Туганайлар

Питрау - халык бәйрәме?

20 июль көнне Мамадыш районы Җөри авылы янында урнашкан Тырлау аланында елның иң көтеп алынган вакыйгасы – XX республикакүләм “Питрау” керәшен мәдәнияте фестивале узды.

Зур чара буласы җирдә һава да икенче шикелле. Булачак тантана, зур бәйрәм атмосферасы таралган иде биредә. Кая гына карасаң да, гөжелдәп торган бал корты оясында кебек — һәммәсе эштә. Төп мәйданда тантаналы ачылышка әзерләнәләр, режиссёр нәрсәгәдер риза булмыйча, әмерләр бирә. “Керәшен авылы”ның да үз мәшәкатьләре – ансамбльләр тыз-быз килеп йортларын бизи, киендерә, кайберәүләре җырларын кабатлый. Чибәрләр мәйданчыгында аппаратураның көйлелеген тикшерәләр, сәхнәдә узган елларның “Кряшен чибярляре” репетиция ясый. Шунсына игътибар иттем, быел Керәшен авылы белән чибәрләр мәйданчыгы урыннарын үзара алышынган. Чибәрләрнең сәхнәләре дә башка еллардан зуррак, заманчарак булып күренә, өстәвенә, зур экран да көйләгәннәр.

Бик кызу иде бу көн. Салмак кына исеп алган җил һәм якында гына “Тәпи чишмәсе” булмаса, авырга туры килер иде, дип уйлыйм. Ерак юлдан килгән арыганлыкны һәм бераз сусаганлыкны басар өчен, без дә чишмәгә юнәлдек. Килеп җиттек – ә анда чират! Тезелешеп су алырга торалар. Кайсы шешә тоткан, берәүләрнең кулында хәтта аш казаны. Берничә егет чишмә янындагы купельга сикереп су коена. Менә әкәмәт! Изге чишмә, дигән сүзләр йөри бит. Тәннәрен сихәтләндерү өчен килүчеләрдер инде болар.

Менә ансамбльләр озын коридор ясап тезелде. Димәк, тиздән бәйрәм башланачак, мәртәбәле кунаклар килгән. Болар – Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, “Ак Барс” Холдинг” компаниясенең генераль директоры, Республика керәшеннәренең иҗтимагый оешмасы идарәсе җитәкчесе Иван Егоров, Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов, Ираннан ук килгән бизнесменнар һәм башкалар...

“Питрау” музее, “Керәшен ишегалды”, “Кряшен чибярләре” фестивале мәйданчыгы, “Җир-ана байлыклары”, “Тәпи чишмәсе” җыры, “Аучы һәм балыкчы почмагы”, “Димче почмагы” “Әкият” мәйданчакларында һәммәсен дә кунак кабул итәргә әзер торалар иде.

Бәйрәм кунаксыз булмый

Биредә кунаклар балык тотарга өйрәнде, җирнең табигый байлыкларыннан авыз итте, чын авыл мунчасының серләренә төшенде, Питрау музеенда бәйрәмнең 20 еллык тарихын белде, сәүдә рәтләрендә урнашкан “точка”ларга Алабугадан Лидия Ломакинаның курчак ясау ысуллары белән, Мамадыштан Лариса Спиридонованың нокталы техника буенча ясалган керәшен орнаментлары һәм башка күп төрле осталарның эшләре белән танышты.

Делегация төп бәйрәм башланачак мәйданга килде. Мәйданга карасаң, исең китәрлек. Бер генә почмакта да урын калмаган, кеше шыгрым. Тынлык, җәмәгать... Башлана. Иң беренче булып сәхнәгә бәйрәмнең төп кунаклары – Татарстан, Башкортстан, Удмуртиядән килгән 50 гә якын ансамбль чакырылды. Менә алар, Питрауның төрле төстәге кабатланмас чәчкәләре! Бер-бер артлы мәйданга ансамбльләр керә башлагач, күңелемдә халкыбыз өчен горурлык хисе уянды. Ничек күп без һәм нинди төрле!

Килгән кунакларны бәйрәм белән котлау һәм зур уңышларга ирешкән карендәшләребезне бүләкләү өчен сүз мәртәбәле кунакларга бирелде. “Мин республика халыкларының милли бәйрәмнәренә һәрвакыт җылы хисләр белән киләм, аларның колоритына һәм аерым күңел күтәренкелегенә сокланам. Бүгенге Питрау да шундый. Питрау – Җөри авылы янындагы мәйданда быел егерменче тапкыр керәшеннәрне һәм бөтен республика, һәм күрше төбәкләрдән кунакларны җыя торган бәйрәм”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин. Ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның сәламләү хатын җиткереп, Төркия, Иран, Мәскәү, Санкт-Петербург, Башкортстан, Удмуртия, Оренбург, Самара, Чиләбе өлкәләреннән һәм башка күп кенә төбәкләрдән килгән күпчелек кунакларны сәламләп, бәйрәм белән котлады.

“Татарстанда 200 меңгә якын керәшен яши. 20 ел Питрау оештыру дәверендә бәйрәм турында белгән һәм халкыбызның гореф-гадәтләре турында күзаллаган тулы бер буын яшьләр үсеп чыкты. Бу безнең зур байлыгыбыз һәм киләчәгебез”, - дип сөйләде Анатолий Иванов.

Бәйрәмнең төп оештыручысы булган Иван Егоров: “Кечкенә генә авыл бәйрәменнән без Республика керәшен культурасы фестивале статусына күтәрелдек. Татарстаннан гына түгел, читтәге регионнардан да кунаклар кабул итәбез. Россиядә таралып яшәгән карендәшләребезне без йодрыкка берләштереп, бергә җыябыз. Республика керәшен оешмасы төзелгәннән соң, Питрау да яңарыш кичерде. Шушы елларда эшләнгән эшләр барысы да ярылып ята. Яшьләр мәйданы. Балалар чыгышы. Фольклор коллективлар парады. Мәйданыбыз түрен тоткан “Бәрмәнчек” ансамбле. Барысы да бәйрәмебезнең бизәге, мәйдан күрке”, -дип сөйләде.

Бәйрәм байрагын быел Җөри авылыннан хезмәт ветераны, Атказанган механизатор, алты бала атасы Михаил Егоров, узган елгы “Кряшен чибяре” Алиса Исакова, Питрау батыры Раил Нургалиев күтәрде. Питрау байрагы күкләргә күтәрелеп, Тырлау аланын яктыртты, бәйрәмгә старт бирде.

 

Без — табигать баласы

Керәшеннәр табигать белән нык бәйләнгән. Питрауның прологында халкыбызның табигатькә карата булган үзенчәлекле мөнәсәбәте чагылдырылды. Балаларын җиләк җыярга ияртеп алып килгән Марҗый әби аларга бәйрәмнең асылын, табигать кануннары турында сөйләде.

Cоңыннан керәшен фольклорында чагылган өй һәм абзар ияләре образлары чыкты. Бу рольләрне Галиәсгар Камал театры актёрлары башкарды.

“Бәрмәнчекләр” мәйданның бизәкләре булдылар. Халкыбызның дәртле биюләрен, моңлы җыруларын җырлап, Питрау бәйрәменең бар асылын күрсәттеләр. Биредә шулай ук Мамадышның Дүсмәт авылыннан “Тәңкәләр”, Казаннан “Мирас” балалар ансамбльләре чыгыш ясады.

Кышны, язны, җәйне, көзне чагылдырган кызлар мәйданга чыкты. Бу кызларга исләрем китте. Башларында 6-7 килограммлы конструкцияләр! Шуңа да карамастан, салмак, җиңел генә хәрәкәтләнеп, бар тамашачының игътибарын үзләренә җәлеп итеп тордылар. Күк йөзенә кошчыклар, күбәләкләр очырылды, алтын кәгазь кисәкләре яңгыр булып сибелде.

Соңыннан барлык ансамбльләр дә, урыннарыннан торып, Питрау түгәрәк уенын әйләнделәр. Бәйрәмнең ачылыш тантанасы шулай тәмамланды. Оештыручылар булдырды! Керәшен халкының бар матур традицияләрен чагылдырган, мәңге истә калырлык, искитмәле тамаша ясадылар. Тик шулай да, күңелгә нидер җитеп бетмәде кебек. Бәлки, 20 еллык булгач, бу мәйдан түрендә камаллыларны түгел, ә халкыбызның күренекле артистларын, ансамбльләр катнашуын күрергә теләгәнмендер. Тамашада төп рольләрне шулар башкарырга тиешле иде, дип саныйм мин.

Уңда көрәш мәйданы, сулда керәшен дөньясы

Сайла. Һәркем үзенә нәрсә ошый, шунда юнәлде. Мин данлыклы димче Гөрпинә түти янына ашыктым. Халыкның биредә кимегән мәле була микән ул? Димче почмагы 10 еллар элек оешкан. Шул еллар эчендә күп кешеләрне парлаштырдым, ди ул. Кызык кына уеннан килеп чыккан димчелек почмагы хәзерге вакытта Питрауның бер уникаль мәйданчыгына әверелде.

Гөрпинә почмагыннан соң үзебезнең ансамбльләр җыйналган “Керәшен авылына” киттем. Керәшен авылында тормыш гөрләп тора. Урам түрендә сәхнә куелган. Биредә төрле район керәшеннәре җырулары яңгырый. Кара-каршы төзелгән өйләр кунаклар кабул итә. Быел бу өйләрдә Удмуртиядән Грахов районы, Татарстаннан Алексеевск, Питрәч, Зәй, Кукмара һәм Мамадыш керәшеннәрен күрергә була иде.

Иң ерактагы Грахов керәшеннәренә тукталдым. Грахов ансамбле бирегә яңа составы белән килгән. Беренче тапкыр килүләре, ди. “Буыннар алышынып, шундый ансамбль барлыкка килде”, - дип сөйләде Грахов районыннан килгән Юрий Данилов. Питрауда үзе бишенче тапкыр икән. “Шушы еллар эчендә бәйрәм шактый үзгәрешләр кичерде. Музей, яңа төрле төзелмәләр, яңа коллективлар күренә”, -дип бүлеште ул.

2003 елдан бирле Питрау бәйрәмендә катнашучы Алексеевск районыннан Кызыл Бәрән ансамбле белән дә аралаштым. Ансамбль җитәкчесе Ирина Яковлева 4 сәгатьлек юл мәшәкатьләре, Питрауның ошаган мизгелләре турында җентекләп сөйләде. “Өебезне үзебезнең як керәшеннәре йолалары буенча бизәдек. Монда барсы да авылыбызның музей җиһазлары”, - диде ул. “Бәрәнҗәр”не биредә һәммәсе таный, диләр. Бу алар өчен зур дәрәҗә икән.

Тукай районы Иске Җирекледән “Якын туганнар”, Кенәздән “Айбагыр”, Бордыдан “Туганайлар”, ә Мәләкәс авылыннан берьюлы өч ансамбль – “Питрау”, “Асыл бизәк”, “Яшьлек”! 2018 елда оешкан “Асыл бизәк” ансамбле Питрауга беренче ел килә. Оештыру дәрәҗәсе югары, диләр алар. “Иң яратып караган өлешем – ул пролог. Катнашучылар булгач, Питрауның уеннарын, башка җирләрне күреп тә булмый. Ансамбльләр бик күп. Биредә дә без 24 нче булып чыгыш ясаячакбыз. Берәүләр 34 нче чыгыш ясарга тора”, - дип сөйләде “Асыл бизәк” ансамбле катнашучысы Лидия Фәртдинова. Питрау быел катнашучылар саны буенча рекорд куйды. Татарстанда барлыгы 60 керәшен ансамбле бар. Бирегә шуларның 40-тан артыгы җыйналган иде. Ә хәзер уйлап карыйк әле. “Керәшен авылы” сәхнәсендә 40-тан артык ансамбль чыгыш ясаячак. Шул номерлар арасында әле аерым артистлар да бар. Иң соңгы сәхнәгә чыгучы ансамбльгә күпме вакыт көтәргә кирәк?!

Кешенеке — үзәктә, үзебезнеке — кештәктә

Зур сәхнәләрдә татар һәм рус эстрадасы йолдызлары чыгыш ясады. “Рондо” төркеме лидеры Александр Иванов һәм “Мануфактура”, “Форум”, “Электроклуб” төркемнәре солисты Виктор Салтыков, татар эстрадасы йолдызлары керәшен мәдәнияте бәйрәменең түрен тоттылар. Бер сүз дә юк! Артистларның чыгышлары югары дәрәҗәдә булды. Тик минемчә, бәйрәм түрендә акчага чакырылган йолдызлар түгел, чын күңелдән, керәшен мәдәнияте өчен җан атып йөргән ансамбльләр булырга тиеш иде. Питрау – ул бит халык бәйрәме! Ә инде чынбарлыкка килсәк, үз артистларыбыз, ансамбльләребез шушы йолдызлар күләгәсе астында калды. Керәшеннәр үз “почмакларында” чыгышларын зарыгып көтеп ятканда, башкалар иркенләп зур сәхнәне тотты, үз иҗатлары белән таныштырды.

Һәрбер мәйданчык үзенчә кайнап торды. Кемнәрдер концертларда йөргән мәлдә, икенчеләре ярышлар карады. Көрәш, су өстендә капчык сугышы – бәйрәмнең иң азартлы уеннарының берсе. Җыен ахырына якынлашкач, елдагыча, “Керәшен авылын”да зур учак ягылды. Халык учак тирәли әйләнде. Батыр йөрәклеләре учак аша сикерде. Төнге уникедә бар аланны яңгыратып салют атты. Тырлау төрле төсле утлар белән яктыртылды.

“Питрау ул бер генә...”

“Питрау – 2019”да грандиоз тамаша булачагына беркемнең дә шиге юк иде. Шулай булды, дип әйтә алабызмы соң? Әлбәттә! Тырлау аланына 60 меңгә якын халык җыелды. Массакүләм мәгълүмат чараларында язылган мәкаләләр дә ни тора. Мәсәлән, “Интертат” журналисты Питрау турында болай дип яза: “Керәшен халкына афәрин! Гашыйк булдым. Алар эшләрен җиренә җиткереп эшли! Алар ничәмә-ничә сәгать кеше күңелен күргәннән соң ял итәргә лаеклы! Шәхсән мин үзем ничә километрга сузылган Тырлау аланына – Питрау мәйданына кереп килүгә үк шуны аңладым: Питрау ул бер генә һәм аның белән бер генә район Сабан туе да тигезләшмәячәк!.. Керәшеннәр турында еш кына “дин генә башка инде” дигән фәлсәфә ишетергә туры килә, әмма бу алай түгел...”.

Башкаларда шундый хисләр уята алабыз икән, димәк, эш дөрес вектор буенча бара, дигән сүз. Алга таба да шул юл буенча барып, милли гореф-гадәтләребезне онытмыйча, Питрауның дәрәҗәсен зур үрләргә күтәрергә язсын иде, дигән теләктә калам.

 

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 27 июль 2019 - 12:27
    Без имени
    Язмагыз бик ошады! Торткэлэу дэ оста