Туганайлар

Питрауга - милли киемнән!

Шушы араларда гына "Идел" Журналының июль саны керәшеннәргә багышланып чыкты. Язмаларның берсендә Татарстанның атказанган артисты, "Бәрмәнчек" ансамбленең солисткасы Оксана Дмитриева белән матур әңгәмә дә бар. Аны газета укучыларбызга да тәкъдим итәбез.

- Оксана, сәхнәгә китергән юллар турында сөйләп китче.

- 1985 елның 16 декабрендә Түбән Кама шәһәрендә тудым. Урта мәктәп белән параллель рәвештә музыка мәктәбен (фортепиано классы) дә тәмамладым. Кечкенәдән хирург һөнәренә соклануым бик көчле булса да, нәселдән килгән музыкага мәхәббәт җиңде. Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында Венера Ганиева классын тәмамладым. Музыкага мәхәббәт дигәннән, минем әнием бик матур җырлый. Гел аңа тартканмын дип йөри идем. Тик әтием ягыннан туганнарым «тарихи» ачыш ясады әле. Ерак бабам бик оста гармунчы булган икән. Шуңа күрә музыкага тартылуым табигый хәл түгел, дияргә дә була.

Кечкенәдән Казанны яраттым. Башкалага туганнарыма кунакка килгәндә дә, елый-елый кайтып китә идем. Укырга киткәндә әти-әниемә: «Әйләнеп кайтмыйм», - дип әйттем. Сүзләрем рас килде. Шуннан бирле Казанымнан аерылганым юк, әти-әнием үзләре дә башкалага күченде.

- Керәшен бәйрәмнәре арасында иң яратканы кайсы?

- Әтием - Мамадыш ягыннан, әнием -Питрәч районы кызы. Икесе дә керәшеннәр, укып бетереп Түбән Камага эшкә юлланалар да, автобуста танышу аларны кавыштырып та куя. Балачагым күбрәк авылда әбием ягында үтә иде. Әбиләрнең җыелышып җырулар җырлап утырулары нәни күңелгә сеңеп калган. Питрау бәйрәме - иң яраткан бәйрәмем. Минем өчен ул - бөтен туган-тумачаның бергә җыелуы. Бик еракларга таралышып, ел дәвамында бер тапкыр да кайтмаган кешеләр дә Питрауда очрашалар. Кечкенә чакларда тауга йөгереп менү ярышлары, сәхнәгә менеп җырлау белән истә калган.

- Питрауда егетләр кыз сайлаган диләр. Хәзер дә шулаймы?

- Бу бик дөрес күренеш бит. Авыл җирендә эш белән мәшгуль яшьләр тагын кайчан табышып-күрешсен? Өстәвенә, шулкадәр матур итеп киенеп-ясанып. Әлбәттә, Питрау кебек җыеннарда гына. Шуңа күрә яшьләрнең бер-берсен күзләве бик табигый хәл.

Замана Питрауында да кавышучылар юк түгелдер. Әлеге бәйрәм - хәзер дә, сөйгәне керәшен булсын, дигәннәргә табышу мөмкинлеге. Өстәвенә, Мамадыш районы Җөри авылындагы Питрау бәйрәмендә димче почмагы да эшли. Кавышучылар бар дигән хәбәрләр ишетелә анысы.

Питрау дигәннән, күңелемдә гел бер теләк йөри. Әлеге бәйрәмнең этник рухын кайтарыйк дисәк, Питрауга керәшен киеме киеп килсеннәр иде. Нәкъ менә керәшен кызына гына өйләнәм яисә кияүгә чыгам дип йөрүчеләргә дә бер-берсен тану җиңелрәк булыр иде.

Әлбәттә, оештыручылар тарафыннан кызыксындыру чарасы да булдырмый мөмкин түгел. Бәлки әбиләреннән калган киемнәрне яңартып киеп чыгарга хыялланучы кызлар бардыр! Булсын ярыш! Элекке заманнарда кебек кызлар матур керәшен киемнәрен әзерләсен!

- Кием дигәннән, үзең өчен иң кадерле концерт күлмәгең бармы?

- 2008 елда Татар җыры фестиваленә тектергән күлмәгем минем өчен бик кадерле, аны хәзер дә саклап кына киям әле. Тагын бер яраткан күлмәгемне үзем тектем. Әле күптән түгел генә яңа кызыксынуым барлыкка килде. Казан шәһәренең халык сәнгате һөнәрләре техникумын тәмамладым. Диплом эшем Питрау бәйрәменә махсус хатын-кыз күлмәкләре темасына багышланды. Нәтиҗәдә, бик матур күлмәк килеп чыкты.

- Аерым җырлау һәм ансамбльдә эшләү. Сиңа кайсы якынрак?

- Миңа җырларга гына булсын, һәрчак «кайф алам» (көлә). Ансамбльдәге сузып җырлый торган халык җырларына гашыйкмын, үзем өчен җырларны бик авырдан сайлыйм. Сүзләрнең мәгънәле булуы бик мөһим.

Элегрәк керәшеннәргә мөнәсәбәт башкачарак булган бит. Татарча сөйләшсәк тә, исем-фамилия урысча булгач, кайбер чыгышлардан төшеп калган кайчакта. Хәзер бөтенләй башкача. Керәшеннәрнең этник культурасын аңлау, кызыксыну сизелә.

Минем үзем өчен «Бәрмәнчек» ансамбле олы бер мәктәп. Төрле яктагы керәшеннәрнең җыруларын өйрәнәбез.

Сүзләрдә генә түгел, музыкада, җыруларның рухындагы аермаларны, нечкәлекләрне шулкадәр тоемлыйм хәзер. Ошый-ошамый дигән сүз була алмый. Без һәр төрле иҗат үрнәген өйрәнеп, халыкка җиткерергә тиеш. Биибез дә, җырлыйбыз да, хәтта гөсләдә дә уйнарга өйрәндем! Балачак елларыннан скрипкада уйнау теләге генә тормышка ашмый калды. Музыка мәктәбендә укыган чакта ук укытучының скрипка салган футлярыннан күземне ала алмый идем. Ниндидер сихрилек бар кебек иде шул футлярда.

Ләйсән НИЗАМОВА

Оксана Дмитриевадан дурычмак пирогы

Питрау бәйрәменең тагын бер тәмле ризыгы - дурычмак. Ышанулар буенча, күке дурычмак ашап тыгылган һәм шуңа күрә, саташыпкычкыра башлый, диләр.

Камыр өчен: 200 грамм атланмай,3 аш кашыгы сөт,1 чәй калагы тоз, чеметем генә сода, 1 аш кашыгы каймак, он.

Уртача йомшаклыкта төче камыр әзерлибез. Ике-өч см калынлыкта коймактан зуррак итеп җәябез. Камыр өстенә якынча ике см калынлыкта бәрәңге боламыгы ягабыз. Бәрәңге боламыгына чи йомырка да салып болгатырга кирәк. Боламык өстенә дә йомырка сылыйбыз. Духовкада яисә авыл мичендә 25-30 минут пешә.

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: