Туганайлар

Питрәчтә тылсымлы автобус йөри

Татарстанның Питрәч районындагы керәшен авыллары буйлап тылсымлы автобус йөри. Мондый хәлне Питрәч халкының беренче күрүе, бу карт-коры өчен бигрәк тә могҗиза кебек тоела. Чиркәүсез авылга түбәсенә гөмбәз куелган качлы, эчендә алтаре булган автобус килеп керсен әле. Хәзер автобуслар кеше төяп кенә йөрми, әнә шулай көпчәкле чиркәүгә дә әйләнә.

Питрәч районында барлыгы 7 керәшен авылы бар. Шуларның берсендә - Керәшен Сәрдәсе авылында гына чиркәү эшли. Халыкны Димитрий әтей Сизов дингә өйрәтә. Чистай ягы тумасы булган керәшен Димитрий әтей райондагы башка керәшен авылларын да карап тора, күрше районнарга да барып, халыкны агарта. Тирә-як керәшеннәр өчен ул бердәнбер дин кешесе. Әмма мәктәпләре булган Янсуар, Кибәч, Кәвәл кебек ару гына яшәп яткан авылларда Алла йортлары юк. Ярый инде Көлкәмәр, Талкыш, Әлбәден кечкенә авыллар. Элек һәрбер керәшен авылы берәр урыс чиркәвенә карый торган була. Тора-бара урыс авыллары беткәнгә, чиркәүләре дә ташландык хәлгә килә. Хәзер аларны төзекләндерүче юк, халык та кирәксенми, "әйдәгез рәтләгез, яңасын салыгыз" дип торучы да юк. Шуңа бу проблеманы бераз булса да хәл итәр өчен Димитрий әтей көпчәкле чиркәүгә утырып, авыллар буйлап йөри. Әлеге чиркәү-автобус изгеләр рәсемнәре белән бизәлгән, аны һич кенә дә гади автобус дип әйтеп тә булмый.
Питрәч районындагы көпчәкле чиркәү сәяхәте ай ахырына кадәр дәвам итте. Димитрий әтей ярдәмчеләре белән авылдан-авылга йөреп, халыкны шул автобус эчендә келәү иттерде, өлеш алдырды, җазыклардан аруландырды. Аннан тагын бер сөенечле хәл - бала чумылдыручылар да булган. Инде башта ук әйткәнемчә, авылга автобус килеп керүне халык бик шатланып, могҗиза кебек кабул итте. Безнең Көлкәмәр авылының халкы: әбиләр дә, бәбиләр дә автобус янында җыелды. Мондый мөмкинлекне һәркемнең кулланып каласы килде. Чөнки авыл кешесенең күрше авыл чиркәвенә чыгып китәргә вакыты җитми, карт-корының инде хәленнән килми.
Керәшеннәр диннән ерак дип ничек кенә әйтергә тырышсалар да, бу алай ук түгел. Менә көпчәкле чиркәүгә җыелучылар күп булды бит. Шуңа күрә бу изге эшне башкарып чыккан Димитрий әтейгә авыл халкы бик зур рәхмәт әйтте. Мондый эшләр тагын да оештырылса иде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 26 май 2018 - 07:42
    Иртәгә ТНВ каналында Лариса Басырова "Казан пиругы" пешерәчәк. Карарга онытмагыз Шушы көннәрдә “Татарстан-Яңа гасыр” телеканалында керәшен культурасы белән үрелеп барачак ике тапшыру төшерелде. Шуларның берсе - җырчы Лариса Басырова катнашуында "Секреты татарской кухни" тапшыруы. Иртәгә аны зәңгәр экраннарда күрсәтәчәкләр.
    20
    0
    0
  • 26 май 2018 - 07:40
    Ӱлгяннярне искя алыу 26 май - үлеләрне искә алу көне.
    27
    0
    0
  • 26 май 2018 - 07:35
    Керәшен мәдәнияте үсеше тарихыннан Милләт язмышы турында уйланулар. Дәвамы. Башы №9 (373) 10 май санында.
    26
    0
    0
  • 25 май 2018 - 16:46
    Жемчужины Мира Фото-видео репортаж ​​​​​​​24 мая в Казани в здании Театра кукол «Экият» прошел международный конкурс красоты и таланта «Жемчужина мира – 2018», где соревновались 11 девушек
    110
    0
    0
  • 25 май 2018 - 15:32
    Кряшены — участники фотопроекта «Дружба народов Татарстана» ​​​​​​​Героями фотопроекта стали представители национально-культурных автономий Ассамблеи народов Татарстана, в том числе и представители Общественной организации кряшен республики
    74
    0
    1
  • 25 май 2018 - 15:31
    Алёна Харитонова стала помощником замминистра Ведущий специалист Общественной организации кряшен Республики Татарстан Алёна Харитонова перешла на новую работу. С апреля текущего года она является помощником первого заместителя министра экологии и природных ресурсов Республики Татарстан.
    130
    1
    1
  • 25 май 2018 - 14:59
    Алиса возглавит многонациональную смену республиканского лагеря Завтра, 26 мая, на базе детского оздоровительного лагеря "Кама" на берегу Камы возле села Соколка Мамадышского района открывается республиканская многонациональная смена "Дуслык", ориентированная для детей разных национальностей, проживающих в республике Татарстан. Приказом Министра образования республики, начальником многонациональной смены назначена Алиса Спиридонова - руководитель молодежного крыла Общественной организации кряшен.
    91
    0
    0
  • 25 май 2018 - 13:56
    Пропал ребенок – что делать? «Ведь так не бывает на свете, чтоб были потеряны дети» – всем известная строчка из песни Мамонтенка никого не оставляет равнодушным. Ведь дети – это самое дорогое, что есть у родителей. Между тем, по статистике каждый год в России пропадает 45–50 тысяч детей. В преддверии летних каникул будет уместно напомнить родителям и детям об основных правилах безопасности
    32
    0
    0
  • 24 май 2018 - 15:32
    Бүләккә — телевизор 2018 елның икенче яртыеллыгына "ТАТМЕДИА" АҖ чыгаручы өч һәм аннан күбрәк басмага язылучылар традицион акциядә катнашып, кыйммәтле бүләкләр ота ала
    36
    0
    0
  • 24 май 2018 - 14:17
    Синоптики Татарстана предупреждают о грозах и сильном ветре Порывы ветра будут достигать 17 м/c, а при грозах – 20 м/с.
    70
    0
    0
Реклама
  • 4 май 2018 - 16:28
    Правнуки рассказывают о своем прадеде (http://pestrecy-rt.ru/)
  • Закрытие IV Форума кряшенской молодёжи Фоторепортаж
  • Волнуют ли кряшенскую молодёжь вопросы семьи? ФОТОРЕПОРТАЖ
  • "Айбагыр" Олы көн 2018
  • Чему научились делегаты Форума на мастер-классах ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Открытие IV форума кряшенской молодёжи ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Как делегаты IV Форума провели первый день
  • В Кировской области впервые прошел семинар по наследию кряшен
  • 25 май 2018 - 16:55
    Кряшены отмечают знаменательную дату
    ​​​​​​​Сегодня день рождения Общественной организации кряшен Республики Татарстан. Ровно 11 лет назад, в день святой Троицы, прошла учредительная конференция, где была создана организация, руководителем которой был избран Иван Егоров
    113
    0
    3
Ночной режим