Туганайлар

Әнием, бәгърем...

1-10 октябрь - өлкәннәр декадасы Урамда шундый матур көннәр тора. Адәм баласының күңеле дүрт стена арасына гына сыеша алмыйча киңлеккә - табигать кочагына тартыла. Без дә авылга, туган нигезгә, әни янына кайтырга кузгалабыз. Сәбәбе дә юк түгел: 1 октябрь - Өлкәннәр көне. Бу көнне авыл картларының күңелен ниләр белән күрәләр...

1-10 октябрь - өлкәннәр декадасы

Урамда шундый матур көннәр тора. Адәм баласының күңеле дүрт стена арасына гына сыеша алмыйча киңлеккә - табигать кочагына тартыла. Без дә авылга, туган нигезгә, әни янына кайтырга кузгалабыз. Сәбәбе дә юк түгел: 1 октябрь - Өлкәннәр көне. Бу көнне авыл картларының күңелен ниләр белән күрәләр икән? Әлеге сорауларга җавапны әнием, Питрәч районы, Керәшен Сәрдәсе авылында яшәүче Марина Никитина янына кайткач белешергә булдым.

- Әни, ни хәлләрең бар? Ни эшләр бетерәсең? Менә без иртәгәне көтеп тормаска, бүген үк кайтырга уйладык әле, - дим телефоннан, әниемә. Әкрен генә чыккан тавышы, кайтырга кузгалабыз, дигән сүзләрне ишеткәч, көр генә ишетелә башлады, йөзе дә ачылып китте бугай. "Ярар балам, бик әйбәт булыр. Кайтып җитәрәк тагын бер шалтыратып алырсыз әле. Сезгә кайтышка бөтен бәрәңге куеп җибәрермен..."

Авылга, әбигә кайтабыз дигән сүзләрне ишеткәч кечкенә кызым кулларын чәбәкләп алды. Йөгерә-йөгерә киенә үк башлады...

...Атна буена өйдә ялгызы утырып арыган кешегә янында яраткан балалары, оныклары йөрү үзе бер рәхәттер инде ул. Әни сөйли дә сөйли. Авыл, күрше-тирә хәлләре илдә барган хәбәрләргә килеп кушыла. Еллар үтү белән инде онытыла язган, кайдадыр күңелнең бик тирән бер җиренә кереп урнашкан үткән гомер истәлекләре калкып чыга.

- И, безнең яшьлеккә туры килде инде ул эш багыты. Без эшләп бетердек микән әллә ул эшләрне. Күпме кеше эшсез йөри. Хәзер ике калхузга бер ферма сыер юк. Кая китеп бетте шул кадәр терлек? Безнең авылда гына 6 сыер фермасы, Көлкәмәрдә (күрше авыл, анысы да безнең колхозга карый - авт.) сарык, дуңгыз фермасы бар иде...

Көнне төнгә ялгап эшләдек бит. Бөтен эш кул көче белән башкарылды. Печәнен дисеңме, игенен дисеңме, гел чалгы белән чаба идек бит. Әле өеңдә дә абзар тулы терлегең: сыер, бозау, дуңгызың, ничәшәр баш сарыгың бар, тавыкларың, казларың... Аларын да карыйсы. Кышкылыкка печәнен дә җыясы, җагарыңа утыны да кирәк. Калхуз эшеннән дә бер көн калырга ярамый. И-и ничек өлгердек икән ул?! Тикмәгә генә менә куллар күтәрелми башламагандыр инде. Кая китте икән бу беләктәге җегәр? (Әни беләкләрен тотып-тотып карый.)

Яшь кенә килеш ирләр эшләрен эшләргә туры килде шул. Урманын да кистек, тегермәнен дә тарттык. Тум-тулы ул арыш, бодай капчыкларын күтәреп йөртеп кара әле син?! Ничәшәр капчык он тарта идек бит, калхуз сыерларына дип.

- Өлкәннәр көненә берәр нәрсә буласы турында ишетелмиме? Елга бер булса да сезнең керткән хезмәтләрегезне искә алып үтәләрме соң? - дим.

- Юк. Тавыш-тын юк. Белмим тагы. Әле көне җитмәгән бит, белмәссең. Багыты җиткәч күрербез. Элегрәк күчтәнәчләр бирә торганнар иде. Ниндидер бер бәйрәм кебек булып китә иде. Онытмыйлар, искә алалар, дигән сыман. Узган ел концерт оештырган булганнар. Кая инде безгә, йөри алмаган карт-карчыкларга, концерт барып карау. Менә сез балалар искә алып котлап китсәгез, шул инде безгә, карт әбиләргә.

...Әле 50 яшем тулгач та, родильныйга (сыерлар бозаулату комплексы) чакырып керттеләр. Таналарны бозаулатабыз, бозауларын күтәреп аерым урыннарга алып кереп салабыз. Инде шушы яңа бозаулаган сыерны саварга да кирәк. Бер тапкыр җилемен тоттырмаган таналар бит алар. Менә шундый кәҗә тәкәсе шикелле сикереп-тибенеп торган 20-25 тананы кулдан савасы. Кайсыларының бармак арасына кыстырырлык имчәге дә булмый... Никадәр эш күп булса да, иң рәхәт чаклар булган икән ул багытлар...

Бергә эшләгән биш хатыннан бер мин генә калдым инде. Пита Аннук, Бака Марйа, Бәтер Марйа, Чокыр Әүдей - барысы да китеп барды. Арада иң олысы (әнием 1927 елгы - авт.) мин идем... - дип, пенсиягә чыкканчы эшләгән соңгы елларын, бергә эшләп йөргән дусларын сагынып тагын бер кат күңеленнән үткәрә әни. Мин аның йөзенә күз салам. Күз кырыена менә тамам, менә тамам диеп яшь бөялгән.

Үтелгән тормышына йомгак ясагандай сөйләп утырган кечкенә генә әни-карчыкка карап тору авыр булып китә. Шушы җыелып кына калган иңнәргә тормыш үзенең йөген ничек итеп салып караган да, ничек итеп бу йөкне күтәреп бара алдылар икән? Күземә тыгылган яшьләремне күрсәтмәскә тырышып, тәрәзәдән урамга карыйм. Дәшми генә, сүзне икенчегә борып җибәргәнен көтеп торам. Әни, күңелемне сизгәндәй, бүтән темага, яшь вакытларын искә алуга күчә. Нинди генә авыр заманга сугыш, сугыш арты елларына туры килсә дә, яшьлек яшьлек бит инде ул. Уен-көлкесе дә, юләрлеге дә булган.

- Бер вакыт шулай урак урабыз. 16-17 яшьләр булды микән безгә ул багытта? Минем янәшәмдә Жоа Аннугы, Тишек Аннук. Өчебез дә эшкә батыр. Үлчәп бирелгән сажиннарыбызны кызу-кызу урып салабыз да ял итеп алабыз. Тагын шулай кабатлыйбыз. Берсендә шулай урылмаган җиребездән эчкәрәк кереп түгәрәкләп урып алдык да, урган көлтә өстенә җаттык та, җырлап җатабыз. Берсе артыннан берсе җырланган. Дөньяларыбыз онытылган... Икенче көнне стенгазета чыгарып, сельcовет стенасына беркетеп куйганнар иде. Нәрсә дип җазганнардыр инде. Ә менә шигыре бүген дә хәтеремдә.
Ике Аннук, бер Марина
Кырда урак уралар.
Урак урырга иренгәч,
Туктап концерт куялар.

Менә шундый багытлар да була торган иде инде. Нишлисең, балачак, яшьлек бит. Ачлы-туклы яшәсәк тә, күңелебез көр иде. Эшен дә эшлибез, уенын да уйныйбыз. Ул "Түгәрәк уеннар"ны ничек итеп уйный идек. И-и матур була торган иде инде. Берьюлы 2-3 төштә гармун уйныйлар иде. Җегетләр дә, читтә генә басып, күзәтеп тормый, рәхәтләнеп уйный, кара-каршы җырлаша иде. Үзеңнең кимчелегеңне дә, дәрәҗәңне дә шунда ишетәсең. Әйтәсе килгән сүзеңне җыр белән генә әйтеп бирәсең.

Актый мунчаларга кемнәр җаккан,

Һаваларга оча очкыны.

Синдәй җаникайдан аерылгач,

Айдан артык булды өч көне.

...Урамда алтын көз, әбиләр чуагы. Җәендә дә булмаган, җылы һава. Җиле дә шундый салмак кына сыйпап уза. Әйтерсең табигать, караңгы көзләргә кергәнче, күңелләребезне иркәләп калмакчы була, салкын, яңгырлы җәе өчен гафу үтенә. Көзгә кергәч тә җылы көннәрнең шулай озакка сузылуы, кыр казлары кебек язын кайтып, көзләрен шәһәрләргә, район үзәкләренә китүче әбиләрнең туган, тормыш иткән нигезләрендә әле озаграк тоткарлануларын теләгәннән кебек. Олыгайган кешегә карата, гомер көзләренә керде диеп әйтергә яратабыз. Әниемнең күңел көзе белән урамдагы көз ничектер нык охшаган: бик матур, шул ук вакытта бик басынкы кебек тоела миңа. Шундый җылы, тыныч көзләрне әниемә тагын күрергә язса иде әле, диеп теләдем.

Евдокия ИВАНОВА

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: