Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Питрау үтте, димәк, җәйләр үтте...

«Питрау үтте – җәйләр бетте», – диләр. Яраткан язучыбыз Клара Булатованың шигыре нәкъ шул хакта.

«Питрау үтте – җәйләр бетте», – диләр
Безнең якта халык сүзендә.
Питраудан соң чәчәк атмый гөлләр,
Сары йөгерә кырлар йөзенә.

Питраудан соң яфрак бәйләмиләр,
Мәтрүшкәләр җыеп кайтмыйлар;
Үләннәрдә хуш ис бетә, диләр,
Питраудан соң печән чапмыйлар.

Питраудан соң кош сайраудан туктый,
Ишетелми кәккүк тавышы.
Җирләр сүрелә, кояш көн балкытмый,
Салмаклана тормыш агышы.

Питрау үтте, димәк, җәйләр үтте,
Болыннарга сары йөгерде…
Бу тормышның питраулары җитте, –
Кыл урталай бүлеп гомерне.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев