Туганайлар

Петровка Завод мәктәбе коллективы Инглиз – Америка җыры фестивалендә I урынны яулады

Сарман районы Петровка Завод мәктәп укучылары муниципаль конкурста чыгыш ясады

26 ноябрь көнне Сарман гимназиясе базасында “Өйрәнелә торган тел илләре музыкасы” дигән Инглиз - Америка җырының муниципаль конкурс-фестивале узды. Бу хакта “Сарман” хәбәр итә.

Конкурста районның 11 мәктәбе катнашты. Укучылар зур кызыксыну һәм теләк белән үзләренең сәләтләрен һәм талантларын чит телләрдәге яраткан җырларын башкарып күрсәттеләр. Балалар конкурска бик җаваплы карадылар. Остазлары җитәкчелегендә җырлар, костюмнар сайладылар, номерлар куйдылар.

Жюри алдында ике номинациядә 19 матур номерны (солоны башкаручылар һәм коллективларның башкарулары) бәяләү катлаулы бурыч торды. Жюриның барлык әгъзалары да чыгышларны бик теләп тыңладылар һәм катнашучыларны бәяләделәр.

Фото: Сарман

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: