Туганайлар

Папауда яңа музей!

Чиләбе өлкәсе Нагайбак районы авыллары бай-бай музейлары белән данлыклы. Чибәркүл районы керәшен авыллары бу мәсьәләдә алардан шактый калыша. Тик аларда да боз кузгалган инде. 14 октябрь - Покрау бәйрәме көнне (Покрау - По­повка авылының престол бәйрәме) Поповкада этног­рафик музей ачылган. Музей­ны ачу тантанасында район башлыгы Александр Король, аның социаль мәсьәләләр...

Ачылу тантанасына өлгермәсәк тә, бу музейны үз күзләребез белән күрү бәхете безгә дә эләкте. Папау авылы­на төн уртасы җиткәндә генә барып төштек. Инде бу вакыт­та ничек кеше мәшәкатьләп музей ачтырып йөрисең, дип борчылган идек. Юкка бор­чылганбыз. Йөгерттереп кенә завклубны китерделәр, музей җитәкчесе Надежда Уряше­ва инде клуб алдында көтеп тора иде. Бер кешегә күпме энергия бирелгәнен башкар­ган эшләреннән күреп, я, Хо­дай, боларның барысына да ничек җитешә икән бу, дип аптырарлык. Надежда Ни­колаевна моннан өч ел элек керәшен яшьләренең беренче форумына килде. Питрәч ягы­на оештырылган экскурсиядән дә, керәшен чиркәвендә бар­ган службадан да, "Гөргөри кияүләре"н караганнан соң да күзләре яшьләнде аның. "Мон­нан ары без яшәгән күк яшәргә ярамый, Чибәркүлгә кайткач, мин дә үзебезнекеләрне кузга­там", - дигән иде ул аерылыш­кан минутларда. Һәм үз сүзендә торды. Форумнан соң бер-ике ай үттеме-юкмы, Чибәркүл як­ларыннан күңелгә җылы кертә торган хәбәрләр килә башлады. Мәктәп балаларыннан да, авыл кешеләреннән дә ансамбль оештырган. Керәшенчә сцена­рийлар төзеп, шулар буенча постановкалар куйган, музей өчен материаллар туплый башлаган һәм башкалар, һәм башкалар. "Туганайлар" газе­тасы үткәргән Бөек Җиңүнең 65 еллыгына багышланган конкурста да Папау мәктәбе укучыларының иҗади эшләре иң әйбәтләр рәтендә булды. Керәшен яшьләренең Икенче Форумына килгәндә, Надежда Уряшеваны белмәүчеләр инде аз булгандыр. Ул анда элекке нагайбак-керәшен киемнәрен киеп йөрде, мастер-класста, түгәрәк өстәлдә катнашты. "Казанга мин үз шәһәремә, ту­ганнарымны күрергә килгән күк киләм, әллә никадәр энергия алып кайтып китәм", - дигән иде хушлашканда.

Инде менә аның җитәкчелегендә Папау авылын­да нинди бай музей ачылган. Үзе оештырган "Чишмә" фольклор ансамбле җыручылары белән берлектә, Покрау кунакларын каршылаганнар. Аның адресы­на кунаклардан бик күп җылы сүзләр әйтелгән, музей өчен бүләкләр калдырылган.

- Безнең авыл Россиянең иң матур җиренә урнашкан. Музеебыз булгач, туристларны да кабул итә алачакбыз. Му­зей экспонатларыннан күчмә күргәзмәләр оештырырга уй­лыйбыз. Борынгы әйберләрне җыю әле дә дәвам итә. Безнең авыл гомер-гомергә оста гөсләчеләре белән макталган. Соңгы гөсләче - Матвей Федо­ров (1897 елгы) турында "Пос­ледний гусляр" дигән фильм да төшерелгән. Кызганыч, хәзерге көндә гөсләдә уйный белүчеләр дә, андый уен коралы да калма­ды. Матвей дәдәйнең гөсләсе Чибәркүлдә саклана. Тагын бер гөсләсе улында, диләр. Авылы­быз горурлыгы булган ул гөсләне ничек тә музеебызга кайтарырга иде, - ди Надежда Николаевна, югалткан кыйммәтләребез өчен борчылып.

Папау музеена бүгенге көндә Матвей дәдәйнең, уты­рып, гөсләдә уйнаган урындыгы куелган. Керәшен авылларында инде әллә ни очрамый торган туку станогы, җеп эрләү машина­сы, агачтан эшләнгән ау һәм эш кораллары әле аларда күп икән. Керәшен күлмәкләре, җиләннәр, сүрәкәләр, бистәрләр дә байтак сакланган. Керәшен кызы, инде кияүгә чыккан яшь хатын-кыз киемнәре комплексын күргәндә, башкаларга кызыгырга гына кала. Санкт-Петербург якларын­нан килгән музей хезмәткәрләре ул киемнәр өчен зур суммада­гы акчалар тәкъдим итсәләр дә, папаулылар әйберләрен биреп җибәрмәгәннәр. Бу - аларның үткәннәргә карата зур хөрмәтләре турында сөйли.

Папау авылы заманын­да ювелир ясаучы осталары белән дә атаклы булган. Купец­лар ювелир товарлары алырга әллә кайлардан килгәннәр. Ре­волюция, гражданнар сугышы елларында, коллективизация чорында ювелир әйберләрне юкка чыгарганнар. Кемдер Златоуст шәһәре музеенда, кемдер Чибәркүлдә аларның кайберләрен күргән, имеш (Па­пау мастерларының эше ае­рылып тора, ди). Тик аларны бүгенге авыл музеена кайтару - ай-һай, җиңел эшләрдән түгел шул.

Музейның алгы бүлмәсендә бирнә сандыкларын, "милләте" дигән графага "нагайбак" дип язылган элекке метрикалар­ны да, нагайбак казагының киемнәрен дә күреп була. Болгавыр заманнарда Папау кешеләренә үзләренең казак булганлыкларын яшерергә дә туры килә. Георгиевский, Алек­сандр Невский исемендәге орденнарын да озаткалап бетерәләр. Аклар, кызыллар булып, ике якка бүленеп сугыш­канда, казак семьяларының фаҗигасе аеруча зур була. Иван Уряшев - үзләренчә әйтсәк, "Иван Грозный" язып барган көндәлекләрдә әлеге чор ту­рында истәлекләр теркәлгән. Көндәлекләр дәфтәре музейда саклана.

Түр бүлмәдә нагайбак өенең эчке күренеше бирелгән. Сиртмәле бишектә тирбәлүче бала да, бишеккә якын гына ку­елган тимер карават, андагы ма­мык түшәк-ястыклар да бу йорт­та уңган кешеләр яшәгәнлеккә ишарә ясый. Почмакта торган Николай Угодник тәресенә ки­лешле генә итеп тәре яулыгы эленгән. Бу әйберләрдә, бер яктан, Папау осталарының кул җылысы чагылса, чиста, пөхтә, дөрес урнаштырылулары, икен­че яктан, музей җитәкчесенең нинди югары эстетикага ия бу­луын күрсәтә. Менә шуларны ушыбыз китеп карап йөрдек.

"Юк" дияргә әллә никадәр сәбәпләр бар бездә. Ә менә Надежда Николаевна шул "юк"ларны бер якка куйган да, "бар" икәнен исбатлаган. Нигә кирәк, кем өчен кирәк, тә димәгән, бу эш өчен түләмиләр дә димәгән, бары - күңел куш­канны эшләгән. Молодец дими, ни дисең?!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: