Туганайлар

Питрау шагыйрәсен Тукай бүләгенә!

Клара Булатова - Питрау шагыйрәсе! Питрау турында шулкадәр күп шигырь язган, чын күңелдән яратып дан җырлаган башка бер шагыйрь дә юк. Ул шулай аталуга, керәшеннәргә дан җырлаучы шагыйрә исемен йөртүгә һәм Татарстанның иң дәрәҗәле Габдулла Тукай премиясен алуга лаек. Комиссия 2012 елда әлеге премиягә тәкъдим ителгән әсәрләр һәм хезмәтләрне карап...

"Келәү" китабына Клара Булатованың керәшен тормышы турында язылган шигырьләре, повесте кертелгән. Китапның башыннан алып ахырына кадәр Сарман районының Ләке авылына, аның кешеләренә дан җырлана. Питрау, Покрау, Олы көн бәйрәмнәре шагыйрь теле белән языла. Гомумән, керәшен тормышын прозада "Җәгүр дәдәй дәмәкләре" белән Гөргөри (Гәрәй Рәхим), публицистикада журналист Александр Филиппов күрсәтсә, поэзиядә Клара Булатова яктыртты. Аның шигырьләрен татар әдәбиятында керәшеннәр энциклопедиясе дип атарга була. Менә "Бәйрәмнәрне барлыйм" шигыре генә дә ел әйләнәсендәге бөтен йола-гадәтләрне үз эченә сыйдырган.

Мин халыкның бәйрәмнәрен барлыйм:

Керәшеннәрдә җыен-бәйгеләр,

Асылына төшсәң, эш-хезмәткә,

Табигатькә, җиргә бәйлеләр.

Китапның кереш сүзендә язылганча, әсәрләрдә халкыбызга, тормышка, яшәешкә изге теләк теләнә. Шагыйрь, Тукай бүләге лау-реаты Гәрәй Рәхим фикеренчә, Клара Булатова иҗатының үзенчәлекле ягы шунда - ул фәлсәфәсе, уйлау рәвеше, теле белән гади халыкка якын. Аның лирикасы аңлаешлы. Ә гадилек - бөеклекнең иң югары ноктасы. Авыл кешесенең фикерендә халкыбызның иң борынгы яшәеше сакланган, - диде Гөргөри.

Чыннан да, Клара Булатованың "Келәү" китабы мәктәпләрдә этнография буенча дәреслек итеп кулланылырлык кыйммәтле басма. Монда һәр бәйрәм, йола-гадәт турында шигырь бар. Автор табигатьне олылаучы, аның законнары буенча яшәүче, "йөрәге җыр белән тулы" халыкны олылый, халык та үзен зурлау-чыга зурлау белән җавап бирә.

Ләкеләрдә чакта утлар яктым,

Казан аслап түгел, учаклап.

Урамнарга чыгар хәлләрем юк -

Керәшеннәр ала кочаклап, - дип яза ул "Җыр тулы бит аның йөрәге" шигырендә.

Шагыйрәнең замандашы, шагыйрь, Тукай бүләге лауреаты Рәдиф Гаташ Хәсән Туфанның 50нче елларда ук Клара Булатованы "татар әдәбиятының киләчәге" дип атавын хәтерли. "Клара аксакалның өметен тулысынча аклады, - ди Гаташ. - Ул бик үзенчәлекле, халыкчан, хикмәтле фикерле шагыйрә. 1950 еллар ахырыннан бирле авылда яшәп, балалар укытып яза. Хатын-кыз шагыйрәләр арасында иң абруйлы, иң күп эшләгән кеше. Шигырьләре дә җырлап тора, җырга салынганнары да күп. Хәсән Туфан юкка гына аңа шигърияттә Тәнәкә исемен кушмаган. Иҗатына сокланып яшәдек. Шуңа аны Тукай бүләгенә чыгару бик табигый әйбер. Клара бу премиягә күптән лаек! - диде "Туганайлар" газетына Рәдиф Гаташ.

Без дә шулай дибез. Инде 75 яшен тутырган, дистәләгән китап чыгарган, җырлары сәхнәдән төшмәгән, иң мөһиме - халык яраткан Клара Булатова, һичшиксез, Тукай бүләгенә лаек.

Дөрес, әле минем акчам юк та -

Каләмем бар, аннан телем бар!

Зурласам да илдә, хурласам да,

Ышандыра торган сүзем бар!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: