Туганайлар

Питрау тагын сокландырды

Питрауны да каршыладык, җәйнең уртасын да уздык. Башта, әй, көтәбез шул Питрауны!.. Бәйрәмнәрдән соң гына бераз моңсу булып китә, шулай гомер узганына эч поша башлый. Быел да иң зур бәйрәм - “Питрау” республикакүләм керәшен мәдәнияте фестивале Мамадыш районының Җөри авылында узды.

Унтугызынчы тапкыр оештырылучы тамаша тулы җыенны һәр ел саен барып, күзәтәм. Иң алдагы елларда кешенең күплегенә, бәйрәмнең грандиоз итеп оештырылуына шаккаталар иде. Бу җыен никтер бик тиз популярлашты. Хәзер инде күнегелде, шулай да “Питрау” һаман да сокландыра. Кунаклар, журналистлар да шул ук фикердә. Бәйрәмдә, керәшеннәрнең культурасын күрсәтү белән беррәттән, халыкны рәхәтләндереп ял иттерү бурычы да тормышка ашырыла монда.

Икеләтә бәйрәм

Бу көнне Җөри халкы аеруча дулкынланып көтте, чөнки авыл башында 200 кешегә исәпләнгән яңа мәдәният йорты ачылды. Төзү эшләре Республика мәдәният объектларын капиталь ремонтлау программасы нигезендә башкарылган. Тантаналы чарада Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм Мамадыш район башлыгы Анатолий Иванов, “Ак Барс” Холдинг” компаниясе генераль директоры, Республика керәшен иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Иван Егоров һәм башкалар катнашты.

Гореф-гадәтләр, милли йолалар бигрәк тә авылда саклана. Әлеге культура учагы сәнгатькә битараф булмаган һәр кешене берләштерсен, дип искәртеп, Премьер-министр Җөри авылы мәдәният йорты җитәкчесе Римма Игнатьевага бина өчен кирәкле җиһазлар сатып алуга сертификат тапшырды. “Питрау” башланганчы, башкаладан килгән мәртәбәле кунаклар, авылдашлар, зур сөенеч белән яңа мәдәният йортына уздылар. Анда бу вакыйганы зарыгып көткән авыл халкы үз көче белән әзерләгән концерт күрсәтте.

Тырлау” патшалыгы

Кунаклар “Тырлау” аланына якынлашканда, авыр болытлардан яхшы гына итеп яңгыр ява башлады. Дымга сусаган бу җирлекләрне Ходай әнә шулай бәйрәм белән котлады. Питрау яңгырларының файдасы турында авыл халкы бик яхшы белә. Бәйрәмгә дә зыяны тимәде аның, кунаклар аланга үтү белән, болытлар югары күтәрелде.

Иң элек делегация “Кряшен авылы” ишегаллары белән танышты. Фольклор ансамбльләр аларны җыр-биюләр белән каршы алды. Нократ, Гөмбәй, Сөн, Тойма, Нурминка, Чулман, Мишә, Нырсы һәм Эзей елгалары буеннан килгән карендәшләребез бизәгән һәрбер йортның үз исеме һәм җисеме. Бер кавемнән булсалар да, һәр якның үзенә генә хас җыры, көе, гореф-гадәтләре бар. Керәшендә кунак иң хөрмәтле һәм зур кеше. Ихаталарда да сый-нигъмәт әллә никадәр – берәүләр кунакларны такмак әйтә-әйтә сыйлый, икенчеләр биетә, бүләкләр өләшә. Дурычмак, тәбикмәк, пирмәнкә, бал, май, эремчек – җаның ни тели, барысы да бар.

Чыр-чу килеп торучы “Әкият” балалар мәйданчыгында кунакларны сабыйлар шигырь сөйләп каршы алды. Аннары “Димче почмагы”ннан әйләнделәр. Биредә ялгызларны таныштыру-кавыштыру өчен бар мөмкинлекләр дә бар. Әнә бит, Димче түти үзе үк әйтеп тора: берәүләр былтыр Питрауда танышкан иделәр, инде бәбәйләре туарга тора, дип. “Космос” белән элемтәгә керү өчен корып куелган шалашка Казан кунаклары быел кермәсәләр дә, кызыксынып мондагы серле тамашаны күзәттеләр. Димче почмагына мин быел наруш бардым, күргән-ишеткәннәрем турында бераз соңрак.

Кряшен чибяре” ишегалдысы капка төбендә башкаладан килгән делегацияне чәчәктәй кызлар сәламләде. “Питрау музее”н быел зур йортта тәкъдим иткәннәр. 19 еллык тарихы булган бәйрәмнең истәлекле мизгелләре, чибәрләре, батырлары – һәммәсе дә монда урын алган. Икенче бүлеге керәшеннәрнең беренче укытучысы, миссионер Василий Тимофеевка багышланган иде.

Әй, ул мәйданчыклардагы галәмәт! Күңелең ни тели! Шифалы үләннәр җыярга да, уха пешерергә дә өйрәтәләр, дөрес итеп мунча керү серләре турында да сөйлиләр, әллә никадәр фотозона бар – кемдер кәҗә, бозау, куяннар янына басып фотога төшә, кемдер күкрәк киереп торучы аю янында сырпалана. Соңгысы ясалма гына булса да, гел чынны хәтерләтә. Язып кына аңлатып бетерерлек түгел бу тамашаны, күпме фантазия бит! Мамадышлылар елдан-ел шаккаттыра. Аларның көче белән Тырлау аланы әкияти патшалыкка әверелә дисәм дә, арттыру булмас. Бу – яхшы һәм көчле команданың эш нәтиҗәсе.

Гасырлар кайтавазы

Питрау кичке алтыда театральләштерелгән грандиоз тамаша белән башланып китте. Быел ул Җөри авылының һәм нәселләребезнең тарихына багышланган иде. Мәйданда Татарстанның халык артисты Николай Дунаев туган төбәк, туган нигез турында сөйли. Уртага тарихи персонажлар, геройлар уза. Томаннар аша ерак гасырлар артына яшеренгән тарихыбыз чагыла... Берәүләр бала карый, каз бәбкәләрен ярата, икенчеләр кабага утырып йон эрли, өченчеләре печән җыя – Камал артистлары тагын ниләр генә майтармый. Бигрәк тә, аксаклап йөрсә дә, шуның кадәр дә ягымлы, шук карт бабай ошады. “Карале, без үскәндә бабайлар шундый була иде”,- диештеләр күзәтеп утыручы дәдәй-түтиләр дә. Баксаң, бабай булып үзебезнең Олег Фазылҗанов уйный икән! ...Канкойгыч сугышларда җиңеп, нәселен, тамырларын саклап калган халкыбызның язмышы турында да бу тамаша. Музыкаль композицияне кайберәүләр моңсурак булды дигәндә, күпләр масштаблыгы өчен “вот это даа” дип тел шартлатты.

Чарада иң элек керәшен фольклор ансамбльләре парады узды. Быел Тырлау аланына Питрау җыенына Башкортстан, Татарстан республикаларыннан һәм Чиләбе өлкәсеннән 30дан артык керәшен фольклоры коллективлары килде. Алар барысы да Питрауның төп бизәкләре, геройлары. Бер-берсен сәламләп, мәйданны әйләнгәннән соң, ансамбльләр беренче рәтләрдә урын алды.

Иң башта Питрау белән котлап, Мамадыш благочиниясе благочинные Владимир әтей бәйрәмгә бәхиллеген бирде. Керәшен батюшасының үзебезчә чыгыш ясамыйча, русча сөйләве генә бераз “чеметеп” алды, күңелгә нәрсәдер җитми калган кебек булды. Аның каравы, мөселман дин әһеле саф татарча итеп, кунакларны бәйрәм белән тәбрикләде.

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин тантаналы ачылыш вакытында карендәшләрне үз исеменнән дә, президентыбыз Рөстәм Миңнеханов исеменнән дә Питрау белән котлап, якты киләчәк теләде.

Бәйрәмне оештырган өчен Мамадыш муниципаль районы житәкчеләренә, Мамадыш халкына, республика керәшен жәмгыяте вәкилләренә зур рәхмәт сүзләрен җиткерәм. Дәвамлы бәйрәм булсын, чөнки ул төрле милләт халыкларын берләштерә. Питрауга гаиләләре белән килгәннәр. Балалар, яшьләр күп. Димәк киләчәктә йолаларны һәм гореф-гадәтләрне дәвам итүчеләр бар дигән сүз”, - диде ул.

Питрауның төп инициаторы һәм оештыручысы булган Иван Егоровны халык аерата җылы һәм яратып сәламләде.

- Унтугыз ел дәвердә Питрау – керәшеннәрнең “визит карточкасы”на әверелде. Татарстанда гына түгел, Россия буенча танылу а лды, - диде Иван Егоров. Шулай ук, илебезне шаулаткан зур чара – Футбол буенча дөнья чемпионатының да халкыбызны берләштерүен искәртеп узды ул. “Питрау”ны зурлап, хөрмәт белән Чиләбе өлкәреннән, Башкортстан Республикасыннан һәм Россиянең башка төбәкләреннән килгән карендәшләргә дә рәхмәтен җиткерде керәшеннәр башлыгы.

Питрау бәйрәме Татарстан керәшеннәренең йөзек кашы. Фестиваль ел саен катнашучылар белән тулылана, керәшеннәрне бер төркемгә туплый, дуслык, туганлык җепләрен ныгыта. Җөри авылы безне үзенең ямьле бәйрәменә җыйды. Керәшен мәдәниятен танып белү, гореф-гадәтләрен, йолаларын саклау өчен мөһим бу чара”- дип чыгыш ясады Мамадыш район башлыгы Анатолий Иванов.

Питрау” байрагын хезмәт ветераны Николай Вятскин, “Кряшен чибяре-2017” бәйгесе җиңүчесе Екатерина Максимова һәм узган елгы Питрау батыры Константин Морозов күтәрде. Аннан соң, халкыбызның күренекле вәкилләренә дәүләт бүләкләре тапшырылды. Янәдән тарихи театр атмосферасына чумдык. Әзмәвердәй егетләр кулларына нәсел тамгалары ясалган байраклар тотып чыкты, мәҗүсилек белән бәйле ритуалларны Мәскәү егетләре барабан кагып күрсәтте. Шәәп! Тирә-як яңгырап, зыңлап тора. Әйтерсең, әллә ничә мең ел артка күчкәнбез – вакыйганың нәкъ уртасында кайныйбыз. Тамаша “Бәрмәнчек”ләр башкаруында җыр-моң белән үрелеп бара. Аннан Ут-Кош образындагы Татарстанның атказанган артисты Оксана Дмитриева җыры астында “Кряшен чибяре” конкурсы кызлары мәйдан уртасына узды, уңган егетләр “һөнәрләрен” күрсәтте. Питрау – яшьләрнең насыйп пар эзли торган бәйрәме дә шул.

Ел буе көтеп алабыз”

Рәсми ачылыштан соң төрле ярышлар башланды, тематик мәйданчыклар гөрләде. Спорт уеннары (гер күтәрү, көрәш), утын яру һәм кисү, себерке бәйләү, “Питрау такыясе” үрү, таяк тартышу, капчык киеп йөгерү, су ташу һәм башка төрле ярышларда халык үзен сынап карады.

Төп мәйданчыкларда чараларны алып бару да быел күбрәк мамадышлылар җилкәсенә төште. Җыр-моңга гашыйкларга елдагыча берничә мәйдан әзерләнгән иде. Берәүләр фольклор һәм халык җыруларын тыңласа, икенчеләр эстрада йолдызларын үз итте. Яшьләр мәйданчыгы иң “тавышлы”ларның һәм популярлыларның берсе иде. Хыялыйлар Изге Тәпи чишмәсе янында челтерәп аккан чишмә көенә ял итте. Күпләр энә күзеннән үткәрә-үткәрә “Кряшен чибяре”н сайлады. “Питрау түгәрәк уены” фольклор фестивале мәйданында чыгыш ясар өчен ансамбльләр хәтта чират торды. Соңыннан чыгыш ясаучыларга лауреат исеме бирелде.

Питрау бәйрәменә ел саен сагынып киләбез. Бездә ансамбльләр зрә күп. Быел “Керәшен бизәкләре” килде. Монда сәхнәгә менәр өчен айлар буе әзерләнәбез, бу көнне бик көтеп алабыз. Халык монда бик ачык”, - дип сөйләде Башкорстаннан килгән коллективның җитәкчесе Павел Куптараев.

Коллективлар күп булу сәбәпле, әлеге фестивальнең программасы тулысынча эшләнеп бетмәгәнлек тә ачыкланды. Оргкомитет членнары киләсе елга бу җитешсезлекләр юкка чыгарылачак, берәүгә дә озаклап көтеп, зарыгып торасы булмас, диделәр.

Димче Лиза почмагы

Шулай бәйрәм карый-карый, Димче почмагына таба юнәлдем. Быел атаклы димче Гөрпи түти – Аграфена Васильеваны Елизавета Сергеева - Тазова алыштырды. Биредә яшьләр генә түгел, 60 яшьлек әби-бабайлар да үзенә тиң яр эзли икән. Бер хатын кулын йөрәк турына куеп, шалашка кереп китте. Читтән генә күзәтәм – биш минутлап, авыз эченнән иманнар әйтеп басып торды бу. Чыккач, шалаштагы бик үзенчәлекле атмосферага һәм хуш искә гаҗәпкә калуын әйтте. Киләсе Питрауга тиң ярым белән киләчәкмен, дип өметләр белән китеп барды ул. Күпләр анкета тутырган арада, мин карта ачучы чегән хатыны янына киттем. Карталарына күрсәтеп, бер түтигә бик ипләп кенә нәрсәдер сөйли. Миңа да ачты ул картаны. Иңнәреңдә ике фәрештә утыра, диде. Адәм баласына күп кирәкми, дигәндәй, сүзләре күңелемә хуш килде. Чыннан да, нәкъ шул фәрештәләр шушындый ару юлда йөртәдер әле үземне, Ходайга мең шөкер!

Җир-Ана да сөенә

Төнге унике тулгач, Тырлау аланы өстен гаҗәеп салют бизәде. Аннан соң, Питрау учагы тирәли түгәрәк уеннар, парлап ут өстеннән сикерүләр башланды. Тырлау аланы кунакларын таңга кадәр кочагында тибрәтте.

Кояш чыкканда тирә-яктан йомшак пар күтәрелә иде. Питраудан соң тереклек һәм үсемлекләр дөньясында үзгәреш чоры башлануының бер дәлиледер бу – болын буйларында аңлатып бетермәслек халәт иде. Алды көнне генә чиләкләп койган яңгырга һәм Питрау кунакларының канәгать калуларына сөенеп, Аллага шөкер дип, тирән итеп сулап куюы булгандыр Җир-Ананың!..

Юлия ГУБИНА

Питраудан фоторепортаж карагыз 

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: