Туганайлар

Олег Фазылҗанов: “Ходайның биргәненә мең шөкер”

10 март көнне Татарстанның атказанган артисты, Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры актеры, яраткан карендәшебез Олег Фазылҗанов туган көнен каршылый. Артист кешенең, сәхнәдә җаны-тәне белән бирелеп уйнап, никадәр генә үзен ачып салса да, язмышы тамашачы өчен күп вакытта серле карурман булып кала. Күзгә-күз карап сөйләшеп утырганда гына, ул кешене бөтенләй дә икенче яктан ачасың.

Туган көне уңаеннан, Олег Фазылҗанов белән җир йөзендәге бәясе булмаган төшенчәләр турында әңгәмә кордык. Артист үз тормышындагы иң кадерле, онытылмас якын кешеләре һәм күңел кылларын тибрәтүче фәлсәфи фикерләре белән бүлеште.

Күңел

Кешенең күңеле сабый чакта ук формалаша бит. Нәрсә генә әйтсәң дә, үземне белә башлаганнан бирле әбиләрнең тәрбиясе белән, тәреләрне, качларны, берсеннән-берсе матур керәшен гореф-гадәтләребезне күреп үскән бала мин. Шунлыктан, болар барысы да минем өчен бик якын. Авыр булган вакытларда, Ходайга үзебезнең иман телендә эндәшәм, сорыйм, шөкер итәм. Иртәнге, кичке теләкләрне дә калдырмаска тырышам. Һәрбер кешедә иман булырга тиеш, дип саныйм. Мин Аллаларны, диннәрне бүлгәләмим. Килер бер көн, барысы да моны аңлар. Без әлегә ул дәрәҗәдәге аңга үсеп җитмәгән. Бүгенгесе көндә диннәр арасында һаман капма-каршылык хөкем сөрә. Кызганычка каршы, күп очракта шуның белән харап та булабыз. Башка проблемаларыбыз да җитәрлек бит, югыйсә.

33 яшемдә, барысын да аңлап, кат-кат уйлап, Түбән Кама районының Олы Аты авылы чиркәвендә чумылдым. Белмим, Ходай нишләтер? Олыгайган саен бу турыда ныграк уйлыйсың икән. Кызым христиан динендә тәрбияләнде, бу яктан ул миңа караганда да белемлерәк. Бәйрәмнәрдә чиркәүгә барырга тырышам. Шөкер, Аллаһы Тәгалә миңа күп очракта булыша. Савыгуым да Аллага ышануымнан булды, дип саныйм. Мин Николай Чудотворецка теләк итәм. Соңгы дөньяга да китәсе бар бит... Кач куйдырыргамы, әллә инде баганамы? Барысы да башымда. Мине күпләр гаепләргә дә мөмкин. Ике якта да йөрү ярамый, диярләр. Ә кем язган соң аның ярый, ярамый икәнлеген?

Ата-ана балаларын сабый вакытта ук дингә кертеп җибәрергә тиеш, дип саныйм. Без динсезләр заманында үстек. Шуның белән дә буталчыклар китте.

Әни

Бу көннәрдә бигрәк еш искә төшә. Узган ел, туган көнемә "бүләк ясап", 7 мартта арабыздан китте... Ул исән чагында, "әй, син бәхетле, синең әниең исән", дигән сүзләрне колак яныннан уздырып җибәрәсең икән. Югалткач, бөтенләй дә башкача. Иң сөенгәнем шул - үзебезнең гаилә җылысында, матур итеп, кешечә, үз кулларымда бу дөньядан китеп бара алды. Ул бит гомере буе авылда ялгыз яшәде. Мин аның бердәнбер баласы, 6 яшьтән ялгызы тәрбияләп, олы юлга чыгарган улы. Әти армиягә киткәндә, әни йөкле булып калган. Өч ел хезмәт итеп кайтып, мин аны яхшылап белә башлагач кына, әти бездән китеп барды. Бүгенгесе көндә әти ягыннан өч сеңлембар, шөкер, яхшы аралашабыз.

Әнигә җиңел булмагандыр, мин сабый чактан ук шуграк малай идем. Минем янда тәрбиягә алган дәдәй дә бар иде. Авылда кушаматым "татар" булды. Театр училещесына килгәч, "керәшен"гә әверелдем (көлә).

...Сигез яшемдә, мин берара дөм ятим булып тордым. Әни туры сүзле, гадел кеше иде. Укымышлы, агрономическины бетергән, почта начальнигы булып та эшләде. Шулай, авылда собрание вакытында, колхоз председателенең артык мактануына түзми, "ә нишләп сезнең ярты кыштан кормагыз бетә, малларны күрше авылдан ташып ашатасыз", дип сораган ул. Икенче көнне үк, кемнедер эзлибез, дигән сылтау белән, безгә милиция килде. Бәйләнерлек башка сәбәп булмагач, идән астыннан әче бал таптылар. Суд ясап, әнигә мәҗбүри эш куштылар. Колхозда булган бар вак эшләрне башкарды - капчыклар да җамады, бәрәңге подвалларында да эшләде. Ләкин аның эшеннән процент акчасы тиешле урынга барып җитмәгән. Эшләми ул хатын, дип, тагын яла яктылар. Төнлә өйгә өч милиционер килеп, әнине бөркәүле машинага утыртып алып киттеләр. Ноябрь ае иде ул. Каткан балчык өстеннән яланаяк, машина артыннан авыл башына кадәр йөгердем.

Бер атнадан, авыл советы балаларны детдомга, әни тәрбиясендә булган түтине больницага озатырга дип карар чыгарган. Балаларның күз яше төшәр, дип, безне киендерергә, җыйнарга кушылган күршеләребез безгә керүдән баш тарткан. Ходайның биргәненә шөкер, Котлы Бөкәштә яшәүче әнинең чыбык очы туганы Пәтөй түти безне алып калырга ризалашты. Март аенда әни кайтты. Кабаттан булган судта судья "бу хатынның бер гаебе дә булмаган, үксез баласы барын да, авыру туганын хәстәрләвен дә күрсәтмәгәннәр" дип, гадел карар чыгарган.

Олы җанлы иде ул. Гомер буе авыру тутасын карады, сеңлесенең улын тугыз айдан алып калып, тәрбияләде. Дәдәй дип йөрттем аны. Мин Казан театр училещесында икенче курста укыганда, дәдәй 23 яшендә авырып, арабыздан китеп барды. Шуннан соң, әни: "Бу баладан чын артист булырлык булмаса, интектереп йөртмәгез, кайтарып җибәрегез, укытырлык мөмкинлегем юк. Әгәр дә өмет бар икән - сыерымны сатып булса да укытырмын", дип училещега хат язган. Җитәкчеләр һәм остазларым киңәшләшеп, "тырышыгыз, укуын бүлдермәгез" дип, әнигә җавап биргәннәр.

Туган авыл

10-15 көн туган авылым Казаклар Чаллысына кайтмый торсам, күңелемә нидер җитми кебек тоела. Бик яратам авылымны һәм аның халкын. Төнлә йокы кермәгән чакларда да, үлгәннәрдән алып исәннәренә кадәр - барысын да барлап ятам. Мин тышкы матурлыкка түгел, ә күңел байлыгына мөкиббән китүче кеше. Байлыгы турында мактанып утыручы белән аралашканчы, авылның әзрәк кенә салып йөри торган кешесе белән сөйләшеп утыру минем өчен мең тапкыр рәхәтрәк. Авыл картаеп килә. Ничекләр генә саклап калырга аны? Дөрес, бөтен кеше авылда яши дә алмый. Ике хыялымның берсе - авылымда кычкырып тормаган, кайтып җылына, кунаклар чакыра торган җыйнак кына йорт салу. Әнинең дә шундый теләге бар иде.

Балалар

Язмыш кабатлана, дигән сүз бар. Әтисез үстем. Бүгенге көндә үзем дә икенче семья корып яшим. Кызым да әтисез үсте. Бу хәлләрне мин күз яшьсез искә төшерә алмыйм. Үзем шуны татыгач, ничек тә балам әтисез, яклаучысыз икәнен тоймасын, дип тырышам. Аллага шөкер, тулысы белән булмаса да, мин бурычымны үтәдем. Кызым белән бер генә көн дә аралашмыйча тормыйбыз, әнисе белән уртаклашмаган серләрен дә минем белән бүлешә ул. Җәйге каникулларны Мәтрүнә әбисе белән уздыра иде, кышкысында миңа килде.

Өч улыбызга да тырыш, мөстәкыйль булсыннар, җаваплылыктан курыкмасыннар, дип тәрбия бирәбез. Олысына 11, икенчесенә 10 яшь, кечкенәсе әле бишектә. Өйдә ике көнгә олыларның үзләрен генә калдырып, авылда әнинең ашын үткәреп килдек. Ничек шулай берүзләрен калдырасыз, дип шаккаталар. Урындык кына сатып аласы булсак та, бергәләп киңәшләшәбез - күпмегә төшә, урыны кайда була, ничек хезмәт итәчәк, дип. Берүк үзләренә ошаган профессия сайласыннар, ялагайланмасыннар, дөреслекне яратсыннар, ярдәмчел булсыннар. Акча колына әверелмичә, үзләре эшләп, тырышып табарга өйрәнсеннәр иде.

Иҗат

Училещеда укыганда ук, Камал театрында эшләдем. Укып бетергәч, театрда калырга "вызов" юк диделәр. Бу - тормышның мине тагын бер сындыруы иде... Ул вакытта Мәскәүдән щепкинчыларны көттеләр, шуңа күрә урын юк, дип аңлаттылар. Бер театрга да бармыйм дидем, мединститутка керергә, хирург булырга уйлый башладым, һич булмаса, авылга кайтып китәргә. Распределение вакытында, бүгенге көндә Оренбург театры режиссеры булып эшләүче Рөстәм Абдуллаев тәкъдиме белән, Әлмәт татар театрына барырга риза булдым. Эшлисем килмәде, күңел Камалда калды. Аннан соң, авылда да бер ел клубта эшләп алдым. Шул вакытта курсташым Рөстәм Галиев мине яңадан театрга алып кереп китте. Түбән Кама театрында эшли башладым. Иҗатымның күтәрелеш чоры булды бу. 2004 елда "Телсез күке" спектаклен уйнарга Камалдан чакыру килде. Монысы - икенче күтәрелеш.

Театр өлкәсендә рольләр бүленеше бар бит. Мин үземне комик актер гына димәс идем. Ни өчен дигәндә, Түбән Камада "Җир уллары" спектаклендә трагик рольне уйнадым, "Өч аяклы ат"та кабәхәт булдым. Иң авыры яхшы кешеләрне уйнау, дигән сүз белән бер яктан килешәм.

Тискәре образларның да яхшы ягын ачып уйнарга тырышам. Ходайга рәхмәтлемен, Ул миңа төрле яклап аз-азлап барысын да биргән. Азмы-күпме тавышым да, алып баручылык сәләтем дә бар. Сәхнәгә чыккач, импровизация белән эшләргә яратам. Көчле рольләр башкарып карыйсым килә.

Иллегә җиттем. Театрны җыр белән бергә алып бармаганмын, дип уйлап куям. Бәлки, алар бер-берсенә комачаулаган да булыр иде. Спектакль уйнаганда без, актерлар, бөрбөтен ансамбль буларак чыгыш ясыйбыз. Ә эстрадада эшләгәндә син - берүзең, халык игътибарын яулап, югалтмаска кирәк. Эчке халәтем буенча мин 40ларда гына әле. Икенче хыялымны да тормышка ашырасым килә. Күп нәрсә эшләдем инде, җырлап та халыкны тота алырмын микән дип, үземне сынап карыйсым килә. Сольный концертымны әзерлим. Үзебез җырлап үскән җырларга игътибар итеп, керәшен культурасын да программага кертергә планлаштырам.

Ходайның биргәненә мең шөкер! Якын-тирәдәгеләренә кирәге беткәч, кеше яшәүдән туктый. Кешеләр миңа түгел, мин кешеләргә ярдәм итә алсам иде, дип сорыйм.

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: