Туганайлар

Подписка өчен - телевизор!

"ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте тарафыннан басылучы газета-журналларга язылучыларга кыйм­мәтле бүләкләр өләшү күптән инде матур традициягә әйләнде.

2016 елның икенче яртыеллыгына язылу кампаниясендә катнашучыларны да кыйммәтле бүләкләр көтә. Бу юлы җиңүчегә тапшырылучы төп бүләк - диагонале 32 дюйм булган телевизор. Шул ук вакытта өч цифрлы фотоаппарат, "Кукмара" савыт-сабалары җыелмасы да уйнатыла. Әле алай гына да түгел, үз районында иң күп суммага газета-журналларга язылучы иң актив катнашучыларны кызыксындыру бүләкләре көтә. Призларны уйнату 19 август көненә билгеләнгән. Анда катнашу өчен 30 июньгә кадәр "ТАТМЕДИА"ның кимендә өч басмасына (аның берсе "Туганайлар" газетасы булсын, дигән теләктә калабыз) алты айга язылып, квитанцияләрнең копияләрен оештыручыларга җибәрергә кирәк. Хатлар 420066, Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 2 йорт адресы буенча кабул ителә. Теләге булганнар әлеге квитанцияләрнең копиясен podpiska@tatmedia.ru электрон почтасына җибәрә ала. «ТАТМЕДИА" басмаларының исемлеге белән и www.tatmedia.ru сайтында танышырга мөмкин. Хатта акциядә катнашучының телефон номерын күрсәтү мәҗбүри.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: