Туганайлар

Ордены кайтты

Газетабызның узган елның бер санында бабам, Питрәч районы Керәшен Сәрдәсе авылында туып-үскән Семенов (Морозов) Михаил Матвеевич турында "Исемең белән кайт" дигән язма бастырган идек. Ул язмада бабамның югалган ордены турында да сүз булган иде. Менә шул "Кызыл Байрак" (әнием әйткәнчә, "Кызыл Йолдыз" түгел икән) ордены табылу турында хәбәр ителде. Бу...

 

Газетабызның узган елның бер санында бабам, Питрәч районы Керәшен Сәрдәсе авылында туып-үскән Семенов (Морозов) Михаил Матвеевич турында "Исемең белән кайт" дигән язма бастырган идек. Ул язмада бабамның югалган ордены турында да сүз булган иде. Менә шул "Кызыл Байрак" (әнием әйткәнчә, "Кызыл Йолдыз" түгел икән) ордены табылу турында хәбәр ителде. Бу хәбәрне Питрәчтә 22 июнь - Хәтер һәм кайгы көнендә узган митингта районның военкомат вәкиле укып узган. Бүләкләнү турындагы кәгазен бабамның улы Морозов Василий Матвеевичка район башлыгы үзе тапшырган.

Әйе, бик дулкынландыргыч, һәм шул ук вакытта бик сөенечле хәбәр булган ул. Тик, шушы олы вакыйганы, без - балалары, оныклары, авыл халкы өчен генә түгел, район өчен истәлекле вакыйганы, зуррак итеп, балаларын чакырып уздырырга да мөмкин булгандыр дигән уй-теләк калды. Мондый хәлләр бит көн дә, ел да булып тормый. Гомергә бер була торган вакыйга. Бабамның әле ул сугышка киткәндә калган 6 баласының бишесе исән-сау. Алардан туган балалары, балаларының балалары күпме?!

Өлкән сержант, отделение командиры моңа кадәр "Батырлык өчен" медале белән бүләкләнгән Семенов (Морозов) Михаил Матвеевичның әлеге орденга ни өчен тәкъдим ителүе турында да бер сүз булмаган.

1943 елның январь аенда Украинаның Луганск өлкәсе Новая Серебрянка станицасы өчен барган сугышта яраланган хәлдә фашистлар тарафыннан кулга алына ул. Допроста берни дә сөйләмәгән, дәшмәгән өчен яраларын ачып, озаклап җәзалыйлар. Инде берни дә килеп чыкмасын аңлагач, ахыр чиктә телен кисеп алалар. Канга баткан, ярым ялангач хәлендә чатнама суык карга чыгарып аталар. 20 январь көнне була ул.

Кинолар төшереп, уку дәреслекләренә кертерлек җан өшеткеч мисал, батырлык үрнәге бит бу. Югыйсә, нәкъ менә хәзерге заманда, балаларда туган илгә карата патриотизм югала дип сөйләнгән вакытта, бу бик кирәкле, уйландыра торган гамәл булган булыр иде. Әлеге мисал уйлап чыгарылган әйбер түгел, наградной листына теркәлеп калган тарихи язулар.

 

Бабабыз, без синең белән горурланабыз!

 

"Ярар инде, онытмаганнар, эзләгәннәр, тапканнар, шунысына да рәхмәт", - ди әнием. Әйе, рәхмәт. Сезгә рәхмәт, әнием. Сезнең әниләргә, сезнең буынга. Ач-ялангач булып та, фронт өчен диеп көнне-төнгә ялгап эшләгән, үз авызыннан өзеп ризыгын биргән сугыш чоры кешеләренә рәхмәт.

Әлбәттә, аерым рәхмәт Казандагы Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы директоры Михаил Черепановка, аның хезмәттәшләренә. Алар ярдәме белән бабабызның сугышта күрсәткән батырлыклары турындагы хәбәр безгә килеп иреште. Кайларда сугышкан, нинди бүләкләргә лаек булган, кайда ятып калган, барысы турында да безгә сөйләп китте. "Геройлыклары өчен Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителгән. Бабагыз белән горурлана аласыз!"- диде Михаил Валерьянович. Әйе, горурланабыз. 73 елдан соң да горурланып сөйләрлек, Герой булган дигән яхшы хәбәр килеп ирешсен әле!

Архив документларын эзләгәндә бабамның бер фамилиядә, аннан туган балалары һәм хатынының икенче фамилия йөртүе дә зур каршылыклар китереп чыгарган. Моны инде без ордены табылу хөрмәтенә дип авылда, Хәтер көне узып бер атна үткәч, бабамның балалары, оныклары бергә җыелгач белдек. Бабам туу турындагы метрика кенәгәсенә Семенов дип теркәлгән булган. Әбиебез (хатыны) белән Морозов фамилиясе белән язылышкан булганнар. Сугышка Семенов фамилиясе белән җибәргәннәр. Ордены табылгач та Морозов булып йөрүче балаларының Семенов фамилиясендә фронтка киткән бабамның балалары булганлыгын суд аша дәлилләргә кирәк була. Шул сәбәпле семьясыннан Морозов Михаил Матвеевичка дип язылган хатлар да барып җитми аңа. Соңгы хатында ул бу турыда: "Сезнең хәлегезне бик беләсем килә. Сездән бер генә хат та килгәне җук шул..." дип тилмереп яза. Менә шулай ике елдан артык семьясының хәлләрен дә белмичә һәлак була.

Бабама Ленин ордены бирелү турында наградной листы табылуы турында оныгы Морозов Николай сөйләп үтте. Советлар Союзы Героена тәкъдим ителүе турындагы документлар мәктәпнең музей-йортында бабабызга багышланган герой почмагында урын алган. Әлеге бүләкләр янына 73 елдан соң хуҗасын тапкап "Кызыл Байрак" ордены да килеп кушылды.

 

Синең сүздән чыкмадык, әти

Очрашуда бабабыз турындагы истәлекләр белән әнием, олы кызы, Марина уртаклашты. "Әтиемнең сугышка киткән көнен бүгенгедәй хәтерлим,-дип башлады ул сүзен. Бу сүзләрне әйткәндә әнием тагын шул 41 нче ел иртәсенә кайтты бугай. Күзләреннән мөлдерәп яшьләр агып чыкты, таякка таянган кулы калтырады. - Барыбыз да әни янына җыелыштык. Әтиебез беренче бишектә яткан өч айлык улы Микулайны иелеп үпте. Аннан кечерәкләрен кочаклады. Аннан мине. "Анагызны саклагыз, балалар. Ул берәү генә...",- диде. Бу сүзләр минем йөрәгемә кереп урнаштылар. Мин бит инде иң олысы, миңа 14 яшь, әнинең терәге булырга тиешлесе. Сакладык әнине. Әни безне саклады. Аның уңганлыгы, тырышлыгы аркасында без алтыбыз да исән-сау калдык, үсеп җиттек. Үзе 98 яшен тутырып үлде. Без, алты баласы, аны соңгы юлга озаттык. Әтиебезнең сугышта күрсәткән батырлыкларын ишетми китте. Җәзалап үтерелүе турындагы хәбәрен ишетү, безгә, тормышның ачысын-төчесен татып олыгайган балаларына да бик авыр булды. Әтиебез өлешенә тигән ачы язмышка йөрәкләребез әрнеде.

Ленин орденына тәкъдим ителгән дигән язуы да бар дидегез бит. Бәлки әле Герой булуы турындагы язулары да килеп чыгар", - ди әнием күз яшьләрен сөртеп.

Бәлки, анысы да ачыкланыр. Язуларсыз да инде бабабыз безнең өчен Герой. Без аның белән чиксез горурланабыз.

 

Евдокия Иванова

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: