Онытканнар...
Дүрт ел буена – 1470 көн, 1470 төн барган, илебезнең барлык милләт халкы бер булып күтәрелеп, арысландай көрәшеп, бөтен Европаны үзенә буйсындырган ерткыч фашистларны илдән куып чыгарган, үз өнендә тар-мар иткән зур сөенечле бәйрәмне 75 нче тапкыр каршыладык. Бу канкойгыч сугыштан исән кайтканнар да инде санаулы. Тик кешенең җаны мәңгелек, бу рәхмәт сүзләрен үзләре ишетмәсә, җаннары ишетер
Безнең әттә – Николай Чулаков, 1919 елгы. 1940 ел башында армиягә алынып, хезмәт иткән чорда сугыш башланып китеп, беренче көннәрдән үк фронтка эләккән. Көчле Гитлер армиясе зур каршылыкларсыз, диярлек, илнең күп территориясен басып алып, Идел буена җитеп, Сталинград өчен аяусыз сугышлар башлаган. Сталинградтан Казанга кул сузымы, ә Казанда немецлар басып алган территорияләрдән күчереп китерелгән оборона заводлары. Сталинградны бирү – инде җиңелү дигән сүз. Сталинның “Ни шагу назад!” дигән приказын сугышчылар гомерләрен биреп үтәгәннәр. Сталинград өчен сугыш 1942 елның июль аеннан башлап, 1943 елның февраленә кадәр барган. Шушы сугышта әттә каты яраланган, озак кына госпитальдә яткан. Госпитальдән соң, инде 1944 елда, аны өенә кайтарып җибәргәннәр. Әттә ягыннан өч ир туган да сугышта булып, Григорий дәдәй үлеп калган, Димитрий дәдәй белән минем әттә Николай кайта алганнар. Мети (Димитрий) агай, снаряд кыйпылчыгы бөтен эчен актарып, ярты эчәклеге юк хәлендә, сызланып гомер кичерде.
1980 еллар тирәсендә мин Волгоградка (Сталинградка) бардым. Меңләгән сугышчы башын салган Мамай курганында булдык. Шушы биеклек өчен барган кан койгыч сугышларда башларын салганнарга куелган истәлек һәйкәлендә немец солдаты сүзләре язылган: “Смертны ли они?..” Шул кадәр куәткә ия Гитлер армиясе ничә айлар буена Сталинградны ала алмаудан гаҗизләнеп, авыр яралы совет солдатларының да соңгы минутына кадәр сугышканын күреп, аларны үлемсез дип уйлап, паникага бирелә башлаганнар. 1930 еллар башында безнең нәнәләрнең семьясын, кулак дип, өйләреннән куып чыгарганнар. Алар тугыз балалы ишле семья белән 1939 елга кадәр урамда, кеше мунчаларында кунып үскәннәр. Сугыш башлану белән, яше җиткән бишесен бер-бер артлы сугышка алганнар: дүрт ир туган, бишенчесе – минем 16 яшьлек нәнә Анна Тапайкина (Чулакова).
Нәнә белән агасы Григорий Тапайкин Карелия фронтына эләккәннәр. Гөри агай (аны “җырак агай” дип йөрттек) лейтенант булган, берничә тапкыр яраланган, контузия алган, исән килеш, 1946 елда әйләнеп кайткан. Нәнә фронт кырындагы корал, солдатлар ташый торган тимер юлны саклаган. Немецлар туктаусыз бомбага тотудан җимерелгән тимер юлны тиз арада кабат торгызып, поездлар йөри
алырлык хәлгә китергәннәр алар. Сугыш кырыннан яраланган сугышчыларны да ташыган нәнә. Ул да бары 1946 елда гына борылып кайта алган. Нәнә ягыннан сугышка киткән биш дәдәбезнең өчесе – Александр, Николай, Егор япь-яшь килеш үлеп калганнар.
Әттә белән нәнә ягын бергә исәпләгәндә, барысы сигез кеше сугышта катнашып, шуның дүртесе үлеп калган, калган дүртесе яралы хәлдә кайткан. Туган илне саклауда шуның кадәр көч керткән, кан түккән нәселем белән горурланырлыгым бар минем. Әттә дә, нәнә дә сугыш турында аз сөйлиләр, искә алырга яратмыйлар ыйы. Йөрәк яраларын кузгатасылары килмәгәндер. Нәнә немец самолетларының яман улап килүләрен, бомбалар ярылудан җир гөрселдәп торганын искә ала иде. Йокыдан сискәнеп, куркып уянган чаклары да күп булды, сугыш һаман
төшләренә кереп, тынычлыкларын ала торган ыйы.
Авылларда үткән елларда Җиңүнең 75 еллыгына истәлек такталары эшләттеләр. Бу киләсе буын дәһшәтле сугышны, кан койган кешеләрнең батырлыгын онытмасын өчен эшләнгән эш. Безнекеләрнең үлеп калганнары ул исемлеккә кергән, исән кайткан әттә белән Мети агай да шунда, тик... Гөри агай белән нәнәне исемлеккә кертергә оныткан иделәр. Европа илләрендә фашистлардан азат иткәндә күрсәткән тиңсез батырлыклары өчен совет сугышчыларына куелган һәйкәлләрне җимерү, үткәннәрне үзгәртеп, тарихны бозып язу бара. Ә үзебезнең иле- без эчендэ бармы соң без башкалардан көткән гаделлек?
Мария МАТВЕЕВА, Кукмара районы, Пчеловод авылы
Фото: pixabay
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев