеннәре белән бөтенләй башка мәсьәлә. Алар XVIII гасырларда, тәңречелекләрен саклап калу өчен, үзләренә хатын итеп тәңрече чуаш кызларын алганнар. Шулай ук, кайбер мәлки керәшеннәре авылларында мөселман зиратлары да табылган. Кукмара керәшеннәре турында сөйләгәндә, XVIII гасырдагы документларда ул төбәк керәшен авылларында көньяк удмуртлар һәм аз санда "иске", "яңа" керәшеннәр күрсәтелә, ә XIX гасыр материалларында алар барысы да керәшеннәр. Күпкырлы, катлаулы тарих бу. Шуның өчен, һәрбер авылның тарихын аерым, тирәннән өйрәнергә кирәк.

- Бу зур басма XVI-XX гасырларны үз эченә алачак. Ә аңа кадәр керәшеннәр тарихында берәр ачыклык бармы? Безнең Зәй шәһәреннән махсус хәбәрчебез, туган як төбәген өйрәнүче Василий Васильев, үзлегеннән өйрәнеп, күп кабиләләр, ырулар барлыгын исбатлый һәм аларның тарихын үз авылы мисалында яза.

- Казан ханлыгын урыслар яулап алганнан соң, барлык архивлар юкка чыгарылган, татар елъязмалары сакланмаган. XVI гасыр чоры буенча төп чыганак булып рус елъязмалары тора. Ләкин аларда да мәгълүмат җитәрлек түгел. Кызганыч, ул язмаларда Казан ханлыгы территориясендә христиан төрки халык группалары, керәшеннәр очравы турында мәгълүматлар юк. Без Алтын Урда чорында христиан төрки халык группалары булганын беләбез, Идел Болгарында да христианлык билгеләрен табалар. Ләкин бездә әлеге христиан булган төрки халыклар белән керәшеннәрнең нәселдәшлеге турында туры дәлилләр юк. Бәлки шул чордан ук этник традицияләр өзлексез килгәндер дә. Бу сорау бик катлаулы һәм якын вакытта аңа төгәл җавап табылыр, дип уйламыйм. Галимнәр керәшеннәр белән бик кызыксына. Чөнки нәкъ керәшеннәр, башка халыклар белән чагыштырганда, борынгы катламнарын нык саклап калганнар. Мисалга, Нардуган бәйрәмен генә алыйк. Нардуган керәшеннәрдә бар, шулай ук контакт зонасында чуашларда да күзәтелә. Нардуган нигезендә борынгы индоиран тамырлары бар. Ә инде индоиран тамырлары исламга кадәрге вакыттан да борынгырак. Бик кызыклы бу. Санкт-Петербург галимәсе Наилә Әлмиева үз хезмәтләрендә керәшеннәрнең музыкаль мирасы венгрлар белән якын, дип раслый. Бер сүз белән әйткәндә, тарихны өйрәнергә дә, өйрәнергә әле. Төбенә төшеп җитәрлек түгел...

- Кызыклы җавапларыгыз өчен рәхмәт Сезгә. Фән хезмәткәрләре көне белән чын күңелдән котлап, катлаулы, четерекле хезмәтегездә уңышлар теләп, яңа ачышлар көтеп калабыз!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: