Туганайлар

Ныклы мәдәниятебез – якты киләчәгебез

2016 ел керәшеннәр тормышында аеруча истәлекле. Быел беренче керәшен священнигы, педагог, Үзәк керәшен-татар школы җитәкчесе Василий Тимофеевның тууына 180 ел. Шушы юбилей уңаеннан, 25-26 февральләрдә Мамадышта "Авыл мәдәният учреждениеләренең хәзерге шартларда керәшеннәрнең мәдәниятен саклап калу өстендә эшчәнлеге: проблемалар һәм перспективалар" темасына фәнни-методик семинар узды.

Ике көнлек зур чараны Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге һәм Мамадыш муниципаль районы мәдәният бүлеге оештырды. Семинарга республиканың керәшеннәр күпләп яшәүче 19 районыннан 120 дән артык хезмәткәр - авыл клублары җитәкчеләре, сәнгать коллективларын җитәкләүчеләр, район мәдәният йортлары методистлары җыелды.

Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге һәрбер катнашучыга керәшен этник костюмнары турында китап, керәшен биюләре буенча дәресләр яздырылган DVD диск һәм "Основные методы работы с фольклорным песенным материалом на примере традиции кряшен" дип аталган методик кулланма бүләк итте.

- Татарстанда яшәүче халыкларның мәдәниятен, фольклорын саклап калу нияте белән 2011 елдан бирле семинарлар оештырабыз. Инде татар, рус, мордва, удмурт, чуваш, мари халыкларына багышланган 23 семинар үткәрелде.

Һәм менә бүген Василий Тимофеевның туган ягында (ул Мамадыш районы Никифорово авылыннан) керәшеннәренең мәдәниятен саклап калуга багышланган семинар уза. Бу зур чарада катнашучылар бер-берсе белән аралашып, алдагы көннәрендә башкарасы эшләрендә ярдәм итәрлек материал тупларлар, - дигән сүзләр белән, семинарны Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәгенең бүлек җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рита Дедюлева ачып җибәрде.

Республика керәшеннәренең иҗтимагый оешмасының исполком җитәкчесе, "Туганайлар" газетасының баш редакторы Людмила Белоусова үзенең чыгышында, В.Тимофеевның тууына 180 ел уңаеннан, 2016 елда Татарстанда зур һәм мөһим чаралар уздырылачак, диде.

"Хәзинә" галереясендә "Нагайбәкләр: тарихы һәм мәдәнияте" дип исемләнгән күргәзмә оештырылачак. Фәнни һәм мәдәни-белем бирүче конфенцияләр, чаралар узар, дип көтелә. 8 июль - Казандагы Изге Тихвин чиркәвенең престол бәйрәме көнне - "Изге Бәрмәнчек бакчасы" дип аталган дини җырлар фестивале узачак. "Туганайлар" газетасында зур юбилей уңаеннан, иҗади конкурс игълан ителәчәк. Аннан соң быел Татарстан Фәннәр Академиясе авылларның тарихын язу буенча зур эш башлап җибәрде. Авылларыбызның тарихларын да без шушы зур хезмәткә кертергә тиешбез. Бу чараларда һәр районнан да карендәшләребез актив катнашырлар, дигән ышанычын белдерде ул.

Мамадыш районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль сораулар буенча урынбасары Алена Смирнова район башлыгы Анатолий Иванов исеменнән семинарда катнашучыларны сәламләп, барысына да нәтиҗәле эш теләде.

"Без үзебезнең якташыбыз - Василий Тимофеев белән горурланабыз. Районыбызда 20 дән артык керәшен авылы бар. Бүгенге көндә дә керәшен мәдәниятен үстерү өстендә бездә зур эш башкарыла. Республикакүләм семинарлар, "Питрау" кебек зур чаралар уздырып, тупланган тәҗрибәләрне башка районнар белән дә уртаклашырбыз", - диде Алёна Петровна. Мамадыш бүгенге чарага да нык әзерләнгән. Һәрбер кешене ачык йөз белән каршы алып, озатып калалар. Һәрбер район делегациясенең үз кураторы бар. Ә инде семинарның беренче тыгыз эш көне тәмамлангач, хуҗалар кунакларны ерак юлга чыгармыйча, үзләрендә куна калдырдылар.

Семинарга кунак булып Удмуртиядән дә керәшен кардәшләребез килгән. Грах районы мәдәният һәм милләтара мөнәсәбәтләр бүлеге җитәкчесе Юрий Даниловның сүзләреннән аңлашылганча, 18 мартта үзләрендә керәшен биюләре буенча зур чара үткәрергә җыеналар икән. Монда тәҗрибә җыярга килгәннәр.

Галим Геннадий Макаров "Керәшеннәрнең фольклор мирасы, аны саклап калу механизмнары" темасы белән зур чыгыш ясады. "Үзеңнең һәм күршеңнең мәдәниятен белү, ихтирам итү, өйрәнү, саклап калу - күпмилләтле дәүләтебездә иң мөһим юнәлеш булып тора.

Бу мәсьәлә дөрес чишелеш тапканда гына дәүләтебез экономик һәм социаль сфераларда уңыш яулый алачак, халыклар үзара дус һәм имин яшәячәк. Чөнки, мәдәният кешеләрнең аң-белеменә, эстетик тәрбиясенә турыдан-туры йогынты ясый. Керәшеннәрнең этномәдәниятен саклап калу өчен, беренче чиратта, йолаларыбызны торгызырга кирәк. Иман җырларыбызны эзләп табып, дини, рухи мирасыбызны ныгытырга тиешбез. Борынгы уен коралларын да югалтмаска кирәк", - диде ул.

Бөтен республикадан җыелган мәдәният хезмәткәрләре хореограф-укытучы Григорий Сергеев үткәргән "Керәшен фольклор биюләренең этник үзенчәлекләре" дигән мастер-класста шыбыр тиргә батып, бию күнекмәләре алсалар, фольклорист, сәнгать белгече, РФ һәм ТР композиторлар Союзы члены Геннадий Макаровның "Фольклор коллективларда этник җырлар һәм музыка уен кораллары" мастер-классында гөслә, нугай курае, думбра белән таныштылар.

Өченчесен - "Фольклор ансамбльләрдә керәшеннәрнең җыр материаллары белән эшләү" дигән мастер-классны "Бәрмәнчек" дәүләт керәшен фольклор ансамбленең төп хормейстеры, Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге фәнни хезмәткәре Эльвира Камалова алып барды. Анда методик кулланма белән Татарстанда яшәүче керәшеннәрнең музыка фольклоры аудио җыентыгының презентациясе булды.

Семинарның икенче көненә Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге җитәкчесе урынбасары, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гали Габдрахманов та килде.

Ул һәрбер мәдәният йортларында В. Т. Тимофеевка багышланган стендлар ясарга һәм кичәләр үткәрергә тәкъдим итте. "Халкы өчен җан аткан, зур эшләр башкарган бөек кешеләрне онытырга хакыбыз юк. Алар турында үсеп килүче буын да белергә тиеш, - диде ул. - Җөридә узучы Питрау бәйрәменә ни өчен шул хәтле күп халык җыела икән, дигән сорауга да җавап эзләп килдем бүген. Питрау җыены - Мамадышның гына түгел, ә барлык керәшен халкының да мәдәни бренды булып тора", - диде Гали Абдрахманов.

Мамадыш районы мәдәният бүлеге җитәкчесе Степан Спиридонов семинарда катнашучыларга, шушы төбәктә керәшен мәдәниятен саклап калу буенча башкарылган эшләрне, Комазан Башы белән Дүсмәт авыл клублары мисалында күрсәтте. Яшьләр бик аз калган Комазан Башында фольклор белән сиксәнен тутырган әбиләр шөгыльләнә, дип әйтсәм дә - ялгышмам. Аяк-кулларыбыз йөргәндә, белгән җыруларыбызны һәм биюләребезне балаларга өйрәтеп калдырырга тырышабыз, дип, "Кичке уен" күренешен күрсәтте алар.

Ә Дүсмәттә үткән көз генә оешкан "Җиңгәчәйләр" фольклор ансамбле "Туй йоласы"н сәхнәләштерде. Тәүлекләр буена бара торган туйның кайбер мизгелләрен тирәнтен күрсәтеп, кирәкле фәлсәфә бирә торган җыруларын җырлап, йолаларын үтәп, ярты сәгатьлек тамаша ясадылар "җиңгәчәйләр". Авылның "Тәңкәләр" балалар фольклор ансамбле чыгышын да семинарда катнашучылар көчле алкышларга күмделәр.

- Мәдәниятебезнең язмышы яхшы кадрлардан тора. Авылларда халык саны азая барган вакытта, милләтне, халыкчанлыкны саклап калу проблемасы кискен торганда, фольклор ансамбльләргә кабат тотыну һәм аларны үстерү бик кирәк нәрсә. Ә аларны булдырып була. Үз алдыңа бурыч кына куярга кирәк, - дип сөйләде Степан Спиридонов.

Ике көнлек семинарны йомгаклап, уңышлы эшләүче мәдәни-ял учреждениеләре хезмәткәрләрен Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге Рәхмәт хатлары белән бүләкләп, семинарда катнашучыларга сертификатлар тапшырды.

 

Фото һәм видеорепортаж:

Мамадышта фәнни-методик семинар эшли

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: