Туганайлар

“Носла сандугачлары” тынмады

Малмыж районы Кәлнә авылы мәдәният йортында нинди дә булса мәдәни чара узмаган көн бик сирәктер

Менә инде 25 ел буе аның ишекләренең ябылып, сәхнәсеннән җыр-моң, биюнең тынып торганы юк. Ә гомерләрен халыкка күңел җылысы бүләк итүгә багышлаган фикердәшләрен чирек гасырлык юбилейлары белән котларга бу сәхнәгә кабат “Носла сандугачлары” да менде.

Кабат, дим, чөнки моңарчы җәй башында Авыл көнендә үзләрен төбәк халкына танытып, әлеге сәхнәдән чыгыш ясаганнар иде инде алар. Аннан Малмыж җиренең даны булган “Казан ярминкәсе” фестивалендә матур итеп җырлап урам әйләнделәр. Узган елны Носла авылына яңа сулыш өргән, күңелләрендә гомергә якты моң булып калыр Питрау бәйрәмендә катнашулары, анда мәртәбәле “Бәрмәнчек” дәүләт фольклор ансамбле артистлары белән туганнарча аралашу да насыйп булу өчен Ходайга шөкер итеп бетерә алмыйлар.

- Халыкта Питраудан соң сандугачлар да сайрамый, дисәләр дә, безнең Носла сандугачлары торган саен ныграк, моңлырак сайрыйлар, - дим, төбәктә керәшен мәдәнияте үзәген һәм бу ансамбльне оештыруның башында торган Кәлнә авылы мәдәният йорты директоры Ольга Шәяхмәтовага мөрәҗәгать итеп.

- Башкача була да алмый иде. Ниһаять, төбәктә керәшен халкының да элеккедән килгән тормыш-көнкүрешенә, мәдәниятенә аерым игътибар булуын күреп, Носла авылы өлкәннәренә яшьлекләрендәге дәрт-дәрманнары кайтты. Хәзер бу ансамбльдә җырлаучы әбекәйләр - алар бит барысы да сәхнә сөеп, күп еллар үзешчән сәнгатьнең үзәгендә кайнаган кешеләр, - ди Ольга Леонидовна. - Инде менә 60 еллыгына килеп җиткән Носла авылы клубы бинасы соңгы вакытта бик начар хәлдә булу гына барыбызны да кайгырта. Ә үткән гасырның 70нче елларында бу клуб эшчәнлеге бөтен өлкәдә үрнәк булган. Әле үзем биредә эшли башлагач, ул вакытта районда мәдәниятне җитәкләгән Хафизә Әхмәдиева хуплавында, 1995нче еллардан, без бу авылда Питрау бәйрәмен үткәрә башлаган идек. Дөрес, ул клубта һәм клуб алдында гына уза торган чара иде. Ә менә бүгенге бу җырчы апаларыбыз ул вакытларның төп үзешчән артистлары булдылар да инде. Узган ел ансамбль булып туплана алуларына алар, билгеле, чиксез шатландылар.

Моңа төбәкнең Носла авыл клубы да үзенә караган Кәлнә авылы мәдәният йортын нәкъ 25 ел буе җитәкләүче Ольга Шәяхмәтова үзе дә бик тә сөенә. Быел Нослага чын Питрау кайтуга, Носла клубында кабат, Кәлнә

мәдәният йортында тәүге кат гөслә моңы яңгырауга да һич тә карендәшләребездән ким куанмый ул. Шуңа инде өлкән яшьтәге төбәктәш керәшеннәребез туган телләрендә иркенләп аралашып, сәнгать һәм көнкүреш мирасын да яшь буынга тапшырып калдыра алсын өчен җирле керәшен мәдәнияте үзәге җитәкчесе итеп чирек гасыр буе үзенең урынбасары, иҗади карашлы, уртак эш өчен янып торган коллектив туплауда һәрвакыт уң кулы булган Нурия Напольскихны тәкъдим итә дә.

Нурия ханым “Носла сандугачлары” җырчыларын узган җәй Россия көне уңаеннан Казанга “Халыклар дуслыгы парады”на, көзен Зөя тарихи-мәдәни утрау-шәһәрчегендә икенче тапкырын үтүче “Бәрмәнчек бакчасы” правослау мәдәният фестиваленә дә алып бара. “Иман җырларын тыңлау да, үзебез җырлау да күңел дөньябызны баетты, йөрәкләребез нурланган күк булды. Ике елдан тагын киләсе фестивальгә дә бара алсак иде”, - дип бик сөенеп кайта аннан җырдан ямь таба белүче тәтәләр.

- Нослада керәшен мәдәнияте инде бер кабынып алгач кабат сүнә күрмәсен дип, оештыру эшләрендә дә янып йөрүче клуб мөдире Розалия Дормидоновадан кала, ансамбльнең бар җырчылары да 70-80 яшьтәге әбекәйләр. Әмма алар җырлыйбыз дип ашкынып торалар, репетицияләрне дә көтеп алалар. Лиза тәтә Федотовага инде 82 яшь, ә ул әле барысыннан да өлгер, гел дә шат күңелле. Лиза апа Филиппова, менә, Яңа Смәил авылыннан хәтле килеп йөри. Гармунчыбыз – Татарстанның Балтач районының безгә күрше Шөңшеңәр авылы мәдәният йорты җитәкчесе Нурулла Дәүләтшин. Ул да бер дә авырсынмый. Заманында үз авылы һәвәскәр артистлары белән “Гөргөри кияүләре” спектаклен дә бик матур итеп куйган мәдәният хезмәткәре керәшен сәнгатен бик тә үз күрә. Малмыждан килүче ике җырчыбызны күбрәк үзем алып йөрим, - ди Нурия Напольских.

Әйе, Носла авылында керәшен мәдәнияте үзәген булдыруга багышланган проект буенча эшчәнлек инде тәмамланса да, Кәлнә мәдәният йортында бар иҗат эшчәнлеге өчен җаваплы Нурия ханым бу эшен дә тулы җаваплылык тоеп дәвам итә.

- Олы-олы тәтәләр җырлыйбыз дип торганда ничек итеп, бу хезмәтем өчен түләнми, юл чыгымнары да үз өстемә дип, башланган эшне туктатасың, ди?! Бар нәрсә дә акча белән генә үлчәнми бит бу дөньяда. Репетицияләргә дә теләп йөриләр, бар татарча, керәшенчә җырларны яратып җырлыйлар әбекәйләрем. Хәзер Халыкара хатын-кызлар көнендә чыгыш ясарга әзерләнәбез. Әгәр дә алга таба кайда да булса керәшен мәдәнияте чараларында катнашу мөмкинлеге булса, мин аларны алып барырга тырышачакмын, - ди Нурия Напольских. – Җирле керәшен музеен туплауны да дәвам итәбез. Эх, бер ун, һичъюгы биш ел алданрак булмады бу проект, дим. Соңгы елларда гына гаиләләрдә кыйммәтле мирас булырлык күпме көнкүреш әйберсе ташланган - бу бик кызганыч,билгеле.

Питрау бәйрәмен дә киләсе елга да уздырырга кирәк дип, инде кайгыртып йөри Нурия ханым.

- Носла клубында 90нчы елларның ахырында үткән бер Питрау бәйрәмендә Нина тәтә Пробкинаның гөсләдә уйнаганын күреп сокланганымны бер дә онытасым юк. Аннан соң инде Носла авылында гөсләдә уйный белүче калмаган иде. Узган ел, менә, шушы җирле керәшен мәдәниятен танытуга багышланган проект кысаларында Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, доцент Геннадий Макаров безнең үзәккә ике гөслә бүләк итте. Мәдәният йортыбызның музыка уен коралларында уйнауга гаять сәләтле хезмәткәре Александр Пестерев гөсләдә уйнарга да өйрәнергә алынды. Аннан инде ул бу сихри моңлы инструментта уйнарга теләге булган балаларны да өйрәтәчәк, - дип тә таныштырды әңгәмәдәшем.

Мондый энтузиастлар булганда, шөкер, Нослада гөслә моңы да тынмас.

Руфия ӘДҺӘМОВА

Малмыж-Носла

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: