Очан имләү
Керәшеннәр, элек-электән, имчеләр, яки русчалап әйткәндә, знахарь булганнар. Борынгы мәҗүси карендәшләребез көчне, сәламәтлекне, дәртне табигатьтән алганнар. Нинди генә авыру ки леп чыкса да, аны табигать байлыклары белән дәвалый белгәннәр.
Кечкенә балаларның эчләре күбеп авыр туны керәшеннәр “очан” дип атыйлар. Дәвалау өчен “Очан имләү” дигән им-том кулланганнар. Авыру баланы имче карагач, эшкә керешә: аягыннан иске чабатасын салып, шушы сүзләрне әйтеп башлый: “Әй, Ходай, җарлыка”. Аннан соң, гадәттә, әнисе кулындагы авыру баланың эчен ачып, имче серле пышылдап:
Бу кешегә очан булган – очан имнейем: бер, өч, биш, җиде, тугыз – тупыракка (яки тузып китсен)!
Шуның өстенә, һәрбер санны атаганда, ул чабата башы белән авыруның эченә кагыла, ә соңгы сүзне әйткәндә, як-якка сулышын өрә һәм төкеренә (тьфу).
Шуннан соң имче шул ук сүзләрне берничә тапкыр кабатлый, һәрбер кабатлаган саен азактан бер санны төшереп, болай ди:
Бу (авыру кешенең исеме) очан булган – очан имнейем: бер, өч, биш, җиде – җиргә (тьфу!)
Бу (кешегә) очан булган – очан имнейем: бер, өч, биш, бизеп китсен! (тьфу!)
Бу (кешегә) очан булган – очан имнейем: бер, өч, очып китсен! (тьфу!)
Бу (кешегә) очан булган – очан имнейем: бер, бердән кайтсын (китсен урынына) ай кайтсын, көн кайтсын, кешенең (авыру кеше исеме) очаны кайтсын!
Име-томы шул булсын: каян килгән шунда китсен! (3 тапкыр: тьфу!)
Соңгы сүзләрне әйткәндә, чабата бусагага ыргытыла.
Шуннан соң имче себерке ала һәм аны авыруның эченә куеп, түбәндәге сүзләрне шул тәртиптә кабатлый. Соңгы сүзләрне әйткәндә, себерке дә, чабата кебек үк, тупсага оча. Өченче тапкыр шушы ук нәрсә күн аяк киеме – сапоги, башмак белән эшләнә.
Ниһаять, имләү ахырында имче очанга соңгы тапкыр “очан теле” әйтә:
Күктән болыт ничек тарала,
Бу (кешенең) очаны шулай таралсын!
Су өстендә су күбеге ничек тараладыр,
Бу (кешенең) очаны шулай таралсын!
Табага салгач сары май ничек эреп китәдер,
Бу (кешенең) очаны шулай эреп китсен!
Май күк эреп китсен, көл күк тузып китсен бу нарасыйларның очаны!
Име-томы шул булсын;
Каян килгән шунда китсен!
Әгәр очан зур булса, өченчесендә имче аяк киеме урынына баланы имләгән бүлмәдән тоткан үрмәкүчне куллана.
Бу очракта имләүнең соңгы сүзләрен әйткәндә, чабата һәм себерке ыргыткан күк, үрмәкүчне тупсага ыргытмыйлар, ә баланың кендек турында сытып, бөтен эченә сөртәләр, һәм имче түбәндәге сүзләрне әйтә:
Шушы үрмәкүч ничек сытыла,
Бу (кешенең) очаны да шулай сытылсын, бетсен!
Име-томы шул булсын,
Каян килгән, шунда китсен!
И. Софийский. (1878 елда Казан миссионерлык приютында укылган лекцияләрдән)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев