Туганайлар

Пелагея һәм Илья Михайловлар Яңа ел белән котлый

Керәшен хәрәкәтенең ветераннары Пелагея һәм Илья Михайловлар карендәшләрне Яңа ел белән котлап, матур шигырь юллаганнар.

***

Әтәч елы алып килсен

Тынычлык һәм иминлек.

"Туганайлар"га күп укучы

"Бәрмәнчек"кә яңа йорт!

Яшь киленгә - яшь кайнана,

Яшь кызларга - бай егет,

Эшмәкәрләргә - төпле банк,

Җырчыларга - көр тавыш,

Биючегә - яңа галуш!

Өлкәннәргә - яңа көч,

Пеләшләргә - яңа чәч,

Пенсионерларга акча - бер букча,

Пенсиягә яшәп була -

Эшләргә көчең булса!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: