Туганайлар

"Нурлар" "Гөргөрине" җаратып уйнады

12-15 февральләрдә Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә Уфаның "Нур" театры гастрольләре узды. 14 февраль көнне "нурлылар" күренекле татар драматургы Туфан Миңнуллинның "Гөргөри кияүләре" пьесасын куйдылар. Керәшен гореф-гадәтләренә, тормышына багышланган бу җырлы-биюле әсәр Камал театрының иң популяр спектальләренең берсе. Халыкның көтеп алган тамашасы - Камал сәхнәсенең йөзек кашы...

12-15 февральләрдә Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә Уфаның "Нур" театры гастрольләре узды. 14 февраль көнне "нурлылар" күренекле татар драматургы Туфан Миңнуллинның "Гөргөри кияүләре" пьесасын куйдылар.

Керәшен гореф-гадәтләренә, тормышына багышланган бу җырлы-биюле әсәр Камал театрының иң популяр спектальләренең берсе. Халыкның көтеп алган тамашасы - Камал сәхнәсенең йөзек кашы - узган ел үзенең 20 еллык "юбилеен" билгеләп үтте. Тиздән спектакль сәхнәдә 500 нче тапкыр куелачак.

"Гөргөри кияүләре" спектакленең "башкортча" вариантын күрергә без - "Туганайлар" да бардык. Камалда искиткеч рәхәт һәм күңелле кич уздырдык. "Нур" театры артистлары керәшеннәргә карата зур ихтирам белән чыгыш ясадылар.

Образны яхшылап өйрәнеп, керәшен гореф-гадәтләрен, җыр-биюләрен тамашачыга бозмыйча, чын керәшенчә итеп күрсәтергә тырыштылар. Һәрбер герой, үзенең халыкчан һәм чын булуы белән тамашачы мәхәббәтен яулады. Спекталь аншлаг белән узды, тамашаны күрергә зал тутырып халык җыелган. "Башкорт Гөргөриен" күрергә Камал "Гөргөри кияүләре" труппасы да килгән иде.

Татарстанның ха­лык артисткасы Нәҗибә Ихсанова (Камал Әүдәкие):

- Һәрбер иҗат группасы мөмкинлекләренә һәм фантазияләренә карап, үзләренчә эшлиләр. Бер әсәргә дә "болай булырга, тегеләй уйналырга тиеш", - дип, печать сугылмаган. "Нурларныкы" болай, безнеке яхшырак дип әйтергә, минем хакым юк. Күреп торасыз, спектакльне халык яхшы кабул итә. Шунысы бар, төрлечә уйнап, пьесаның җитдилеге, асылы гына югалмасын. Әсәр һәрвакыт сәнгать югарылыгында калырга тиеш. Артистларның уйнавына да зыян килмәскә, һәм залда утыручы һәрбер кешегә дә әсәр аңлаешлы булырга тиеш.

20 ел буена Гөргөри ролен башкаручы Татарстанның халык артисты Николай Дунаев та "нурлылар"ның осталыгына соклануын белдерде:

- Туфан Миңнуллин "Гөргөри кияүләре" пьесасын язып, керәшеннәргә зур мәрхәмәт күрсәтте, якты истәлек калдырды. Бу спектакльне инде бик күп халык театрлары куеп чыктылар. Бер яктан бик гади кебек тоелса да, тирән эчтәлекле, якты әсәр булды ул. "Гөргөри кияүләре" - керәшен халкының ихласлыгы, киң күңеллелеге, җор телле һәм моңлы булуы турында. Иң күренекле тәнкыйтьчеләрнең берсе Борис Поюровский Мәскәүдә безнең спектакльнең премьерасын караганнан соң, соклануын болай белдерде. "Гомеремдә мондый дүрт кенә постановка караганым булды. Бу спектакльне мин Янки Купала исемендәге Белорус дәүләт театрының уникаль "Павлина" спектакленә тиңнәр идем. "Гөргөри кияүләре" дә "Павлина" кебек гомерле булып, шедеврга әйләнсен ", - дигән иде. Спектакль конфликтсыз булмый. Алай булса, каралмый ул. Ә "Гөргөри кияүләре"нең конфликты - яктылыкта. Безгә декорация ясаган художник Таң Еникеев: "Бу кешеләр шуның хәтле якты, аларга кара киемнәр килешми", - дип, барыбызга да ачык төсле костюмнар киертте. "Нурлылар"ның спектакле дә миңа бик ошады. Алар үзләренчә, азарт белән, дәртле итеп уйныйлар. Темага хөрмәт белән караулары аеруча сөендерде. Актерларның ихлас уйнаулары, камаллыларга караганда яхшырак керәшенчә сөйләшүләре ошады. Җырлаулары да бик матур.

Спектакль тәмамланганнан соң, сәхнә артына кереп, төп рольләрне башкарган артистлар белән дә аралаштык. Актерларга, былтыр гына "Нур" театрында премьерасы булган, "Гөргөри кияүләре" геройлары образларын иҗат итәргә хезмәттәшләре, дуслары һәм курсташлары да ярдәм иткән.

Символ Гайнетдинов, Татарстанның атказанган артисты, "башкорт Гөргөрие":

- Ике ел элек Казанга гастрольләргә килгәч, театрның баш режиссеры Әбелхәер Сафиуллин курсташым Аграфена Васильева белән очрашып, керәшеннәрнең гореф-гадәтләре турында белешмәләр алган. Җырлар барысы да оригинал, безгә аларны музыкантыбыз туплап бирде, костюмнарны үзебез тектердек. Бакалы районы керәшеннәре белән дә тыгыз элемтәдә булдык. Аннан соң, "Нур"га килгәнче, Чаллы шәһәрендә унике ел "Нардуган" бәйрәменең режиссеры булдым. Менә шулай керәшеннәр турында белешмәләрне барлап, бергә туплап, бу спектакльне сәхнәдә яктырттык.

Мин үзем Башкортстанның Краснокама районыннан. Керәшеннәрнең кем икәнен Казанга килгәч, театр училищесына укырга кергәч кенә аңладым.

Гөлназ Биктимирова, "башкорт Үринәсе":

- Мин Казанда режиссер Фәрит Бикчәнтәев курсында укыганда Камал театрының "Гөргөри кияүләре" спектаклен күреп "үстем". "Нур" театрына килгәч, бу әсәрне сәхнәләштерергә булдылар. Шунда мин Үринәне уйнарга бик шатланып риза булдым. Бу роль минем халәтемә дә, төсемә дә туры килә. Октябрьскида укыганда Бакалы районыннан Мария исемле дус кызым бар иде. Керәшеннәрнең гореф-гадәтләре, теле белән таныш идем. Җырлы роль булгач, бигрәк тә сөендем. Үринә ролен җаратып башкарам.

Без, үз чиратыбызда, Уфаның "Нур" театрында да "Гөргөри кияүләре"нең гомере озын булса иде, дигән теләктә калабыз.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: