Туганайлар

Печәнне Элҗенгә кадәр әзерлә

Борынгы заманнарда печәнне Питрау бәйрәменнән алып Элҗенгә кадәр әзерләп бетергәннәр. Бүгенге көндә печәнне ничек әзерлиләр? Борынгы традицияләр сакланамы?

Әби-бабаларыбыз заманында күмәкләшеп печән чабарга бару гадәте булган. Берничә көнгә сузылган бу эшкә туганнар җыелышкан. Бергәләшеп чапканнар, әйләндерә-әйләндерә киптергәннән соң, җыеп, атлар белән ташыганнар. Бу туган-тумачаны берләштерә, якынайта торган эш булган. Су баса торган җирләрдә әйбәт, сусыл печән үскәнлектән, безнең якта андый җирләрне халык арҗактагы печән дип атаган. Елга аша, көймә белән, уңдырышлы печән үскән якка да чыкканнар, анда берничә көн куна-төнә эшләгәннәр. Әзер печәнне кибәннәргә куйганнар. Ә кыш көне печәнне шул кибәннәрдән чана белән ташыганнар.

Халкыбызда печәнне Питраудан соң әзерләргә кирәк дигән ышану яши. Ул җәйге кояш торгынлыгы белән бәйле. Кошлар бала чыгарган, ә үлән җитешеп бетмәгән чорда бабаларыбыз табигатьне борчып йөрмәгән. Алар табигатьнең бөтен халәтен, тәртибен белеп яшәгән. Үләннәр тәмам өлгергәч кенә, аны чабарга рөхсәт ителгән. Печәнне Элҗенгә кадәр бер-ике атнада бетереп, уракка төшкәннәр. Элҗеннән соң печәнне черетә торган тоташ яңгырлар киткән. Элек печәнлек җирләре күп булмаган. Ул вакытта печәнне кирәгеннән артык әзерләмәгәннәр дә. Узган кыштан калган печәннең файдасы, туклыклылыгы бетә, салам кебек була, дип санаганнар.

Бүгенге көндә күмәкләшеп печән чабарга баручылар да юк, Питраудан соң  гына чабарга  ярый дигән сүз дә онытылган. Бик күп якларда болындагы печән дә чабылмыйча ята. Мал булмагач, печән нәрсәгә?!

Республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматларына караганда, бүгенге көндә Татарстанда барлыгы 2,5 миллион тонна сенаж һәм 410 мең тонна печән әзерләнгән. Авылларда мал асраучы гаиләләр дә, шәхси фермерлык хуҗалыклары да терлекләренә азык әзерләү белән мәшгуль.

Менделеевск районының Сәйтәк авылы фермеры Георгий Харитонов та 250 баш мөгезле эре терлегенә печән хәстәрли. Ул үзенең 200 гектар җирендә бөртекле культуралар һәм күпьеллык үлән үстерә. Планында  – малларга 500  тонна печән һәм 1000 тонна сенаж әзерләү. Ел азагына ферма бинасы төзелеп беткәч, терлекнең баш санын арттырырга җыена. Авылда Георгий Харитонов кебек фермерлык хуҗалыгы оештыручы кешеләр башка юк. Берничә баш сыер асраучы гаиләләр дә сирәгәеп бара. Терлеге булганнарның күпчелеге печәнне үзе чабуга караганда, шәхси хуҗалыклардан төргәк-рулонлап сатып алуны өстенрәк күрә. Бу якларда зур рулоннарның бәясе 12001300 сум чамасы икән.

Малга кыш көне печән генә ашатмыйлар. Терлек азыгы булган фураж да, сенаж да  кирәк. Алексеевск районының Кызыл Бәрән авылыннан Александровлар гаиләсе үз фермаларында малларга катнаш азык ашаталар. “Катнаш азыкка – 8 килограмм фураж, 2 килограмм рапслы жмых-түп, 1,5 килограмм салам, 1,5 килограмм печән, 1 килограмм премикс,  8 килограмм сенаж, 15 килограмм силос керә. Ябыгып китсәләр, патока (бәрәңге балы) кушабыз. Сыерларны көтүлеккә чыгарганыбыз юк”, – дип сөйләде Наталья Александрова.

Александровларның 500 гектар җирләре бар. Анда алар кукуруз, арпа, люцерна, солы һәм башка азык культуралары үстерәләр. Фермада малларга катнаш азык ашаткач, печән үстерүгә артык әһәмият бирелми. “Печәннең булган кадәрен дә сатканыбыз юк. Эшчеләребезгә һәм танышларыбызга таратабыз”, – дип сөйләде Наталья.

Элек халык, нигездә, чалгы белән печән чапкан булса, хәзер инде моточалгы, триммер, мотоблок кулланалар. Чөнки заманча мотоблоклар тиз арада зур мәйданда печән чабу мөмкинлеге бирә.

Кукмара районының Үрәсбаш авылында бүгенге көндә печәнне чалгы белән чабучылар бөтенләй юк икән инде. Бу турыда безгә Үрәсбаштан комбайнчы Григорий Сафаров сөйләде. Ул кыр эшенә 30 еллап гомерен багышлаган. Сафаровларның үз кырлары бар. Монда үстерә торган күпьеллык үлән терлекләргә кыш буе ашатырга җитә. Григорий Сафаров фикеренчә, печәнне чәчәк атканчы, яшь килеш чабарга ярамый. “Чәчәк атмаган печән әле җитешеп бетмәгән була. Аның күләме югала. Андый печәнне яшь бозаулар өчен генә әзрәк әзерләсәң ярый”, – дип аңлатты Григорий Николаевич.

Быел печән дә, җиләк тә күп булды. Печәннең яхшы булуы табигать шартларына гына түгел, ә җирнең туклыклы элементларга бай булуына да бәйле. “Яз көне күпьеллык үлән үстерелә торган җирне яхшылап тырмаларга һәм җиренә бераз ашлама кертергә кирәк”, – дип сөйләде әңгәмәдәшем. Аның кырларында клевер, люцерна һ.б. үсә. Малларына ул печән генә түгел, сенаж да әзерли. Сенаж печәннән дымлылыгы белән аерыла. Сенажның дымлылыгы 40-55 процент тәшкил итсә, печәннең дымлылыгы 14-17  проценттан артмаска тиеш. Григорий Сафаров инде икенче покоска әзерләнеп ята. “Беренче покос июнь урталарына туры килә. Бер айдан соң ашлык сугырга чыкканчы икенче покосы җитешә”, – дип сөйләде ул. Икенче покос Питрау чорына туры килә. “Элек печәннең орлыгы җитешеп коелсын өчен, Питраудан соң гына урман буена чабымга кертәләр иде”, – дип сөйләде Григорий дәдәй.

Печәнне, сенажны хәзер полиэтиленга төреп саклый башладылар. “Полиэтилен эчендә печән кыш көне дә яшел килеш саклана. Ләкин полиэтиленда саклау аз мал асраучыларга бик кыйммәткә барып баса. Мондый ысул зур ферма хуҗаларына гына кулай. Чөнки полиэтиленны бер ачсаң, анда калган печәнне озак саклап булмый. Тиз арада малга бирергә кирәк. Һава кергәч, печән чери башлый”, – дип аңлатты Григорий Сафаров.

Авыл кешесе өчен печән әзерләү – иң мөһим эшләрнең берсе. Кыш буена малына җитәрлек күләмдә печән әзерләп бетермичә, хуҗаның күңеле тынычланмый. Печән өсте үткәч, бер иркен сулыш алып, башка эшләргә  тотынырга була.

Фото: Pixabay.com

 

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: