Туганайлар

Оло кӧннӧ каршы алыу (Хикяйя)

Курмятле карендяшляр! Сезгя 1918 жылда ӓлегя исеме ачыкланмаган кряшен жазыучысы тараплый жазылган бик матур бер проза ӱрняген сонабыз. Анын басма чыганагы: кряшен газите. "Кряшен" милли жямгыят басмасы (Издание национального общества "Кряшен"). 5 март, 1918 жыл. Газитнен адрисе: Казань, Крещено-татарская школа. Бу газитне архивлардан эзляб табыучы ӓм фотога тӧшӧрӧб алыучы: казерге...

Бер кечкеня гня кряшен ауылында Äляксий атлы кеше тора. Äляксийнен семьясы зур, балалары барда жяш, эшче кешесе ӱзе белян катыны гна. Алай булсада, ул эшен тырышыб эшлягянгя кюря, жӧдяб тормой. Тик иген булмаган ачлык жылларны гна Äляксийнен семьясы ӓзеряк аптыраб, кешедян бурычка алыб, жаҥа икмяк ӧлгӧргӧнче, кеше икмяген ашаб тора. Андый жыллар сейеряк була, шуҥар кюря Äляксий ӱз семьясы белян бертигез гня, ӱзенекен ӱзеня житкереб тора.

Äляксий Аллага ышаныб, Анын бойорокларыннан жазмый тороучы кеше. Ул оло уразада ит, сӧт, катык ашамыйчы, бӧтӧн семьясы белян жыл сайын ураза тота. Жыл сайын актык атналар житя башлагач Äляксийнен семьясе Оло кӧн бяйрямен каршы алырга ӓзерляня башлый. Бу актык атнада эш кюб була, ирляргя дя, катын-кызга да, балаларга да эш табыла, бар да эштя була.

Жаз житя. Оло кӧн бяйряменя дя жырак калмый. Ауылда бар калык та бяйрямне каршы алырга ӓзерлянергя тора. Кӧн сайын кояш кызарыныб чыгыб, кюккя меня дя кыздыра башлый, кар тиз эрей. Ауада сабан тургайлары сайрашыб кюккя, кояшка каршы очоб, кюздян жуялгынчы меняляр; аннары кире шул жулдан ук жиргя таба сайраб тӧшяляр. Сыйырчыклар иртядян кичкя чаклы ӱзляреня оялар ӓзерлейляр, озон киртя башына куйган ящикляргя салам белян мамык ташыйлар. Эшляб арыгач, киртягя бяйлягян чыбык ӧстӧня утырыб, жылы жактан алыб килгян жырларын жырлыйлар. Кӧн сӧйӧня, кояш уйнаб кюкнен уртасына таба бара.

Кырларда, басыуларда анда-мында гна кар кисякляре кюреня, жылгаларда, жар астында, кайсы урманнарда, кояшнын жылысы житмей торган урыннарда ӓзмяз кар калгалаган. Калган кар эрей. Сыулар шаулашыб агалар, урманнардан, болоннардан тямне исле жилляр агылыб киляляр.

Ауылда урамда кар чистый беткян. Ӱлямняр, агачлар жяшярергя торалар, бярмячтекей мамыкланыб агачын бӧтӧнняй басыб тора. Бала-чага, кыш кӧнӧ ӧйдя ӧтӧрмяндя утырган кюк утырганын онотоб, жаланаяк, жаланбаш, коро жирдян жӧгӧрӧб, сӧйӧнӧб, кыуаныб жӧрӧй; алар сыуларны туктатырга азабланыб буа буалар.

Мына оло кӧнгя ике-ӧч кӧн гня калды. Кайсы ӧйгя керсяҥдя, барда эштя, барда жӧгӧрӧб жӧрӧй. Тизеряк эшне эшляб, оло бяйрямне жакшылаб каршы алыб, кадерляргя ӧмӧтлянеб торалар. Ирляр жорт тирясен жыйыштырыб, урамнарны себеряляр, тиресне, наузны сыуга агызыб жибяряляр. Катын-кызлар жорт эчен жыялар, стинага ак кагазлар, укыучылардан калган тетрадларны жабыштыралар.

Оло бяйрямгя бар тӧштядя чиста булсын, жорт тирясе дя, ишек алды белян урам да бяйрям икянне белгертеб торсон, диб, уйлаб жыялар. Ике-ӧч кӧн шулай эш арасында тойолмый да ӱтя. Актык кӧннӧ, оло бяйрям кич, эштян туктала башлыйлар. Жяшляр белян картлар чиркяӱгя барырга ӓзерляняляр. Ир уртасы кешеляр ӧйдя жорт сакларга калалар. Жяшляр бар жаҥалыкларын кейяляр, картлар жаҥасын-искесен айырмыйчы чиста кейемняр кейеняляр.

Äляксийнен жамагаты да оло бяйрямне каршы алырга ӓзерляня. Зур, оло эшлярен бетереб, ӧйдя уак эшлярне гня жыйыштыралар. Оланнары, балалары кюкяйляр буйыйлар. Балаларнын кюзляре жылтырый, битлярендя сӧйӧнӧч уйный. Алар, мӧҥким булса, бер сагят тя кӧтӧб торасы тӧгӧл; шул буяган чордук кызыл кюкяйлярне кесяляреня урыннаштырыб, урамга жӧгӧрӧб чыгыб китяргя торалар. Кызылырак чыккан кюкяйлярне - мынысы миҥа, бусы сиҥа диб, шау киляляр. Аналарына комачау итеб, анын итягеннян тартыб, иртягя мынысын миҥа бирерсеҥ, диб, аннан сюз алалар.

Äляксий ӱзе дя, жорт тирясендяге эшне бетереб, шунда балалары жанында, аларнын кыуанычына караб, сӧйӧнӧб утыра. Аналары эшлярен бетергяч, балаларына теккян, ӓзерлягян жаҥалыкларын алларына китереб куйды. Äрберсе ӱзеня ӓзерлягян басма кюлмякне, аннары чалбарны алыб, кочаклаб, беряӱгя дя бирмяслек булыб торалар. Бу жаҥа кюлмякляр, жаҥа чалбарлары гел кюҥеллярендя торды, шуҥар кюря алар Оло кӧннӧ бик кӧттӧляр.

Казер аларга жаҥалыкларны биргяч, аларны кире алыб, жыйыб куймасыннар, диб, кысыб, кочаклаб тордылар. Балалар: "Кейергя жарыймы", диб - шау-шу итяляр. Аналары: "Жарый" - дигяч тя, кабаланыб кейяргя тотоналар. Кабаланыб кайсы тискяре жагы белян кейя башлый, аннары кире салыб, ӓйляндереб кейя. Кейенеб житкяч, берсенекен берсе чагыштырыб карыйлар.

Äляксийнен ике малайы ауылдагы братскiй шкулда ӧйряняляр икян. Учитель укыучы балаларны жыйыб, кичтян прихот ауылына барыб кунасы икян. Шуҥар кюря, Äляксийнен ике малайы, Оло кӧнгя алдан матур кюлмяклярен кейенеб, тиз шкулга китяляр. Чиркяӱдя пуп бабагыз белян христосоваться итярсез, диб, аналары аларнын кесяляреня беряр кызыл кюкяй дя тыгыб жибяря.

Бу ике укыучы жегет ӧйдян чыгыб, шкулга, бютяннярдян артка калмыйык диб, жӧгӧрӧб баралар. Аяклары жиргя теймей, жаҥа кюлмякляр кейгянгя кюря, тюбяляре кюккя тейярлек булыб баралар.

Шкулда аларны иптяшляре каршы ала. Шкулда шау итеӱ, уйын, кӧлкӧ, бер-берсеня жаҥалыкларын кюрсятяляр. Кызыл кюкяй дя кулдан кулга жӧрӧй. Бар да жаҥа кюлмякляр, жаҥа чалбарлар кейгянняр.

Бераз багыт ӱткяч тя, учитель балаларны жыйыб чиркяӱгя алыб китя. Аякларында чабата, кюбесенен башларында картус. Бер-берсен кыуалаб, берсе артыннан икенчесе жӧгӧрӧб, уйнашыб, кӧлӧшӧб баралар. Тизеряк житсен эйе бу Оло кӧн, диб, уйлый боларнын кюбесе. Жакты белян чиркяӱле ауылга килеб житяляр. Äзеряк караҥгылангач, оло кешеляр дя килеб житяляр. Шул чордук учитель - жырыучыларны жыйыб, оло кешелярне дя чакырыб, Пасха иманнарын кабатлар ӧчӧн жырыу жасый. Оло кӧн бик зур бяйрям, жырыуы да жакшы, бозолмаслык булсын, диб, бар иманнарны кабатлаб чыга. Оло кӧнгя ӓзерлянгяндя, дюрт-биш атна калгач, ӓзерляня башлыйлар.

Балаларнын жокосы да килмей. Кайчан чаҥ кага башлар икян, диб, кӧтяляр. Багыт тиз уза - тиз узган багытта кӧткян кешегя бик озак тейеля. Шулай бу балалар да тюзя алмыйча кӧтяляр. Унике сагят тулыб, жарты тӧн житкяч тя, зур чаҥны кага башлыйлар. Калык тяжеллянеб чиркяӱгя керя башлый. Чиркяӱ жаб-жакты, кая карасаҥ, анда эшямняр, пыяла стаканнар жаныб торалар. Стаканнарда кайсында кызыл, кайсында жяшел, тӧрлӧсендя тӧрлӧ ут жаныб тора. Тӧрлӧдян тӧрлӧ фанарлар да асканнар. Бар калык ашыгыб, алгарак урында булырга келяб, тяжеллянеб керя. Приходта ӧч-дюрт ауыл булганга кюря, калыкнын чамасы да жук, чиркяӱгя сыйыб бетярлек тӧгӧл.

Äляксийнен кече малайынын мыҥар чаклы Оло кӧн бяйрямендя чиркяӱгя барганы жук икян. Анын бу стаканнардагы утларга, фанарларга исе китя. Каян килгянняр бу фанарлар, ничек стаканнарда ут жаныб тора, ничек стаканы шартламый, кем утларын жандырыб житкергян, ут жандырырга ничек жугары менгянняр, диб, уйлаб, шак катыб караб тора.

Келяӱ узгач, калык ӧйӧня тарала башлый. Äляксий малайлары да сӧйӧнӧшеб ӧйгя кайтыб китяляр. Кӧн иртя, кояш ӓле чыгыб та житмягян, анын ӓзеряк кырыйы гына кюренеб тора. Ике бала сӧйӧнӧб, кыуаныб аталарына, аналарына - Христос терелеб торган диб ӓйтергя тяжеллянеб кайталар.

Ауылга кергяч тя урамда бер жорт жанында жыйылыб тороучы, чиркяӱгя баралмый калган картлар жаныннан узалар. Бу картлар тӧння ӧйдя келяӱ итеб торганнар. Иртя белян оланнарын, семьяларын каршы алырга диб урамга чыканнар. Äляксийнен кече малайы былар жанына килеб житкяч, картусын сала да "Христос терелеб торган", диб, картлар белян ӱбешеб христосоваться итя. Картлар мыҥа каршы "Чыннаб терелеб торган", диб, бюреклярен салыб, бу бялякяй гня баланы кочаклаб ӱбяляр. Бу баланын сюзе - пяриштя сюзе кюк булыб, аларнын кюҥелляреня сеҥя.

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: