Туганайлар

Питрау кайтавазлары

Июль ае, ямьле бәйрәмнәре белән күңелләрне сөендереп, инде китеп бара.

Быелгы Питраулар, Казанскиларны, матур истәлекләренә төреп, күңел түренә салып куяр вакыт җитте. Тагын бер елга. Ә аннары, быелгысыннан да шәбрәкләре килер. Шуны телик. Питрау үзе үтсә дә, аның кайтавазлары әле дә ишетелә. Редакциягә килгән хатлар шул турыда сөйли.

Менә Түбән Кама районы Кушай авылы Питрауына карата язылганы. Аны Ташлыяр авылыннан Роза Альмеева җибәргән.

Кушай хатирәләрне яңартты

"Быел миңа Кушай авылында Питрау бәйрәмендә булырга туры килде. Бәйрәм күңелдәге бик күп хатирәләрне яңартты. Дөресрәге, әнием турындагы хатирәләрне.

1939 - 45 елларда минем әнием - Саҗидә Фәйзуллина Кушай мәктәбендә балалар укыта. Бик авыр еллар. Элеккеге чиркәү бинасын мәктәп итеп җайлаганнар. Утынны күпме генә яксаң да, җылы төшәрлек түгел. Хәер, аның утыны да булмый инде ул чакта. Әниебез мәктәп яны участогына бәрәңге утырта торган була. Ә кышын, балалар мәктәпкә килгәч, аларга икешәр кайнар бәрәңге өләшә. Менә шул бәрәңгеләр күпме баланы ачлыктан йолып кала. Бер чакны, бәрәңгеле булу өчен, укучылар өйләрендәге кечкенәләрен дә ияртеп килә башлыйлар. Шулай итеп, уку күрсәткече дә яхшыра, балаларның да тамаклары туя. Кушай түтиләре әле дә күз яшьләре аша рәхмәт әйтеп искә алалар әниемне.

Без, аның балалары да, гомер буе керәшеннәр белән уйнап үстек. Тормыш иткәндә дә, янәшәдә керәшен туганыйлар күп булды. Мин аларның күңел чисталыгына, эчкерсезлегенә, кунакчыллыгына гел сокланып яшәдем. Бүгенге Питрау да бик ошый. Әнием 94 яшендә гүр иясе булды. Үләр алдыннан Кушай чишмәсенең суын сорады: "Шул суны эчсәм, җаныма җиңеллек алыр идем", - диде. Питрау бәйрәме үзе дә чишмә буенда үтә бит. Миңа бу бәйрәмдә катнашу - икеләтә сөенечле. Рәхмәт оештыручыларга, бик тырышканнар. Виталий Агаповка зур рәхмәт. Һәр елны, ансамбльләрен ияртеп килеп, матур җырларын бүләк итеп китә. Түбән Камадан "Сүрәкә" ансамбле җыручылары шулай ук бик үзенчәлекле көйләре белән сөендерәләр. Бу җирлектә туып-үсеп, хәзер Алабуга шәһәре башлыгы булган Геннадий Емельяновка да рәхмәт, якташларын ярдәмсез, бәйрәмсез калдырмый.

Күңелдәге шушы рәхмәт сүзләрен бәйрәмне оештыручыларга җиткерәсем килгән иде."

Мария Давыдова - Тукай районы Калинин авылыннан, Чаллы Питрауы турында.

Ипподром да бер дигән

"Иртәдән бирле бертуктамый яңгыр койгач, Чаллыда Питрау бәйрәме үтмәс инде, дигән идек. Бөтен нәрсә Ходай кулында шул. Әнә бит, бер дә туктамаска охшаган яңгыр кичке якта туктады, ялтырап кояшы чыкты. Менә дигән Питрау киче җитте. Питрауны быел башка урынга - Ипподромга күчергәннәр, дигән хәбәрне ишетү дә, эчне сызып алган иде. Яңа урында икәнен халык ишеттеме икән? Ишетмәсә, мәйдан буш була инде...

Юкка борчылганбыз. Урыны да көйле, кешесе дә искиткеч күп, артистлары да шәп, бәйгеләрдә катнашучылар да актив булды. Елдагыча, Чаллы Питрауы халыкны күрештерде, уйнатты, биетте, җырлатты. Бәйрәмгә шәһәребез башлыгы үзе дә килеп, җылы сүзләрен әйткәч, бәйрәмнең күрке тагын да артты. Виталий Агапов быел да Чаллы Питрауын килгән кеше рәхәтләнеп күңел ачарлык итеп үткәрде. Рәхмәт аңарга.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: