Туганайлар

Ниятләре әле үсәргә

Картада бар, җирдә юк. Бу табышмакны Тукай районы, Түбән Суыксу авыл җирлегенә кергән Керәшен Маҗыны авылы турында әйтеп булыр иде

Кайчандыр сулыгы, хәтфә болыны, искиткеч бай табигате, тырыш халкы белән шаулап-гөрләп яшәгән әлеге авылда бүгенге көндә бары дүрт гаилә яши. 1972 елда биредә янгын чыгып, өйләр бер-бер артлы янып бетә. “Янгыннан соң әтием белән  бирегә  килгәнемне  хәтерлим.  Бары  тик мичләре генә утырып калган иде”, – дип сөйли тумышы белән Яңа Мусабайдан булган авыл җирлеге башлыгы Флер Ихсанов. Бүгенге көндә йортсыз  калган  Керәшен  Маҗыны  кешеләре  Түбән Суыксуда аерым бер урам булып яши, ләкин туган җирләрен кайгыртып торалар. “Алар үзара салым акчасын да бердәм, актив түләп баралар, өмәләрдә теләп катнашалар”, – дип Флер Гаязович безне, зират өмәсенә алып килеп, авыл халкы белән очраштырды.

Материал өчен — 100 мең

“Шушы авыл кешеләреннән быел 20 мең сум күләмендә үзара салым җыелды. Республика бу акчаны, үзеннән тагын дүрт өлеш өстәп, 100 мең итеп кайтарды. Шулай итеп, зиратны зурайтып, яңа койма белән әйләндереп алу өчен кирәкле материаллар алдык”, – дип сөйләп барды юлда авыл җирлеге башлыгы. Әлбәттә, әлеге программаның отышлы икәнен аңлап алган авыл халкы бик теләп катнаша. 20 мең сумга нинди генә материал ала алган булырлар иде әле. Баганалар утырту, койма кою, аны буяу эшләрен исә авыл халкы, өмә ясап, үзләре башкарды. Бүгенге көндә Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче, тумышы белән Керәшен Маҗыны авылыннан булган  Татьяна  Иманова  (Осипова)  да  күмәк  эштән читтә калмаган.

– Кызым, әти­әниләребез, әби­бабайларыбыз шушы зиратта  ята,  үзебез  дә  шушында  киләсе,  ничек  катнашмыйсың инде өмәдә! Әлбәттә, киләбез! Бирегә килеп туганнарыбызның рухына иман укыйбыз. Бу эшне башлап җибәрүчеләргә, оештыручыларга, материаллар кайтаручыларга зур рәхмәт! Гомерем буе металл кою заводында зарарлы цехта эшләдем, ирем белән алты бала үстердек. Бүгенге көндә 73 яшьтә, пенсия алып яшим. Авылга, зиратка дип акча җыйганда бер дә каршы килмим, күпме кирәк, шулай бирәм, Аллага шөкер, – ди Татьяна Александровна.

Авылда  тыл  ветераны яши

– Җирлектә актив, авыл тормышына  битараф  булмаган кешеләр бар. Алар сине килеп орышып та китәләр, мактап та куйган  булалар.  Василий  Калинин  менә  шундыйлардан. Маҗын авылының чын патриоты  ул.  Бабасы  биредә  тора. Әтисе күптән түгел вафат булды. Үзе менә шәһәрдән бирегә кайтты,  шушында  әтисенең нигезендә  өй  торгыза  башлады, – дип Флер Ихсанов безне Василий Григорьевич белән таныштырды.

–   Авылыбыз   табигате   шундый   матур   бит. Чүп  ыргыткан  кешеләргә  ачу  килә.  Шуңа  күрә “Авыл  советы  кая  карый?” ­  дип  Флер  Гаязовичка  киләм  инде.  Аннан  соң  бергә  җыештырабыз. Шунсыз  булмый,  –  ди  депутат  Василий  Калинин. Василийның эш сөючән нәселдән икәнлеген аның бабасы – тыл ветераны Василий Иванович Калинин белән сөйләшкәч аңладык. Шушы авылда туган, шушында үскән, шушында үз кулы белән йортын җиткергән ул. 1972 елгы янгын вакытында аларның өйләре сакланып калган, ул бүген дә шушы йортта яши. Киләсе елга март аенда 90 яшен тутыра Василий дәдәй. Хатыны белән бергә дүрт бала үстергәннәр. Бүгенге көндә Василий Иванович 7 онык, 8 оныкчыкка кадерле бабай булып яши.

– Эштән куркып йоклап ятмадым мин! Ат караучы булып эшләгән вакытымда сугыш башланды. Шәп атларны сугышка алып киттеләр. Кайда нинди эш булды, берсеннән дә читләшмәдем. Авылның оста мич чыгаручысы да мин булдым. Ходайга шөкер, мактаулы  идем,  медальләр  дә  бик  күп  бирделәр,  хәзер  дә һәрвакыт  хәлемне  белешеп  торалар,  –  ди  Василий дәдәй.

Үзе бик җор телле, җиңел гәүдәле. Фотога төшерәбез дигәч, үзен матурларга да онытмый. Өстәлнең түр башына килеп утырып, оныкчыкларын чакырып алды. Сөйләшеп утырганда исә сүзенә туры китереп такмаклар әйтеп ала ул. “Яшь чагында бик чая булган безнең әтиебез”, – ди аның турында кызы Мария.

Юл кирәк

– Маҗынлылар бик бердәм алар. Авылны яңадан торгызырга исәпләре бар. Тик менә юл булмавы гына комачаулый. Плотинаны капиталь итеп ясатырга кирәк. Моңа үзара салым акчасы гына җитәрлек түгел. Шуңа күрә бу мәсьәлә белән район башлыгына да кердем. Икенче көнне үк республикадан экологлар килеп карап киттеләр. Гидротехник корылма төзетү өчен проект ясау эшен тизләтергә куштылар, проект өчен 300 меңнән артык акча кирәк. Алдагы елда яхшы күперле булырбыз дигән ышаныч бар, – диде Флер Гаязович.

Керәшен  Маҗыны  авылындагы  юлны  ремонтлау киләсе елгы үзара салым программасына кергән. Озакламый референдум узачак. Быел биредә акчаны 500 сумнан  җыярга  ниятлиләр.  Күперле,  юллы  булгач, авылга яңадан кеше кайта башлар, өйләрен торгызыр, ди биредә яшәүчеләр.

Гөлчәчәк ВӘЛИЕВА,

Тукай районы, “Якты юл”  газетасы

 

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: