Туганайлар

Отец Димитрий Сизов: "Күңелгә чәчелгән орлыкларны харап итмик"

Бу саннан укучыларыбызны республикабызның төрле шәһәр һәм авылларында хезмәт куючы керәшен священниклары белән якыннан таныштыра башларга уйладык. Иң беренче язмабыз газетаның актив хәбәрчесе, халкыбызны агарту өлкәсендә зур эшләр башкаручы, Керәшен Сәрдәсе изге Николай приходы священнигы отец Димитрий Сизов турында булыр.

Ул 1981 елның 26 октябрендә Чистай шәһәрендә туган. Әти-әнисе, кече энекәше белән тыныч кына гомер кичерәләр. Ахыргача шул рәвешле дәвам итәрдәй тоелган тормыш вакыт-вакыт кискен борылышлар да ясап куя. Шул мизгелләр, борчылмыйча гына яшәргә күнеккән Димитрийны тирән уйларга этәреп, һич уйламаган нәтиҗәләргә китерә... Сүзне үзенә бирик.

Күктән билге
Балачагымда, сүз белән генә аңлатып булмый торган мизгелләр кичердем... Ходайга төрле сораулар биреп, аны сынаганым хәтердә: "Бармы син, әллә юкмы? Булсаң, билге күрсәт", - дия идем. Шулай бервакыт, телевизордан патриарший служба карап утырганда, әлеге кешеләр белән мине ниндидер җепләр бәйләгәнне тойдым. Ни өчен шулай булганын гына аңларлык дәрәҗәдә түгел идем. Көтелмәгән очрашу нәтиҗәсе иде бу...

Тормыш мәгънәсе нәрсәдә?
Үсә төшкәч, Ходайга сораулар арта барды. Вакыты-вакыты белән җанда бушлык, тормышның мәгънәсезлеге сизелде... Иртән торгач тәрәзәдән кешеләрнең ыгы-зыгысына карап, уйлый идем: "Ә нигә кеше эшкә, укырга бара? Нигә гел каядыр ашыга? Шулай булгач, кеше ашау-эчү өчен генә яши түгелме соң? Һәм тормыш мәгънәсен югалта"...

17-18 яшьләрдә чын-чынлап тормыш мәгънәсен эзли башладым. Бу сорауга җавап тапмыйча, адәм баласына яшәү дә авыр. Иртәме-соңмы һәркем аңа киләчәк. Кемдер бу турыда ныклап уйланса, кайсыдыр читләтеп кенә узып китәчәк. Күп танышларымны сораштырып та, канәгатьләнерлек җавап табалмадым.

19 яшьләрдә, тормыш мәгънәсен эзләп, озак вакыт төшенкелектә, өметсезлектә, бернидән дә ямь тапмый яшәдем. Бары әлеге халәтемне җиңгәч кенә, тормыш мәгънәсенең бик тирән урнашканлыгын аңлый башладым. Дусларым белән дә Ходай турында фикер алыштым. Ул көннәрем шатлык белән үтте. Буш вакытларда Евангелие укыдым. Хәзер, әниемнең Ходай турында сөйләгәннәре бер дә көлке булмаганын, рухи дөньямның көннән-көн кызыклырак була баруын сиздем. Әнием чиркәүгә чакыргач та, берсүзсез ризалаштым, гәрчә моңа кадәр чиркәүгә йөрмәсәм дә... Һәм шунда мине чиркәү белән нидер бәйләвен һәм бары монда гына күк белән җир тоташканны аңладым.

Бары Ходай белән яшәгәндә генә тормышның мәгънәсе бар! Бу көнне мин Ходайдан тәҗрибә алып, аның белән очраштым...

Неофитлыктан - өлгергәнлеккә
Ике дә уйламый, Казан Духовный Семинариясенә укырга кердем. Минем бу адымымны әнием шундый сөенеп кабул итте һәм бүген ул, арабызда булмаса да, минем өчен дә, энем Геннадий өчен дә сөенеп, бәхиллеген куеп ятадыр. Семинариядә уку миңа күп нәрсә бирде. Әлеге 5 ел эчендә дистә еллар белән яулана торган яңа үрләргә мендем, тәҗрибә тупладым. Шуны да онытмаска кирәк, рухи тормыш ул тиз генә килми. Аны тиз генә өйрәнә торган да түгел, гомер буе шуңа омтылып яшәргә кирәк. Бүгенге заманда ряса кигән һәркемне "духовный" дип атарга яраталар. Ә кем соң ул духовный кеше? Духовный дип, үзендә җазыкның азгын нәпесләрен бетерә, төзәтә алган, Ходай белән аралашып, аның кануннарын тотып яшәгән кешене генә атый алабыз. Үзен моңа багышлаган кеше, башлангыч чорында неофитлык халәтенә эләгә, һәм кеше ул халәтне җиңеп чыгарга тиеш. Бу нәрсә соң?

Неофит - грек сүзе, ул "башлаучы", "яңа кеше", "новичок" дип тәрҗемә ителә. Аның философик мәгънәсе бушлыкны аңлата. Ходай юлына баскан кеше шушы чорны узып, үзенең күңелен благодать белән тутырырга тиеш. Неофитлык мәңгелек түгел, кеше аны узгач, яңа чорга аяк баса. Бу вакытта кеше Ходай тарафыннан сыналу үтә. Күпмедер көрәштән соң яңа, нәпесләрнең тынычлану чоры башлана.

Ни өчен күпләр, Ходай белән якынайгач та, беренче елны бик теләп чиркәүләргә йөриләр, ә аннан соң сүреләләр? Әгәр кеше үзе тырышмыйча, ниндидер могҗизалар көтеп кенә йөри икән, аңардан благодать алына. Хәтта чиркәүгә даими йөрүчеләр арасында да рухи яктан бай кешеләр бик аз. Һәркемдә булган кебек, ул чор миндә дә булды һәм мин аны 2 ел дәвамында уздым. Бары шуны уза алгач кына, кеше үзенең ялгышларын, үз-үзенә һәм янәшәдәгеләргә булган мөнәсәбәтен аңлый, шулар өстендә эшли башлый. Кемдер бу чорны узып чыга алмыйча, кире борыла... Үз-үзең белән көрәш алып бару һәркемнең дә кулыннан килми, шуңа да күпләр бирешә. Барысын да ташлап, кире китү уе мине борчымады. Чөнки мин барын аңлап, бу юлга үз теләгем белән баскач, алга гына барырга кирәклеген аңладым.

Күңел сыкравы
Кызганыч, чиркәүгә авыл халкы аз йөри. Күбесенчә, күр-ше-тирәләрдән киләләр. Аннан, керәшен халкы өстенлекне күбрәк мәҗүсилектән калган йолаларга бирә. Чиркәүгә барганчы, кирәкмәгән эш белән шөгыльләнүне, иртә таңнан эшкә тотынуны мең өлеш артык күрәләр. Кеше чиркәүгә килгәч үз өстендә эшләргә, вакыт белән бергә рухи яктан үсәргә, баерга тиеш. Күпләргә бу нәрсә гел дә кагылмый. Кемнәрдер, дистә еллар буе чиркәүгә йөреп тә, бер адым да алга китми. Үз өстендә эшләп, тырышучылар аз булганга, бездә изгеләр дә аз.

Керәшеннәрне рухи яктан нәсел китермәүчеләр дип әйтергә була. Чөнки безнекеләр беренче урынга дөнья кууны куялар. Шул күңелгә чәчелгән орлыкларны басып бетерә. Һаман сагышланып, гел каядыр чабып, күңелләрендә Алла сүзенә урын калдырмыйлар. "Ник чиркәүгә йөрмисең?" - дип сорасаң, кайсы бакча, кайсы өй эшләрен сәбәп итә. Атна көнне ике сәгатькә келәүгә килергә вакыт тапмыйлар. Таныш рус священникларының да бу турыда: "Керәшен, чиркәүгә килү урынына, иртә таңнан бакчага чыгып эшләүне артык күрә..." - дигәне бар. Үз халкың турында шундый аяныч һәм шул ук вакытта дөрес тә сүзләр ишетү бер дә күңелле түгел.

Евангелиедән отец Димитрий китергән бер мәсәл:

"Мына чячеуче чячяргя чыккан. Чячкян чагында кайсы (бoртoгo) жул кырыйына тoшкян; кошлар очоб килгянняр дя аларны чюбляб бетергянняр. Кайсысы ташлык жиргя тoшкян; анда балчык аз гына булган: балчык сай булганныктан алар тизюк тишелеб чыкканнар. Кояш
чыккач, алар шиnеб беткянняр; тамырлана алмаганга кюря, корыганнар. Кайсысы тигяняклеккя тoшкян; тигяняк усеб житкяч, аларны басыб алган, аннары алар жимеш китермягянняр. Кайсысы жакшы жиргя тошкян: алары тишелеб усеб жимеш китергянняр: кайсысы утыз,
кайсысы алтмыш, кайсысы жoз (бoртoк) китергян, дигян. Аннары аларга aйткян: эшетергя колагы бар кеше эшетсен, дигян".

Отец Димитрий, үз чиркәвеннән кала, Балык Бистәсе районының Керәшен Казысы, Казаклар Чаллысы, Теләче районының Субаш авыллары чиркәүләрендә дә хезмәт итә. Питрәч, Иванай, Карабаян авылларында барган чиркәү төзелешләрендә булышлык күрсәтә. "Чиркәүләре булмаган авылларны да келәүсез тотарга ярамый. Халыкны рухи яктан баетып тору кирәк!" - ди ул.

Бу очрашудан соң күңелдә бер сорау туды: үз авылында шундый зур чиркәү һәм көчле священник була торып, Керәшен Сәрдәсе халкы ник келәүләргә йөрми?

Шулай инде, безнең халык гел зарланып, үзенең битарафлыгына сәбәп табып яши. Чиркәү булмаса, "чиркәү кирәк" дип даулаша, теләгәненә ирешкәч, бер читкә куя, келәүләргә әлеге дә баягы әбиләр генә җыела. Ә бит чиркәүгә килеп, җазык әйтеп өлеш алып чистарыну барыбызга да кирәк."Картайгач, пенсиягә чыккач, йөрермен әле..." - дип, тагын читкә тайпылабыз. Ә кем әйтте әле сиңа картаю яшенә җитә алачаксың, дип? Безнең кулда бүгенге көн, һәм без бүгенгене иртәгәгә калдырмаска тиеш!...

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: